|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ГЫЙЛӘҖЕВ ИСКӘНДӘР
Татар тарихы белгече, галим, педагог Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев 1958 елның 31 августында Казан шәһәрендә язучы Аяз Гыйләҗев гаиләсендә дөньяга килә. Казанның 94 нче мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1979 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Мәскәүдә аспирантурада укып, 1983 елның маенда «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Искәндәр Гыйләҗев 1982–1985 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1985 елдан Казан дәүләт университетының СССР тарихы кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент, 1999 елдан татар халкы тарихы кафедрасында доцент булып эшли. 2000 елның ноябрендә Казан дәүләт университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Бүгенге көндә Искәндәр Гыйләҗев – университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы кафедрасы мөдире.
Аның төп фәнни кызыксыну өлкәсе XIX–XX йөзләрдә Европа, Азиядәге татар диаспорасы тарихы, татар иҗтимагый хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсеше. Галимнең туксаннан артык фәнни хезмәте, өч монографиясе басылып чыга. Ул археографик экспедицияләрдә катнашып килә һәм җитәкчелек итә. Ике тапкыр Германиядә фәнни стажировкада була.
Искәндәр Гыйләҗев милләтебезең киләчәге булган татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы белгечләре әзерләүнең үзәгендә тора. Мәктәпләр өчен тарих буенча дәреслекләр яза. Татар теле язмышына караган публицистик мәкаләләр бастыра, чыгышлар ясый. 2008 елда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә сайлана.
И.Гыйләҗев – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
На другой стороне. Коллаборационисты из поволжско-приуральских татар в годы второй мировой войны: монография. – Казань: Мастер-Лайн, 1998. – 252 с. – 1000 экз.
Тюркизм и пантюркизм в оригинальных источниках и в мировой историографии: исходные смыслы и цели, парадоксы интерпретаций, тенденции развития: коллективная монография /соавт. Н.Горошков, С.Червонная. – М.: Ас-Алан, 2003. – С. 3–478. – 5000 экз.
История Татарстана (вторая половина XVI–XVIII вв): учеб. пособ. для 7 класса / соавт. В.Пискарев. – Казань: Хэтер, 2004. – 111 с. – 34600 экз.
Легион «Идель-Урал». Представители народов Поволжья и Приуралья под знаменами «третьего рейха». – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 383 с. – 2000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Мостафин Р. Дошман ягыннан караганда // Шәһри Казан. – 1999. – 12 февр.
* * *
Овруцкий Л. Туннель без проблеска надежды // Московский комсомолец в Татарстане. – 1999. – 4 марта.
Бронштейн Б. Гитлер шутил, что станет татарским ханом // Известия. – 1999. – 6 апр.
|
|