• 28.05 "Гөргөри кияүләре" спектакле онлайн. Камал театры. 19:00
  • 29.05 "Диләфрүз - REMAKE" спектакле онлайн. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 26 Май Рәшит Шамкай
  • 26 Май Рафис Җәмдихан
  • 26 Май Мөнир Соколов
  • 26 Май Дилә Нигъмәтуллина
  • 26 Май Мәдинә Нурулла
  • 26 Май Марс Тукаев
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 27 Май Ирек Кашапов
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 28 Май Илгәрәй
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
  • Б.касыймов урамында булмэ арендага бирелэ.бик жайлы урында.кибет.тукталыш.балалар бакчасы якында гына.хакы 9000сум.89270330512
  • Казанның шәп җирендә - Мәүлетов урамында 2 бүлмәле фатир сатыла. Ишегалдында ук мәктәп-балалар бакчасы, якында гына базар, кибетләр, поликлиника, Универсиада авылы, медколледж, автотранспорт техникумы . Горки метростанциясенә кадәр җәяү 6 минут. Транспорт тукталышы кул сузымында. Өйдә капиталь узды. Фатирда косметик ремонт. Мебель өлешчә кала. Рәхәт урын. 3,8 млн. Фатирны караганда торг була ала. 89520443409
  • Ф.Әмирхан урамында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. (89274401995)
  • Ниһаять сәяхәтчеләргә юл ачылды! Казанга экскурсияләргә килергә теләүчеләр һәм кунакларыгызны Казанга алып килергә ният кылсагыз, рәхим итегез. Тәҗрибәле, беренче категорияле экскурсовод Сезне көтә! телефоным 89600485700
  • "Тәңре аңы" исемле китабым басылып чыкты. Алырга теләүчеләр, 8–917–874–16–40 тел. шалтыратыгыз яки Tongekuk@gmail.com языгыз. Чаллыдан Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Жир сорэм (трактор МТЗ-892) сабан хэм фреза белэн. 89625704993
 

 
Архив
 

               

Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЗЗӘТ БӘЯН

(1918–1991)

Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Бәян Гыйззәт (Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйззәтуллин) 1918 елның 16 июлендә хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко (Кушнарат) районы Талбазы авылында игенче гаиләсендә туа. Өч яшендә әтисез калып, игенче тормышының авыр хезмәтен бала чактан ук үз җилкәсендә татып үскән үсмер егет авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфа медицина институтының ике еллык курсларына (рабфакка) укырга керә. Ләкин курсларны тәмамлагач, медицина буенча китәргә теләми, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогия институтына алып килә. 1941 елда институтны тәмамлагач, аны аспирантурада укырга калдыралар. Әмма анда да озак укырга туры килми, сугыш башланып, 1941 елның декабрендә ул фронтка озатыла. Көнбатыш, Өченче Белоруссия фронтларында барган канлы бәрелешләрдә катнаша, яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби мәктәпне бетереп, офицер сыйфатында янә фронтка җибәрелә, Курск дугасы дип аталган мәгълүм канкоешларны исән-имин кичеп, Кенигсбергка кадәр сугышчан юл уза. Фронттагы батырлыклары өчен Б.Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә сугышчан медаль белән бүләкләнә.

1946 елны армия хезмәтеннән кайткач, Б.Гыйззәт Казанда Татар дәүләт академия театрына әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә. Бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында укуын дәвам иттерә һәм 1951 елда «Гафур Коләхмәтовның иҗаты» дигән темага диссертация яклап, филология гыйльме буенча кандидатлык дәрәҗәсе ала. 1953 елдан башлап ул – Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре вазифасында, ә 1968–1981 елларда шул институтның сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

Бәян Гыйззәтнең әдәби-гыйльми эшчәнлеге тулысынча диярлек татар театр сәнгате һәм татар драматургиясе белән бәйле. Аның драматургия һәм театрга кагылышлы күләмле тикшеренүләре, тарихи хезмәтләре «Егерменче йөз башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы» (1960), «Заман сулышын тоеп» (1967), «Татар совет театры» (1975), «Октябрьгә кадәрге татар театры» (1989), «Татар әдәбияты тарихы» (3–5 т., 1986–1989), Мәскәүдә рус телендә чыккан «Татар совет әдәбияты тарихы» («История татарской советской литературы», 1965), күптомлы «Күпмилләтле совет әдәбияты тарихы» («История многонациональной советской литературы», 1972) басмаларында урын ала. Мәскәүдә Сәнгать тарихы институты әзерләгән «Совет драма театрлары тарихы» («История советского драматического театра») исемле алты томлык күмәк хезмәттә дә ул, авторларның берсе һәм редколлегия әгъзасы буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан гыйльми очерклары белән катнашты. Болардан тыш галимнең драматургия һәм театр сәнгате турындагы мәкаләләре төрле җыентыкларда, әдәбият дәреслекләрендә, сәнгать һәм театрга бәйле белешмәлек, энциклопедия басмаларында, көндәлек матбугат сәхифәләрендә күпләп басылган. Г.Камал, Г.Коләхмәтов, Г.Кариев, К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, М.Фәйзи, Х.Әбҗәлилов, Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Насрый һ.б. бик күпләргә багышланган иҗат портретлары, аерым сәхнә әсәре яки спектакльләр турында рецензияләр, театр сәнгатенең көнүзәк мәсьәләләрен күтәргән нәзари-тәнкыйди мәкаләләр – болар һәммәсе Бәян Гыйззәтнең галим һәм тәнкыйтьче буларак үзенчәлекле иҗат мирасын тәшкил итәләр.

Фәнни-әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Б.Гыйззәт «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, шулай ук аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 1991 елның 25 маенда Казан шәһәрендә вафат була.

Б.Гыйззәт – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

ХХ йөз башында татар әдәбияты: очерклар / соавт. Г.Халит, Х.Хисмәтуллин. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 385 б. – 5000 д.
Драматург Таҗи Гыйззәт: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 110 б. – 3000 д.
Заман сулышын тоеп: бүгенге әдәбиятыбыз турында / соавт. Ф.Мусин, З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 204 б. – 4000 д.
Гафур Коләхмәтев (1881–1918): тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 40 б. – 1500 д.
Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар / соавт. Һ.Мәхмүтов, И. Илялова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 399 б. – 1500 д.

* * *
История татарской советской литературы / соавт. Н.Гиззатуллин, Х.Хайри, Г.Халит. – М.: Наука, 1965. – 578 с. – 3500 экз.
Гафур Кулахметов (1881–1918): очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 40 с. – 1500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Әдәбият һәм сәнгать белгече // Казан утлары. – 1968. – № 7. – 132–133 б.
Мәхмүтов Һ. Тынгысыз галим // Татарстан яшьләре. – 1978. – 15 июль.
Халитов Ф., Арсланов Г. Иҗат дәрте белән янып // Соц. Татарстан. – 1978. – 13 июль.
Әхтәмов Ш. Бәян Гыйззәт хатлары // Казан утлары. – 1998. – № 7. – 144–149 б.
Гаташ Р. Талбазының күркәм кешесе... // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка!.. – Казан: Мәгариф, 2003. – 92–95 б.
 

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте