поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЛЬМАНОВ ГАЛИМҖАН

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов (әдәби тәхәллүсе – Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәптә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908–1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны тәмамлагач, татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант ассистент булып эшли, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, «Лиро-эпик жанрлар», «Һади Такташ: иҗат эволюциясе» дигән темаларга махсус курслар алып бара. 1983 елда профессор Х.Госман җитәкчелегендә «Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1986 елда Г.Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989–1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтип булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция – балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда Г.Гыйльманов Берлек идарәсенә сайлана, Берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифасы XIV корылтай (2002) сайлаган Идарә составында кабат раслана. 2005 елда Г.Гыйльманов «Казан утлары» журналында фән һәм сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшләп ала. Шул ук елның сентябреннән ул Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш консультант вазифасын башкара.

Г.Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге нигездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятының иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнү һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә яшь галимнең рус телендә «Татарская баллада» (1989) исемле монографиясе һәм Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен – шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы («Зәңгәр җырлар», 1990, 543 б.) дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска һәм бигрәк тә шагыйрьләр иҗатына, шулай ук аерым әсәрләргә багышланган «Заман сүз сорый» исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыга.

Үткән гасырның сиксәненче елларында ук әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган, беренче хикәя-повестьларын язган Г.Гыйльманов 1993 елда үзенең «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Шул исемдәге повестьтан тыш китапта кайчандыр татар әдәбиятында бик популяр булган һәм соңга таба онытылыбрак торган чәчмә лирик жанр әсәрләре дә (парча нәсер, әдәби этюд һ.б.) урын ала. Бу төр әсәрләрендә автор «сәер кеше», «ялгызак кеше», «сагышлы кеше» образлары аша чәчмә әдәбиятның моңлы һәм шагыйранә тәэсирле үрнәкләрен тәкъдим итә. «Тозлы яңгыр» (1986) повестенда исә, әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары әдипнең «Албастылар» (1999), «Оча торган кешеләр» (2000) исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә. Әдипнең сиксәненче-туксанынчы елларда дөнья күргән хикәя-повестьларында да шушы юнәлеш дәвам иттерелә, әдәби әсәр аша укучы күңеленә хыялыйлык, серлелек иңдерелә. Галимҗан Гыйльманов – бүгенге көн татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үтә дә мавыктыргыч геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яшиләр, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры калалар.

Г.Гыйльмановның чәчмә әсәрләре рус, чуаш, башкорт, төрек, немец телләренә тәрҗемә ителә.

Нәшриятта балалар-үсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Г.Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. 1995 елда Галим Әсәнов исеме астында аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек – Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң ел саен диярлек балалар өчен шигырь җыентыклары басылып тора. Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999), «Алдакчы тукран» (2003) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана. Бер үк вакытта Г.Гыйльманов балалар драматургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театрлары, мәктәп драма түгәрәкләре, дәүләт һәм үзешчән театр студияләре тарафыннан куелган күп кенә сәхнә әсәрләре яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнә. Мәктәп театр студияләрендә популярлык казанган әсәрләрен туплап, әдип 2003 елда «Көмеш тарак» исемле пьесалар җыентыгы бастырып чыгара. Балалар сәхнәсе өчен иҗат ителгән әсәрләрендә драматург татар халкының мифологик мирасыннан, фольклордан алынган образларны яратып куллана. Әдип өлкәннәр өчен язган «Бала – бәгырь ите» (2002) исемле психологик һәм «Бәхет күлмәге» (2006) дигән музыкаль драмалар авторы буларак та билгеле.

Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә. 1996, 1998 елларда басылып чыккан «Татар мифлары» биш том итеп уйланылган шул җыелманың тәүге ике китабын тәшкил итә.

Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1994), Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (2002), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Г.Гыйльманов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Заман сүз сорый: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б. – 2000 д.
Тозлы яңгыр: повестьлар, хикәяләр, нәсерләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 351 б. – 30000 д.
Гөрләвек – Ручеек: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 12 б. – 30000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 384 б. – 5000 д.
Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 432 б. – 5000 д.
Йөгерек гөрләвек: шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 160 б. – 2000 д.
Әбием сихерче бугай: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 160 б. – 2000 д.
Көмеш тарак: кече яшьтәге балалар өчен пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 2000. – 207 б. – 5000 д.
Күңелем сурәте: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2003. – 450 б. – 2000 д.
Алдакчы тукран: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 79 б. – 2000 д.
Албастылар: хыялый кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 383 б. – 3000 д.
Китек ай: повестьлар, хикәяләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 384 б. – 3000 д.
Оча торган кешеләр: роман, повестьлар, бәяннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 480 б. – 3000 д.

* * *
Татарская баллада: истоки и этапы развития: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во. – 1989. – 192 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әгъләмов М. Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен... // Татарстан яшьләре. – 1978. – 28 дек.
Вахитов Ш. Кем хаталана соң? // Өмет (Өфө). – 1993. – 27 апр.
Гарифуллин В. «Мин – шагыйрь җанлы прозаик...» // Мәгърифәт. – 1994. – 5 февр.
Хәмидуллина Р. Китап – күңел кояшы // Шәһри Чаллы. – 1996. – 12 окт.
Сәйяр Н. Кыш бабайда ни сер бар? // Мәдәни җомга. – 1999. – 29 гыйнв.
Яруллина Ф. Күңелемнән көн дә кайтып киләм... // Сабантуй. – 2000. – 29 март.
Галимов Ф. Кар кызының мәхәббәте // Мәдәни җомга. – 2001. – 5 гыйнв.
Заһидуллина Д. Албастылар, яки Татар прозасында яңа сыйфатлар // Казан утлары. – 2001. – № 11. – 111–119 б.
Җәләлиева М. Хыялый кыйссаны укыгач... // Мәгърифәт. – 2002. – 20 апр.
Сафиуллина Ф. Хәзерге әдәби телебез үсеше // Казан утлары. – 2002. – № 11. – 151–159 б.
Сәмитова С. Балачактан аерыласы киләме? // Татар балалар әдәбияты: шигырьләр һәм пьесалар. – XIX т. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 5–16 б.
Сәмитова С. Хыял кайчан канат була? // Татар балалар әдәбияты: әкиятләр һәм хикәяләр. – XX т. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 5–16 б.
Минһаҗева Л. Галимҗан Гыйльманов // Л.Минһаҗева, И.Мияссарова. Татар балалар әдәбияты. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 332–338 б.
Сәйфетдинова Л. Албастылар илендә // Шәһри Казан. – 2004. – 26 март.
Идрисов Р., Гыймазова В. Табигать белән сөйләшә беләм // Атна (Өфө). – 2004. – 23 сент.
Сәгыйдуллина Л. Албастылар сере: якташыбыз, язучы Галимҗан Гыйльмановның Албастылар романына бер караш // Тулпар (Өфө). – 2005. – № 4. – 49–53 б.
Шәмсутова А. Хәзерге татар прозасында миф тудыру // Хәзерге татар прозасы. – 2 китап. – Казан: Хәтер, 2005. – 5–16 б.
Әбүдәрова Л. Бабич рухы колагымнан тартып үстерде // Кызыл таң. – 2005. – 18 март.
Дәүләтшина Л. Киләчәккә күз төбәп // Казан утлары. – 2005. – № 9. – 92 б.
Закирова Г. Сәнгать әсәре – күңел табибы // Мәгариф. – 2005. – № 11. – 88–89 б.
Минһаҗ Ә. Күктә ничә алла бар? // Шәһри Казан. – 2006. – 8 июль.
Сөләйманов Ә. Йөрәгенә шигырь оялаган // Өмет (Уфа). – 2006. – 3 авг.
Заһидуллина Д. Албастылар акыл бирә // Д.Заһидуллина. Яңа дулкында. 1980–2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык // Мәгърифәт. – 2006. – 141–157 б.
Хәсәнова Э. Албастылар // Фән һәм мәктәп. – 2006. – № 6. – 12–16 б.
Фазлетдинов И. Иҗатында Ак бабайлар рухы // Тулпар (Өфө). – 2007. – № 2. – 43 б.
Шәмсутова А. Җан сурәте // Мәйдан. – 2007. – № 4. – 140–143 б.
Урманчеев Ф. Кыйссаның сюжеты һәм образлар катламы // Мәйдан. – 2007. – № 4. – 132–139 б.
Юнысова А. Язучының күңел яктысы // Ватаным Татарстан. – 2007. – 8 март.

* * *
Булгари М. (Мансур Сафин.) Долгожданные Татарские мифы // Аргамак. – № 6. – С. 158–160.
Нигматуллина Ю. Принципы инь-ян в произведениях о двуединой сущности человека (Албастылар – Лесные духи) // Ю.Нигматуллина. Запаздалый модернизм в татарской литературе и изобразительном искусстве. – Казань: Фэн, 2002. – С. 143–152.
Нигматуллина Ю. Где обитают лесные духи? // Идель. – 2002. – № 2. – С. 44–46.
Ибрагимов М. Миф в современной литературе // М.Ибрагимов. Миф в татарской литературе XX века: проблемы поэтики. – Казань: Гуманитария, 2003. – С. 45–57.
Давлетшина Л. Мифологизм в татарской прозе конца XX – начала XXI вв: монография. – Казань: РИЦ Школа, 2006. – 140 с.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»