поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХАНТИМЕРОВА ГАЛИЯ

Тәрҗемәче, педагог, тәрҗемә теориясе белгече Галия (Көбра) Закир кызы Хантимерова 1921 елның 30 декабрендә Казакъстанның Казалы шәһәрендә туа. Әтисе Уфа ягы кешесе булып, 1906 елда Оренбург Каргалысы мәдрәсәсен тәмамлагач, гомере буе төрле төбәк мәктәпләрендә, шул җөмләдән Казалыда да мөгаллим булып эшли. Әтиләре вафат булгач, алар Кыргызстанның Ош шәһәренә – туганнары янына күченәләр. 1933 елда исә, ачлыктан качып, гаиләләре белән Татарстанның Әлмәт авылына (хәзерге Әлмәт шәһәре) күченәләр. 1936 елда янәдән Ош шәһәренә кире әйләнеп кайталар, аннары ул Фрунзе (хәзерге Бишкәк) шәһәренә күченә. Галия, рус телендәге урта мәктәпне тәмамлап, 1940 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Сугыш башлангач, укуын ташлап, кире Фрунзе шәһәренә – әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. 1941–1942 елларда ул Фрунзе шәһәре санитария оешмасында – дезинфектор, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шул елларда, Бөтенсоюз хокук институтының Алма-Ата филиалында читтән торып укып, югары юридик белемгә ия була.

1944 елның февраленнән Г.Хантимерова Мәскәүдә яши. 1944–1956 елларда ул СССР Югары судында төрки телләрдән тәрҗемәче һәм Җинаять эшләре буенча адвокатлар коллегиясенең юрист-консультанты булып эшли. 1956 елда СССР Язучылар берлегенең М.Горький исемендәге Әдәбият институтында русчага әдәби тәрҗемәчеләр әзерләү бүлеге оештырылгач, Г.Хантимерованы шунда эшкә чакыралар. Ул анда 1991 елның августына кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы, утыз биш ел буена кафедрада әүвәл ассистент, укытучы, өлкән укытучы, аннары доцент сыйфатында педагогик эш алып бара, төрки телле халыкларның әдәби зәвыклы, талантлы вәкилләреннән дистәләрчә профессиональ тәрҗемәчеләр әзерләп чыгара. 1970 елда Г.Хантимерова Казан дәүләт университетының гыйльми советы каршында татарчадан русчага тәрҗемә ителгән проза әсәрләре мисалында «Тәрҗемәдә оригиналның милли үзенчәлекләрен саклау» дигән теоретик темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Тәрҗемә теориясенә караган күпсанлы хезмәтләреннән һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән тыш Г.Хантимерова үзе дә әдәби тәрҗемә өлкәсендә бик актив эшли. Г.Хантимерова, төрки телләрне яхшы белүе аркасында, тәрҗемәдә һәр очракта да оригинал текст белән эш итә һәм оригиналның милли үзенчәлекләрен саклауга аеруча зур игътибар бирә. Аның тарафыннан татар, үзбәк, кыргыз язучыларының дистәләрчә проза әсәрләре тәрҗемә ителә. Алар арасында Ф.Әмирханның күпчелек әсәрләре, А.Шамов, Р.Төхфәтуллин, Ф.Хөсниләрнең хикәяләре, кыргыз язучылары К.Җанташевның «Каныбәк», М.Абдукәримовның «Яшисе килә» («Жить хочется») романнары, үзбәкчәдән Мирмухсин, А.Каххар һәм башка прозаикларның повесть, хикәя китаплары бар. Г.Хантимерова аеруча Ф.Әмирхан әсәрләрен яратып тәрҗемә итә, аның иҗат стилен тирәнтен үзләштереп, матбугатта үзе һәм әсәрләре турында тирән эчтәлекле аналитик мәкаләләрен бастыра. Асылда, ул – Ф.Әмирханның рус теленә беренче тәрҗемәчесе. Узган гасырның икенче яртысында Ф.Әмирханның күпчелек проза әсәрләре Г.Хантимерова тәрҗемәсендә Казан һәм Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып чыгалар.

Г.Хантимерова Казан көндәлек матбугаты, Мәскәүдә чыга торган милли басмалар («Татарские новости», «Яңа сүз» һ.б.) белән даими хезмәттәшлектә. Бу басмаларда аның Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ә.Еники иҗатларына, яшьрәкләрдән М.Юныс, Р.Мөхәммәдиев, Р.Гаташ, Н.Кәримова, Мәскәү шагыйре Ә.Саттар һ.б. иҗат эшчәнлекләренә багышланган мәкаләләре, публицистик язмалары дөнья күрә. Ул шулай ук проза жанрында иҗат ителгән «Лики любви» («Мәхәббәтнең күптөрле йөзе») исемле роман авторы буларак та билгеле.

Г.Хантимерова – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Национальное своеобразие оригинала и проблемы перевода. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 97 с. – 1000 экз.
Лики любви: роман. – М.: Горячая линия, 2002. – 237 с.

* * *
Шамов А. Рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 234 с. – 7000 экз. («Хикәяләр»)
Амирхан Ф. Хаят: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 285 с. – 100000 экз. («Хәят»)
Амирхан Ф. Избранное: рассказы и повести. – М.: Худож. лит., 1975. – 320 с. – 50000 экз. («Сайланмалар»)
Амирхан Ф. На перепутье: рассказы и повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 336 с. – 200000 экз. («Юллар чатында»)
 Амирхан Ф. Хаят: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 127 с. – 150000 экз. (Сувенирное издание.) («Хәят»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Сафиуллина Ф. Фатих Әмирхан прозасы рус телендә // Казан утлары. – 1976. – № 8. – 169–174 б.

* * *
Рафиков М. С любовью к слову и мысли писателя // Сов. Татария. –1976. – 13 янв.
Рафиков М. Фатих Амирхан на русском языке // Волга. – 1976. – № 10. – С. 177–178.
Галимов Р. Роман о любви, и не только // Татарские новости. – 2002. – № 9.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»