|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ХАФИЗОВ МАРСМарс Хәммәтюныс улы Хафизов 1949 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасының Тукай районы Биклән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда Биклән урта мәктәбен тәмамлый. 1968 елда Яр Чаллы шәһәре СПТУында шоферлар курсын тәмамлаганнан соң, 1968 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. 1973–1974 елларда Казан инфекция авырулары хастаханәсендә медбрат булып эшли. 1974 елда университетны тәмамлагач, Түбән Кама шәһәре Үзәк район хастаханәсендә хатын-кыз авыруларын дәвалаучы табиб булып эшкә урнаша. 1975–1981 елларда – Түбән Кама шин заводы поликлиникасында хатын-кыз авырулары табибы. 1981–1987 елларда – Түбән Кама хатын-кызлар консультациясе һәм бала тудыру йортында табиб, 1987–1990 елларда – Түбән Кама 2 нче шәһәр хастаханәсендә хатын-кызлар авыруы бүлегендә табиб булып эшли. 1990–2005 елларда – Түбән Кама 2 нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы. |
Иң күп укылган
|