поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙМАДОВ ӘХМӘТ

(1915–1943)

Әхмәт Гыймадов – 1941–1945 еллардагы Ватан сугышында һәлак булган яшь татар язучыларының берсе. Ул 1915 елда Казан шәһәрендә басмаханә эшчесе (хәреф җыючы) гаиләсендә туа. Казанның Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә җиде сыйныф белем алгач, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң Казан заводларында слесарь булып эшли. Шул елларда ул производство, эшчеләр хезмәтен яктырткан хикәя-язмалары, хәбәр-мәкаләләре белән көндәлек матбугатта катнаша башлый. 1937 елда яшь хәбәрчене үзе эшләгән заводның күптиражлы газетасына редактор итеп куялар. Хикәяләрендә ул әдәби чаралар белән яңа тормыш төзүче эшче образларын, аларның хезмәт энтузиазмын гәүдәләндерергә омтыла. Бер үк вакытта ул балалар әдәбиятында да көчен сынап карый, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында героик-романтик рухтагы хикәяләрен («Пионер Владик», «Мигуэль» һ.б.) бастыра. Аның революциягә кадәрге Казан һөнәрчеләре тормышы турында «Юллар» исемле повесть язарга керешүе дә мәгълүм.

1943 елның башында Әхмәт Гыймадов фронтка җибәрелә һәм шул ук елның октябрь аенда сугыш кырында һәлак була. Язучының зур булмаган әдәби иҗатыннан бер әсәр – узган гасырның утызынчы елларында Испаниядә барган гражданнар сугышы хәлләрен СССРда сыену урыны тапкан испан баласы авызыннан сөйләтү рәвешендә 1938 елда язылган «Мигуэль» дигән хикәя С.Шакир төзеп чыгарган «Алар сафта» (1961, 1985 еллардагы басмалар) исемле җыентыкка кертелгән. Ә.Гыймадов турында өстәмә мәгълүматларны һәм бәяләмәләрне шулай ук Ә.Синегуловның «Туплар һәм музалар» (1969), З.Мәҗитовның «Сугышчан поэзия» (1975) дигән китапларыннан да табарга мөмкин.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»