поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЛӘҖЕВ АЯЗ

(1928–2002)

Татарстанның халык язучысы, романчы, хикәяче, драматург, публицист Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары күршедәге Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз сыйныфын һәм Сарман урта мәктәбендә унынчыны тәмамлаганнан соң (1945), берникадәр вакыт колхозда эшли, аннары ике елга якын комсомолның Зәй район комитетында бүлек мөдире хезмәтендә була. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Монда ул, уку программасындагы фәннәрне яхшы үзләштерү белән бергә, беренче курстан ук бик мавыгып университет каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, анда үзенең язган беренче иҗат тәҗрибәләре белән уртаклаша, фикер алышуларга, диспут-бәхәсләргә актив катнаша.

Ләкин сугыштан соңгы бу еллар – тоталитар совет режимының идарәдә янәдән бик нык репрессив ысуллар куллана башлаган чоры. Репрессияләр шаукымы иҗади студент яшьләрне дә читләтеп үтми: 1950 ел башында Казан югары уку йортларында укучы бер төркем татар студентларын, шул җөмләдән А.Гыйләҗевне, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп», кулга алалар. 1950 елның декабрендә совет мәхкәмәсенең ябык утырышы А.Гыйләҗевне җиде елга ирегеннән мәхрүм итеп, хезмәт колониясенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгара. Югары белем алып, язучы булырга хыялланган егерме ике яшьлек егет әнә шулай Казакъстандагы совет концлагерьларында биш елга якын җәфа чигәргә мәҗбүр була. Фәкать Сталин вафатыннан соң гына аны иреккә чыгаралар һәм Казан университетында өзелгән укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирәләр.

Университетны тәмамлагач, А.Гыйләҗев берничә ел (1957–1961) көндәлек матбугат редакцияләрендә эшли, аннары, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, 1963 елдан башлап бөтенләе белән профессионал-язучылык хезмәтенә күчә.

А.Гыйләҗевнең иҗаты күпкырлы һәм мул уңдырышлы. Беренче проза һәм сәхнә әсәрләреннән үк сиземләнгән язу манерасы: кырыс реализм, халыкчан бизәкләргә бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен егерменче гасырның гуманистик идея-эстетик карашлары югарылыгыннан торып анализларга, аларны чынбарлыктагы, милли, тарихи-иҗтимагый тормыш барышындагы катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләр, әхлакый проблемалар белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтылу һәм, ниһаять, әдәби осталык, форма өлкәсендәге өзлексез эзләнү, камилләшү – менә бу сыйфатлар әдипнең язучы-сәнгатьче буларак бөтен иҗат эшчәнлегенең реалистик асылын, идея-эстетик юнәлешен билгелиләр. Ул үзен бигрәк тә озын хикәя-повесть остасы итеп таныта. «Дүртәү» (1961), «Өч аршын җир» (1962), «Зәй энҗеләре» (1963), «Берәү» (язылуы 1960 еллар башы, басылуы – 1966), «Урталыкта» (1969), «Язгы кәрваннар» (1972), «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973), «Мең чакрым юл» (1977–1978), «Җомга көн, кич белән...» (1979), «Әтәч менгән читәнгә» (1979–1980), үзгәртеп кору елларында язылган «Балта кем кулында?», «Яра» повестьлары – шуның матур мисаллары.

Тематик яктан әдипнең күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә, әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт, гаилә, намус-вөҗдан каршында җаваплылык, яшәү максаты, яхшы белән яманның, изгелек белән явызлыкның кеше күңелендә һәм чынбарлыкта барган мәңгелек көрәше, гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы, драматик агышлы вакыйгалар аша сәнгатьчә яктыртыла. Автор гади кешенең шәхес буларак рухи бөеклегенә дан җырлый, повестьларында торгынлык чорында киң таралыш алган эгоизм, кешелексезлек, бюрократлык, ваемсызлык, карьеризм кебек яман сыйфатларны сарказмлы, усал көлү белән фаш итә.

«Җомга көн, кич белән...» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, ә 1987 елда русча тәрҗемәдә Казанда басылган «При свете зарниц» исемле китабы өчен РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Повестьларыннан тыш әдипнең берничә романы да бар. «Урамнар артында яшел болын» романында (1969) торгынлык чорындагы матбугат дөньясы, яшь журналистларның тормышы һәм хезмәте тасвирлана, әсәр үзәгенә кешеләр холкындагы күңел нечкәлеге белән миһербансызлык, шәфкатьлелек белән каты бәгырьлелек, битарафлык кебек заман тудырган проблемалар куела. «Балта кем кулында?» романында шәхес белән хакимият арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләр яссылыгында намуслы хезмәт кешесенең фаҗигале язмышы психологик нечкәлек белән сурәтләнә. Туксанынчы еллар башында язып тәмамланган һәм беренче мәртәбә 1993 елда «Казан утлары» журналында басылган «Йәгез, бер дога!» исемле роман-хатирә әдип иҗатында үзенең тетрәндергеч эчтәлеге һәм фәлсәфи гомумиләштерүләре белән әһәмиятле. Ул язучының шәхси тормышына – сәяси тоткынлыкта үткәргән биш ел гомеренә багышланган. Әсәр тоталитар режим заманындагы гаделсезлекләргә, башбаштаклыкларга яраклашып, намусын саткан карьеристларның, кеше үтерүчеләрнең, җәзалаучыларның яисә рәсми тәртипләргә яраша алмыйча үзләрен гомерлек җәбер-золымга, төрмәләрдә, концлагерьларда черергә дучар иткән йөзләрчә реаль шәхесләрнең – төрле милләт кешеләренең гыйбрәтле, тетрәндергеч образлары һәм язмышлары аша бөтен бер иҗтимагый системаның – совет империясенең тоташ явызлыктан гыйбарәт эчке асылын фаш итә.

А.Гыйләҗевнең иҗат эшчәнлегендә драматургия жанры да зур урын били. Аның каләме белән кырыктан артык исемдә күп актлы комедия, трагедия һәм драмалар языла. Аларның күпчелеге Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендәге театрларда куела, кайберләре, башка телләргә тәрҗемә ителеп, үз вакытында башкорт, авар, чуаш милли театрлары, рус театры сәхнәләрендә дә уңыш белән бара. Прозасы кебек, әдипнең сәхнә әсәрләре дә югары гуманизм идеяләре, кеше шәхесен олылау хисләре белән сугарылган, алар психологик кичерешләргә бай булган үзенчәлекле образлары, милли характерлары һәм татар драматургиясендә моңарчы күзәтелмәгән форма төрләре белән аерылып торалар. Язучының драматик әсәрләре «Пьесалар» (1969), «Җиз кыңгырау» (1975), «Кар астында кайнар чишмә» (1979), «Әгәр бик сагынсаң» (1984), «Дус кызым кияүгә чыга» (1988) исемле җыентыкларында урын ала.

А.Гыйләҗев татар әдәбиятының аерым проблемаларына, бигрәк тә драматургия һәм проза жанрының торышына караган тәнкыйди күзәтүләр, Татарстан икътисады, мәдәният һәм фән әһелләре турында публицистик мәкаләләр, очерклар, мемуар, истәлек-хатирә, көндәлек характерындагы язмалар авторы буларак та билгеле. Аның мәкаләләре полемик рухта язылуы, кыю фикерле, эмоциональ кайнар булулары белән җәлеп итәләр. Гомумән, А.Гыйләҗевнең киң колачлы әдәби эшчәнлеге күп гасырлык татар мәдәнияте хәзинәсен яңа кыйммәтләр белән баетты. Шуларны күздә тотып, аңа 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Татарстанның (1978) һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1985) дигән мактаулы исемнәр йөртә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында Казанда вафат була һәм шәһәрнең Яңа бистә зиратына җирләнә.

А.Гыйләҗев – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Рәтле кешеләр: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 56 б. – 4000 д.
Яшьлек юлларында: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 128 б. – 8000 д.
Зәй энҗеләре: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 232 б. – 12000 д.
Тәрәзәләр: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 310 б. – 14000 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 310 б. – 6500 д.
Кызлар хатлары: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 262 б. – 15000 д.
Җиз кыңгырау: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 302 б. – 1000 д.
Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 263 б. – 15000 д.
Мең чакрым юл: повестьлар / кереш сүз авт. Х.Сарьян. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 496 б. – 14000 д.
Кар астында кайнар чишмә: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 223 б. – 10000 д.
Җомга көн, кич белән...: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 360 б. – 19500 д.
Әгәр бик сагынсаң: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 294 б. – 7000 д.
Татарстан могҗизасы: повесть, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 334 б. – 6500 д.
Алтынчы августка кадәр: роман-хроника / соавт. А.Литвин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 350 б. – 24000 д.
Дус кызым кияүгә чыга: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 439 б. – 5000 д.
Яра: роман, повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 415 б. – 30000 д.
Әсәрләр. 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993–1994. – 5000 д.
1 т.: хикәяләр, повестьлар. – 1993. – 574 б.
2 т.: повестьлар. –1994. – 504 б.
3 т.: повестьлар, роман. – 1994. – 568 б.
4 т.: роман, повесть. – 1994. – 440 б.
Йәгез, бер дога!: роман-хатирә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 448 б. – 8000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда / төз. Н. Гыйләҗева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 3000 д.
1 т.: хикәяләр, повестьлар. – 431 б.
2 т.: пьесалар. – 527 б.
3 т.: пьесалар. – 447 б.
4 т.: повестьлар. – 447 б.
5 т.: пьесалар. – 447 б.
Балта кем кулында?: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 320 б. – 2000 д.

* * *
Балта кем кулында?: роман / тәрҗ. С. Шәрипов; кереш сүз авт. Н.Асанбаев. – Өфө: Китап, 2006. – 320 б. – 2000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Три аршина земли: повесть / пер. с татар. И.Гиззатуллина. – М.: Сов. Россия, 1966. – 94 с. – 15000 экз.
Девичьи письма: повести / пер. с татар. М.Ганиной. – М.: Современник, 1973. – 222 с. – 50000 д.
Диляра: роман / пер. с татар. Я.Мустафина и В.Анчишкина. – М.: Мол. Гвардия, 1973. – 190 с. – 65000 экз.
Любовь и ненависть: повести / пер. с татар. – М.: Современник, 1979. – 448 с. – 50000 экз.
При свете зарниц: повести / предисл. Р. Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 544 с. – 50000 экз.
При свете зарниц. – 2-ое изд. – М.: Сов. Россия, 1990. – 492 с. – 50000 экз.
Другого пути нет: роман-хроника / соавт. А.Литвин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 542 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Ф. Кеше күңеленә юл салып // Татарстан яшьләре. – 1978. – 17 гыйнв.
Сарьян Х. Тормышны раслау // Соц. Татарстан. – 1978. – 15 гыйнв.
Мөхәммәдиев Р. Күңелдәге эзләр // Казан утлары. – 1980. – № 10. – 133–142 б.
Әхмәдуллин А. Яңалыкка омтылып: Аяз Гыйләҗев драматургиясенә бер караш // Соц. Татарстан. – 1989. – 11 март.
Хафизов С. Көрчеккә терәлгән язмышлар // Сов. Татарстаны. – 1991. – 13 дек.
Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында // Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 338–341 б.
Гыйләҗев А. Озын чылбырдан бер боҗра: көндәлекләрдән өзекләр // Татарстан. –1996. – № 8. – 35–47 б.
Гыйләҗев А. Балачак сукмаклары: истәлекләр // А.Гыйләҗев. Бала чагым – бал чагым. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 197–220 б.
Ахунов Г. Язучы һәм заман // Казан утлары. – 1998. – № 1. – 119–126 б.
Мостафин Р. Чынбарлык белән күзгә-күз // Татарстан. – 1998. – № 1. – 65–71 б.
Сәхапов Ә. Хакыйкать йөзе: монография // Мирас. – 1999. – № 6. – 102–153 б.
Зәйнуллина Г. Ахырзаман билгесеме? // Идел. – 2000. – № 9. – 58–62 б.
Гыйләҗев А. Күңелем серләре: куен дәфтәрләреннән // Казан утлары. – 2000. – № 11. – 5–41 б.; № 12. – 50–89 б.
Мулланурова Р. Далада сиңа дәштем // Сөембикә. – 2002. – № 1. – 30–33 б.
Каюмов Р. Олы язучы белән очрашулар: истәлек // Заман сулышы. – 2002. – 21 март.
Шәрәфетдинов Г. Идел дулкын кага: истәлек // Мәдәни җомга. – 2003. – 2 май.
Гыйләҗева Н. Шул вакытта мин кулыма китап алам...: истәлек // Мәдәни җомга. – 2003. – 22 авг.
Шәрәфетдинова Ф. Әле һаман әрни ул яра... // Ватаным Татарстан. – 2005. – 9 апр.
Аяз Гыйләҗев: истәлекләр / төз. И. Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. –271 б. – 3000 д.

* * *
Валеев Д. Корни творчества // Сов. Татария. – 1978. – 15 янв.
Мустафин Р. Суровый реализм // Сов. Татария. – 1983. – 8 апр.
Мустафин Р. Он умел горячо любить и так же страстно ненавидеть // Татарстан. – 2002. – № 3. – С. 58–59.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»