|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ХӘЛИУЛЛИНА РОЗАШагыйрә Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Татарстанның Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа. Гомуми белем бирү мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул шул районның Такталачык хастаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул хастаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел сәнәгать буенча һөнәри училищега укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор булып эшли. Бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый. |
Иң күп укылган
|