поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГӘРӘЕВА САЛИСӘ

Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда шул ук районның Күзкәй урта мәктәбен, 1968 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.

1962 елдан 1991 елга кадәр С.Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул берникадәр вакыт балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары дәвамлы рәвештә шәһәр китапханәсендә бүлек мөдире (1963–1969), станоклар төзү-җитештерү берләшмәсендә эшчеләр газетасы каршындагы эчке радиотапшырулар редакциясендә мөхәррир-оештыручы (1969–1979), Чиләбе өлкә Телевидение һәм радиокомитетында бүлек мөхәррире (1979–1984) һәм 1986 елның октябреннән 1991 елның февраленә кадәр Чиләбе «Сигнал» җитештерү берләшмәсендә эчке радиотапшырулар мөхәррире һәм дикторы вазифаларын башкара.

Бу елларда С.Гәрәева журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак киң танылу ала. Ул өлкә газеталарында актив языша, радио тапшырулары өчен заманча темаларга кызыклы очерк язмалары, әңгәмә-интервьюлар әзерли, үз инициативасы белән 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге татар-башкорт әдәби иҗат берләшмәсенә нигез сала, 1970–1977 елларда җәмәгать тәртибендә бу берләшмәгә җитәкчелек тә итә. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында җәмгыятьтә демократик үзгәртеп корулар тәэсирендә милли хәрәкәт җанланып киткәч, С.Гәрәева Чиләбедә Татар-башкорт өлкә иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе була, аның эшендә актив катнашып, Үзәк белән берлектә татар һәм башкорт телләрендә «Дуслык» һәм «Туган як» исемле төбәк газеталарының нигез ташларын салыша. Ул завод цехларында, мәдәният сарайларында, өлкәнең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә әдәбият-сәнгать кичәләре, Казаннан кунак булып килгән язучылар, артистлар белән халык алдында очрашулар, радио-телевидениедә аларның чыгышларын оештыра.

1991 елда С.Гәрәева Казанга күченеп кайта. Биредә дә ул үзенең журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: әүвәл «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.

Шагыйрә буларак, С.Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла. 1959 елдан исеме республика көндәлек матбугатында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һ.б.) күренә башлый. Соңга таба аерым шигырь цикллары Татарстан, Башкортстан, Урал төбәге газета-журналларында, Казан, Чиләбе, Свердловск шәһәрләрендәге китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда («Яз күрке», Казан, 1961; «Җиңелмәс Вьетнам», Казан, 1966; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1968; «Солнце на ладони», Чиләбе, 1970; «Урал синекрылый», Чиләбе, 1971; «Монолог», Чиләбе, 1981; «Каменный пояс», Свердловск, 1982, 1983 һ.б.) урнаштырыла. 1979 елда Казанда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль китабы, 1988 елда «Тау сукмагы» дигән икенчесе һәм 1991 елда Көньяк Урал китап нәшриятында басмага Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татарча-русча параллель ике телдә әзерләнгән «Прозрение – Офыклар» исемле өченче җыентыгы, 2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Йолдыз яңгырлары» дигән дүртенче шигырьләр китабы дөнья күрә.

Салисә Гәрәева – шигърияттә үз-үзен тапкан, үз җирлеге, үзенә хас алымнары, шигъри табышлары булган шагыйрә. Аның туып үскән ватаны Татарстан, гомеренең утыз елын үзенә бәйләп тоткан Урал төбәге турында, яшьлек хатирәләре һәм ана мәхәббәте җирлегендә туган, җиңелчә сагыш-моңга өртелгән лирик шигырьләре тормышчан, табигый яңгырашы-аһәңе, тел-стилендәге халыкчан образлары, шигъри бизәкләре белән җәлеп итәләр.

Аңа 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

С.Гәрәева – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уралым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 96 б. – 2500 д.
Тау сукмагы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1988. – 127 б. – 3500 д.
Офыклар – Прозрение: шигырьләр. – Казан–Чиләбе: Татар. кит. нәшр., – Южн.-Уралск. кн. изд-во, 1991. – 98 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Йолдыз яңгырлары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. –367 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сирай Д. Уралларны урап җыр кайта... // Татарстан яшьләре. – 1980. – 26 гыйнв.
Әхмәтҗанов М. Матурлык җырчысы // Шәһри Казан. – 1993. – 10 нояб.
Гаташ Р. Салисәбез турында // Казан утлары. – 1998. – № 11. – 85–86 б.
Гатауллин Г. Рухыбыз саекмасын // Аргамак. – 1999. – № 3. – 48–49 б.
Әхмәтҗанов М. Күкрәгемдә кояш йөртәм // Мәдәни җомга. – 2007. – 6 апр.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»