поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдаётся 2-х комнатная квартира с мебелью в центре Актаныша на длительный срок. т. 89063332251
 
 

 
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘДУЛЛИН АЗАТ

Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында журналист гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел күрше Шекше авылы җидееллык мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1951–1956 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны кызыл дипломга тәмамлагач, берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты редакциясендә мөхәррир, аннары ике ел Төмән өлкәсенең Тобол педагогия институтында ассистент һәм өлкән укытучы булып эшли.

1958–1961 елларда Азат Әхмәдуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, ике елга якын Татарстан радиокомитетында әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире булып эшли.

1963 елдан А.Әхмәдуллин – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни эштә: башта кече гыйльми хезмәткәр, 1964 елда «Фәтхи Бурнаш драматургиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1965 елдан ул – институтның гыйльми сәркәтибе, 1972 елдан – институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары.

Республиканың директив органнары карары белән А.Әхмәдуллин 1981 елда Казан дәүләт университетына эшкә күчерелә һәм татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. Бу урында ул 1998–1999 уку елы тәмамланганчы эшли. 1987 елда Алма-Ата шәһәрендә татар драматургиясе тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый, 1988 елда профессор дәрәҗәсе ала. 1994 елда А.Әхмәдуллин Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлана. 2000 елдан бүгенге көнгәчә ул Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры вазифасын башкара. Шулай ук 2000–2004 елларда төп эшеннән аерылмыйча Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып тора.

Әдәби тәнкыйть өлкәсендә А.Әхмәдуллин студент елларында каләм тибрәтә башлый. Аның беренче мәкалә-рецензиясе 1953 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 9 нчы санында басылып чыга. Хәзерге көндә галим – татар әдәбияты һәм театры тарихына, аларның бүгенге торышына караган барлыгы егермеләп монографик хезмәт һәм тематик җыентыклар, утыздан артык дәреслек һәм уку әсбаплары, өч йөз илледән артык башка төр мәкаләләр һәм рецензияләр авторы. Хезмәтләренең күпчелеге татар драматургиясенә багышлана. Алар арасында бу жанр тарихына нисбәтле рус телендә «Татарская драматургия» (1983), «Фәтхи Бурнаш» (1967, 1988), уртак хезмәтләрдән «Татар совет театры» (1975), «Әдәбият баскычлары» (1976), алты томлык «Татар әдәбияты тарихы» (1984–2001), сәхнә әдәбиятының агымдагы җанлы үсеш процессын чагылдырган «Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» (1976), «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980), рус телендә «Горизонты татарской драмы» (1983), «Дөреслеккә ирешү юлында» (1993), «Офыклар киңәйгәндә» (2002), «Күңелләрне уятыр» (2007) кебек күләмле хезмәтләр бар. Галимнең Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтев, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Фатих Сәйфи-Казанлы, Шамил Усманов, Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморатларның драматургик мирасына багышланган хезмәтләре сәхнә әдәбиятының үткән тарихы турында бай мәгълүмат бирсә, Хәй Вахит, Юныс Әминев, Аяз Гыйләҗев, Шәриф Хөсәенов, Илдар Юзеев турындагы һәм бүген актив иҗат итүче Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмид, Рөстәм Мингалим, Юныс Сафиуллин, Рабит Батулла, Фоат Садриев, Зөлфәт Хәким, Данил Салихов, Мансур Гыйләҗев кебек драматурглар хакындагы хезмәтләре, мәкаләләре, рецензияләре агымдагы иҗат процессын иңли һәм аның үзенчәлекләрен чагылдыра. Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен А.Әхмәдуллинга 2007 елда Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге премиясе бирелә.

Азат Әхмәдуллин узган гасырның җитмешенче елларыннан бирле урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр язу, уку-укыту әсбаплары төзү өлкәсендә дә актив эшли. Җәмгыятьтә үзгәртеп корулар чоры башлангач, ул урта мәктәпнең бишенче-унберенче сыйныфлары өчен әдәбияттан яңа уку программалары төзи, дәреслекләр язу өчен авторлар коллективы туплап, алар белән җитәкчелек итә, үзе дә кайбер дәреслекләрнең һәм уку китапларының автордашы була. Бу өлкәдәге тырыш хезмәте өчен аңа 1999 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге премиясе, татар драматургиясе буенча басылып чыккан хезмәт-ләре өчен 2004 елда Кол Гали исемендәге халыкара премия бирелә.

Азат Әхмәдуллин Татарстан Язучылар берлеге тормышында даими катнашып килә. 1974 елдан 1999 елга кадәр Язучылар берлеге идарәсе һәм аның президиумы әгъзасы, уналты ел буена Әдәбият фондының Татарстан бүлеге идарәсе рәисе булып эшли.

Хезмәтендә һәм әдәби-гыйльми иҗатында ирешкән уңышлары өчен Азат Әхмәдуллин Татарстан хөкүмәтенең мактау грамоталары белән бүләкләнә, 1982 елдан ул «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» һәм 2002 елдан «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән шәрәфле исемнәрне йөртә, 2004 елдан – Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

А.Әхмәдуллин – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Фәтхи Бурнаш: тормыш юлы һәм иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 173 б. – 4500 д.
Ничек сурәтләргә сине, замандаш?: бүгенге татар драматургиясенең актуаль проблемалары турында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 151 б. – 2000 д.
Сәхнә әдәбияты һәм тормыш: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 304 б. – 2000 д.
Фәтхи Бурнаш: тормыш юлы һәм иҗаты. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 176 б. – 1800 д.
Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 240 б. – 10400 д.
Дөреслеккә ирешү юлында: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 259 б. – 1000 д.
Офыклар киңәйгәндә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 240 б. – 1000 д.
Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе: монография. – Казан: Мәгариф, 2007. – 223 б. – 1000 д.

* * *
Горизонты татарской драмы: лит.-критич. статьи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 216 с. – 1700 экз.
Татарская драматургия: истоки и формирование соц. реализма. – М.: Наука, 1983. – 264 с. – 1250 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Галимуллин Ф. Җиңе сызганулы // Ватаным Татарстан. – 1992. – 3 окт.
Садретдинов Ш. Канатларын киң җәеп // Мәгърифәт. – 1992. – 14 окт.
Ханзафаров Н. Зыялы галим // Мирас. – 1997. – № 12. – 95–98 б.
Гыймранова Д. Театр елъязмачысы // Мирас. – 2002. – № 10. – 45–50 б.
Закирҗанов Ә. Остазыбыз // Мәгариф. – 2002. – № 10. – 22 б.
Миңнегулов Х. Асыл якның асыл улы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 12 окт.
Надиров И. Татлы уңыш җыя торган алтын чор // Шәһри Казан. – 2002. – 18 окт.
Әхмәдуллин А. Бәхетле булу серләре // Ватаным Татарстан. – 2007. – 23 нояб.

* * *
Геллер Л. Все о театре // Веч. Казань. – 1963. – 23 сент.
Казанцев А. Постижение метода // Сов. Татария. – 1983. – 18 сент.
Махмудов А. Истоки и горизонты // Сов. Татария. –1984. – 12 авг.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar