поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЛЬФАН САФА

(1902–1950)

Балалар шагыйре һәм журналист Сафа Гыйльфан (Сафа Гыйльфан улы Гыйльфанов) 1902 елда Уралдагы Балкар приискасы бистәсендә эшче-шахтер гаиләсендә дөньяга килә. Унике яшеннән шахтага төшеп эшли башлый. Хакимият башына большевиклар килгәч, 1918 елда үзе теләп Кызыл Армиягә языла һәм шуннан соңгы бөтен гомерен хәрби хезмәт белән бәйли. Егерменче елларда ул Урта Азиядә хезмәт итә, анда милли хәрәкәт күтәрелешләрен («басмачыларны») бастыруда катнаша, хәрби белемен даими тирәнәйтеп, Кызыл Армия командиры дәрҗәсен алуга ирешә. Бер үк вакытта ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Узган гасырның утызынчы еллары башында көндәлек матбугатта яшь каләмнең сугыш, илне саклау темаларына язылган бер төркем шигъри әсәрләре басыла. 1934 елда Мәскәүдә журналистика буенча югары белем алып, хезмәт урынын Казанга алыштыргач (1936–1937 елларда С.Гыйльфан Казандагы Кызыл Армия йортының башлыгы булып хезмәт итә), аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә активлаша төшә: әдәби хәрәкәткә, хәрби темага кагылышлы мәсьәләләр турында мәкаләләр, яңа чыккан китаплар турында рецензияләр, шигырьләр яза, рус һәм чит ил язучыларының аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Шундыйлардан аның рус язучысы А.Авдеенконың ул елларда бик популяр булган «Я люблю» романының тәрҗемәсен («Мин сөям», 1935), А.Гайдарның «РВС» повестен (1934), Америка прозаигы Смедли Агнесның «Кытай Кызыл Армиясе турында хикәяләр» дигән китабын (1936), Мопассан хикәяләрен һ.б. күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шул ук елларда С.Гыйльфан балалар өчен «Батыр Песи» исемле әкият-поэмасын иҗат итә. Песинең урман ерткычлары белән очрашуын һәм кызыклы маҗараларын йөгерек шигъри телдә тасвир иткән бу әкият-поэма нәниләрнең ихлас мәхәббәтен казана һәм берничә тапкыр аерым китап булып басылып чыга. Шагыйрьнең «Уф, ардык» исемле озын шигыре дә балалар тарафыннан яратып каршы алына.

Ватан сугышы башлангач та С.Гыйльфан фронтка китә, командир-офицер сыйфатында сугышның ахырына кадәр алгы сызыкта була. Сугышны ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый һәм сугыштан соң да армия сафларында хәрби хезмәтен дәвам иттерә.

Сафа Гыйльфанның сугыштан соңгы тормышы турында мәгълүматлар бик аз, фәкать аның 1950 елда вафат булуы гына билгеле.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Батыр Песи: әкият-поэма. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 18 б. – 15130 д.
Батыр Песи: әкият-поэма. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 21 б. – 6000 д.
Батыр Песи: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 16 б. – 10000 д.
Уф, ардык: шигырь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 12 б. – 25000 д.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»