|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ГЫЙЛӘҖЕВ МАНСУР
Драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Аяз улы Гыйләҗев 1961 елның 29 гыйнварында Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә туа. Бала чагыннан ук әдәби-мәдәни тормыш мохитендә тәрбияләнеп, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате һәм театр сәнгатенә гашыйк булып үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1978–1983 елларда Казан төзүче-инженерлар институтының архитектура факультетында югары белем ала. Институттан соң аны, яхшы белгеч буларак, Мәскәү проектлар төзү фәнни-тикшеренү институтына эшкә кабул итәләр. Нәкъ шул институтта эшләү дәверендә (1983–1986) ул рус һәм татар театрларының игътибарын җәлеп иткән «Кәгазьдәге шау-шу» («Бумажная волокита»), «Бәби арбасы» («Детская коляска»), «Метеорит», «Ай капкасы» («Лунные врата») кебек беренче пьесаларын иҗат итә. Ә «Рәхәт яшибез» дигән сатирик драмасы 1986 елның көзендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела башлый.
1988 елда М.Гыйләҗев Камал театры режиссеры Дамир Сираҗиев белән берлектә Чыңгыз Айтматовның «Плаха» романы буенча «Ахырзаман» драмасын сәхнәләштерә. Моннан соң шул ук театр сәхнәсендә яшь драматургның бүгенге татар тормышындагы матур һәм ямьсез күренешләрне нечкә фәлсәфи фикер-карашлар һәм юмор катыш сатира аша сурәтләгән «Бичура» (1989), «Казан егетләре» (1991), «Тагын Казан егетләре» (1993) исемле пьесалары буенча куелган спектакльләр уңыш казана. Башка театрларның да М.Гыйләҗев драматургиясе белән кызыксынуы көчәя: Казан курчак театрында «Патша кәләше» (1989), «Кәвеш кигән Песи» (1994), «Чегәннәр» (1998), Әлмәт драма театрында «Сафиулла» (1996), «Туй күлмәге» (2006), Чаллы драма һәм комедия театрында «Дон Жуан Балчыклыда» (1997), Минзәлә театрында «Яратылыш» (2002), Уфаның «Нур» татар театрында «Бичура» һәм «Өзелгән юллар» (2002), Казан яшьләр театрында «Алтынбәк һәм Су кызы» (2002) пьесалары куела.
2002 елда Камал театры М.Гыйләҗевнең «Баскетболист» исемле пьесасын сәхнәләштерә. Бу спектакль мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның соңгы куйган масштаблы әсәре булды. 2004 ел башында төп театрыбыз сәхнәсендә куелган һәм Аяз Гыйләҗевнең мәгълүм «Яра» повесте буенча М.Гыйләҗев эшләгән сәхнә вариантын да тамашачылар җылы кабул итте. Язучының тарихи темаларга кагылышлы әсәрләре дә бар («Бурлак», «Мөһаҗирләр» драмалары).
М.Гыйләҗев – 2002 елдан Россия Федерациясенең Театр әһелләре җәмгыяте әгъзасы.
Мансур Гыйләҗев татар милли кинематографиясен тергезү юнәлешендә дә тәҗрибәләр ясый. Аның сценариесе буенча 2002 елда «Күктау» дигән фильм дөньяга чыга. Драматург «Рамай» киностудиясе белән хезмәттәшлек итә, студиянең баш мөхәррире һәм продюсеры вазифаларын башкара.
М.Гыйләҗев – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Бичура: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 287 б. – 2000 д.
* * *
Лунные врата: пьесы / предисл. Р.Хамида. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 189 с. – 5000 экз.
Словарь любви: пьесы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 399 с. – 2000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Әхмәдуллина Э. «Казан егетләре»нең кайтуы // Шәһри Казан. – 2001. – 26 гыйнв.
Хәбибуллина Л. Көлдерүче һәм уйландыручы баскетболчы // Шәһри Казан. – 2002. – 22 февр.
Батулла Р. «Баскетболчы», яки Көлке өлкәсендә татар халкының милли үзенчәлеге нидән гыйбарәт? // Ватаным Татарстан.– 2002. –22 февр.
Әхмәдуллина Э. Һәр Баткаклыкның үз Сократы булса иде... // Мәдәни җомга. – 2002. – 8 март.
Галимҗанова Л. Хәерле сәгатьтә, «Нәүруз!» // Шәһри Казан. – 2002. – 21 май.
Гарипова Х. Бирешмә, газиз татарым! // Татар иле. – 2002. – № 12.
Бариев Р. «Яра» // Татар иле.– 2004. – № 7.
Шәрәфетдинова Ф. Туй күлмәге бомжга да тансык // Ватаным Татарстан. – 2006. – 15 март.
Ибраһим Х. «Мин хатын акчасына яшим...» // Идел. – 2006. – № 5. – 72–73 б.
* * *
Зиганшина А. Новое время – новые песни // Веч. Казань. – 2001. – 23 янв.
Зайнуллина Г. Технология грез // Звезда Поволжья. – 2001. – 12–18 апр.
Клюсва М. «Привокзальная площадь» как утро Татарстанского кино // Аргументы и факты. – 2001. – № 12.
Даутова Р. 1000 кадров Мансура Гилязова // Восточный экспресс. – 2001. – № 33.
Стрельникова О. Не смейтесь над Сократом! // Республика Татарстан. – 2002. – 22 февр.
Зайнуллина Г. На другой стороне // Звезда Поволжья. – 2002. – 21–27 февр.
Даутова Р. Жизнь – удовольствие или страдание // Восточный экспресс. – 2002. – 8–14 марта.
Мухаметзянов Р. Юмор исчезающей нации, или Смех сквозь слезы в спектакле «Баскетболист» // Звезда Поволжья. – 2002. – 3 марта.
|
|