поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘМИДУЛЛИН ЛИРОН

Язучы һәм әдәби тәрҗемәче Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин 1932 елның 10 ноябрендә Ульянов өлкәсенең (1943 елның мартына кадәр Куйбышев өлкәсенә караган) Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1941 елда үз авылларындагы җидееллык мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кереп, дүртенче сыйныфтан укуын Оренбург өлкәсе Яңа Сергиевка районында Искеавыл (Иске Белогор) мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда 1948 елны җиде сыйныфны тәмамлап, бер ел Искеавыл колхозында төрле эшләрдә эшләп алганнан соң, 1949 елда Казакъстанның Актүбә шәһәрендәге тимерьюлчылар техникумына укырга керә. Укыган җиреннән армиягә алынып, 1951–1953 елларда Мәскәүгә янәшә урнашкан ПВО гаскәрләрендә радиолокация станциясенең өлкән операторы булып хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Л.Хәмидуллин техникумда бүленгән укуын дәвам иттерә, 1956 елда аны тәмамлап, 1960 елның ахырларына кадәр Орск шәһәрендә үз белгечлеге буенча эшли – тимер юл участогы бригадиры, мастер була, 1960 елда берникадәр вакыт Уфа шәһәрендә һөнәри училищеда укытучы булып та эшләп ала. Бер үк вакытта ул читтән торып белем бирә торган Бөтенсоюз политехника институтының (ВЗПИ) Орск филиалында укый, ләкин әүвәл Уфага, аннан 1961 ел башында, Казанга күченү сәбәпле, дүртенче курстан укуын ташларга мәҗбүр була.

Балачактан ук күңеле әдәбиятка тартылган Л.Хәмидуллинны Казанга күченеп килергә этәргән төп сәбәпләрнең берсе, әлбәттә, аның татар әдәбиятына, татар мохитенә якынрак булу омтылышы белән бәйле. Казанга килгәч, ул шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсенә үз белгечлеге буенча эшкә урнаша, 1967 елның язына кадәр анда юл бүлеге инженеры, баш инженер булып эшли, берара идарәнең партия комитеты секретаре вазифаларын да башкара. Шул елларда «Татарстан яшьләре» газетасында хәбәрләре, кыска-кыска очерк язмалары басыла башлый, яшь язучылар альманахы кебегрәк нәшер ителгән «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) исемле күмәк җыентыкларда берничә хикәясе урнаштырыла. 1968 елда Татарстан китап нәшриятында, нигездә, тимер юл эшчеләре тормышына, аларның авыр һәм тынгысыз хезмәтенә багышланган «Юлда» исемле хикәяләр җыентыгы һәм 1971 елда «Дала иртәсе» дигән повесте дөнья күрә. Китаплар икесе дә үз вакытында әдәби тәнкыйтьтә Ф.Миңнуллин, Х.Сарьян тарафыннан уңай бәя алалар.

1967–1983 елларда Л.Хәмидуллин СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры, 1985–1994 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1998–2005 елларда ул – Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

Л.Хәмидуллин иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тәрҗемә. Тәрҗемәче буларак аның төп үзенчәлеге шунда: ул төрки телле әдәбият үрнәкләрен турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә итә, шуның белән оригиналдагы милли үзенчәлекләрнең, тел бизәкләренең тәрҗемәдә төгәлрәк, тәңгәлрәк саклануына ирешә. Совет чоры казакъ язучыларыннан Ә.Әлимҗановның «Күкшел таулар итәгендә» һәм «Отрар хатирәсе» дигән ике повесте («Отрар хатирәсе», 1974), С.Моратбәкевнең повесть һәм хикәяләре («Әрем исе», 1986), казакъ әдипләренең повестьлар тупланмасы («Җәйләүдә», 1993), Я.Хамматовның «Бөртекләп җыела алтын» романы (1996), казакъ әдәбияты классигы А.Конанбаевның «Хикмәтле сүз» дип аталган проза әсәре («Абай» җыентыгы, 1981), үзбәк язучысы Ә.Мохтарның «Чинар» романы (1976) тәрҗемәләре, казакъ, каракалпак, рус язучылары иҗатыннан аерым тәрҗемәләр шундыйлардан. Болардан тыш Л.Хәмидуллин белорус әдибе В.Быковның ике повестен эченә алган «Һәйкәл» («Обелиск») китабын, А.Капустинның «Беренче җиңүләр» повестен (1995) рус теленнән тәрҗемә итә.

Бер яктан, ул татар телендә А.Конанбаевның күпчелек шигъри һәм чәчмә әсәрләрен үз эченә алган бертомлыгын (1981), казакъ язучыларының повестьлар җыентыгын («Ак дөя», 1979), каракалпак әдипләренең сайланма тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланмасын («Арал дулкыннары», 1981) төзеп чыгара; икенче яктан, башка милли республика нәшриятларында басылып чыккан «Татар повестлери» (казакъ телендә, Алма-Ата, 1979), «Йиллар ва йуллар» (үзбәк телендә, Ташкент, 1981), «Татар гурриңлери» (каракалпак телендә, Нукус, 1981) кебек җыентыкларның төзүчесе була.

Л.Хәмидуллин – әле Орскида яшәгән-эшләгән елларыннан ук шул шәһәр һәм, гомумән, Оренбург төбәге белән бәйле булган татар мәдәни учакларының тарихы белән кызыксынган, күренекле шәхесләрнең, аерым алганда, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, мәшһүр шагыйрь һәм җәмәгать хадиме Дәрдемәнднең шәхси биографиясенә һәм әдәби иҗатына, Рәмиевләрнең нәсел-нәсәбенә кагылышлы тарихи фактларны барлау-ачыклау буенча даими эзләнүләр алып барган кеше. Аның бу мәсьәләләргә багышланган бер төркем махсус мәкаләләре, юлъязмалары, очерклары барлыкка килә. Әдипнең бу төр язмалары 1990 һәм 2002 елларда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Офыктагы рәшәләр» һәм «Ак төннәр хәтере» исемле китапларында урын ала.

Аңа 1982 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Л.Хәмидуллин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Юлда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 61 б. – 9000 д.
Дала иртәсе: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 136 б. – 7000 д.
Офыктагы рәшәләр: повесть, хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 223 б. – 15000 д.
Җәйләүдә: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 479 б. – 3000 д.
Ак төннәр хәтере: әдәби очерк, эссе, хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 223 б. – 2000 д.
Дәрдемәнд: фотоальбом. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 340 б. – 2000 д.
Күңелдә калганнар: әдәби очерк, эссе, хатирәләр. – Казан: Сүз, 2007. – 223 б. – 1000 д.
Кичке шәфәкъ: документаль повесть, эссе, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б. – 1000 д.

* * *
Әлимҗанов Ә. Отрар хатирәсе: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 207 б. – 10000 д.
Мохтар Ә. Чинар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 384 б. – 15000 д.
Быков В. Һәйкәл: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 224 б. – 11000 д. («Обелиск»)
Моратбәков С. Әрем исе: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 172 б. – 8000 д.
Гыйльманов Җ. Без сугышта юлбарыстан көчлебез: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 279 б. – 6000 д.
Капустин А. Беренче җиңүләр: повесть, хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 78 б. – 5000 д. («Первые победы»)
Хамматов Я. Бөртекләп җыела алтын: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 334 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Ф. Җылылык хисе // Казан утлары. – 1969. – № 6. – 177–179 б.
Сарьян Х. Өч төрле өч адым // Х.Сарьян. Уеңны уйдырып сал. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 37–46 б.
Миңлебаев К. Камиллеккә омтылу // Казан утлары. – 1977. – № 9. – 175–180 б.
Шамов А. Лирон Хәмидуллин // Казан утлары. – 1978. – № 3. – 184–186 б.
Нурмөхәммәтев Т. Чуен юллар, күперләр аша... // Яшь ленинчы. –1982. – 11 нояб.
Миңнуллин Ф., Даутов Р. Җылылык хисе // Соц. Татарстан. – 1982. – 23 дек.
Ахунов Г. Ихтирам нигезләре // Ватаным Татарстан. – 1992. – 6 нояб.
Миңнуллин Ф. Лирон Хәмидуллин // Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 335–337 б.
Максудова Ш. Салмак кеше сукмагы // Шәһри Казан. – 2002. – 15 нояб.
Бәшир Ф. Аһ, туган каумем газиз // Мәдәни җомга. – 2003. – 7 нояб.
Госманов М. Тыйнак табигатьле каләмдәшебез // М.Госманов. Гасырдан – гасырга. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 351–353 б.
Фәйзуллин Р. Аксакал әдипләребезнең берсе // Казан утлары. – 2007. – № 11. – 148–153 б.

* * *
Миннибаев К. Лирон Хамидуллин // К.Миннибаев. Перевод – это искусство. – Казань: Изд-во Казанского гос. ун-та. – 2004. – С. 56–58. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»