поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘМИД РИЗВАН

Драматург Ризван Хәмид (Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин) 1941 елның 24 октябрендә Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ул 1958 елда – урта мәктәпне, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә берьеллык техника училищесын тәмамлап, 1961–1963 елларда шул ук шәһәрдәге «Нефтеавтоматика» заводында, аннары Уфадагы түбән вольтлы электр аппаратуралары заводында слесарь булып эшли. 1963 елда югары белем алу нияте белән Казанга килә һәм педагогия институтының татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган бүлегенә укырга керә. Ләкин бер елдан, гаскәри хезмәткә алынуы сәбәпле, укуын өч елга өзеп торырга туры килә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтып, 1971 елда институтны тәмамлагач, Ризван Хәмид җиде елга якын «Чаян» сатира һәм юмор журналы редакциясендә башта фельетончы, соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1978–1979 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтында берьеллык Югары курсларда укый, аннан кайткач, 1981 елның көзенә кадәр комсомолның Татарстан өлкә комитетында республика әдәби берләшмәләре һәм түгәрәкләренең гомуми җитәкчесе хезмәтендә була. 1981–1983 елларда ул СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1984–1985 елларда Р.Хәмид Татарстан язучыларының Чаллы оешмасын җитәкли, ә 1985–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары вазифаларын башкара. 1986 елдан профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Р.Хәмид – җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан яшь татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма, рус теленә тәрҗемә ителеп, берничә рус театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать – бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һ.б. драма һәм комедияләре белән Р.Хәмид үзен тормыш материалын гаять үзенчәлекле төсмер һәм буяуларда гәүдәләндерүче сизгер драматург итеп таныта. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан рус яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казаналар.

Эчтәлек ягыннан язучының күпчелек драмалары авыл темасына багышланган. Әдипне зилзиләле алмашынулар һәм торгынлык елларының ачы нәтиҗәләрен кичергән татар авылының үткәндәге, бүгенге аянычлы хәле һәм киләчәк язмышы борчый, пьесаларында ул сәнгать чаралары белән шул хәвефле хәлнең тамыр сәбәпләрен ачарга тырыша.

Узган гасырның туксанынчы елларында Ризван Хәмид әдәбиятның башка жанрларында да көчен сынап карый. 1991–1992 елларда ул телевизион нәфис фильм өчен бөек татар халык шагыйренең Казанга кайтып төшкәненнән алып вафатына кадәр тормышын чагылдырган «Тукай» дигән күләмле киносценарий яза. 1993 елда шагыйрь Рөстәм Мингалим белән берлектә «Идегәй» дигән кинодрама язып тәмамлый. Драматургның тарихи темаларга язылган әсәрләреннән «Ак тамырлар иле» (1989), Казан ханлыгы җимерелү фаҗигасен гәүдәләндергән «Хан кызы» (1993) һәм шул тарихи вакыйганың халык язмышына нинди аяусыз тәэсир итүен чагылдырган «Шекә пәриләре» дигән тарихи трагедияләре дә бар.

Р.Хәмид юмористик хикәяләр, балалар өчен кече күләмле сәхнәлекләр («Айдарның авыр көне», 1980; «Тәбе», 1982 һ.б.), татар халкының киләчәк язмышы, аның мәдәнияте, әдәбияты турында уйлануларын эченә алган публицистик язмалар, мәкаләләр авторы буларак та билгеле.

Драматург «Синең урыныңа кайттым...» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Хәмид – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кайтыр идем: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 168 б. – 10000 д.
Каен җиле: драма әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 159 б. – 45000 д.
Олы юлның тузаны: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 190 б. – 5000 д.
Китәм инде: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 382 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәфигуллин Ф. Хәбировлар характеры // Соц. Татарстан. – 1978. – 7 апр.
Гыйләҗев А. Үз урынына килде... // Соц. Татарстан. – 1982. – 2 сент.
Арсланов Г. «Китәм инде» // Соц. Татарстан. – 1983. – 17 апр.
Ахунов Г. Сәхнәдә яңа герой // Соц. Татарстан. – 1983. – 2 июнь.
Хәсәнова З. Корюан таләп иткә дуслык // Сов. Башкортстаны. – 1983. – 14 авг. (Башкорт телендә.)
Гыймранова Д. Дулкынландырырлык язмышлар // Соц. Татарстан. – 1986. – 2 авг.
Хәлиуллина Р. Каты бәгырьле кешеләр // Казан утлары. – 1991. – № 5. – 182–184 б.
Гыйләҗев А. Сулар үргә аккан чак // Шәһри Казан. – 1991. – 15 нояб.
Лерон Л. «Таштан май язып булмый...» // Таһир-Зөһрә. – 2001. – № 19 (окт.).
Каюмова Г. Тынгысыз йөрәк, яки Күңелләр чаңын кагучы // Мәдәни җомга. – 2002. – 13 сент.
Каюмова Г. Талантлы драматург // Мирас. – 2007. – № 1. – 55–59 б.; № 2. – 56–59 б.; № 3. – 57–60 б.; № 4. – 42–47 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»