поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГОСМАНОВ МИРКАСЫЙМ

Татар тарихы һәм мәдәнияте галиме, археограф, фольклорчы, язучы, публицист, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов (Усманов) 1934 елның 31 маенда хәзерге Кытай Халык Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан Синьцзянь (Шенҗаң) провинциясенең (электә Шәркый Төркестан дип йөртелгән зур төбәк-илнең) Элә вилайәте Голҗа (Кульджа) шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе ягыннан ерак бабалары чыгышлары белән Казан арты төбәгенең Олы Мәңгәр авылыннан булып, XIX гасырның утызынчы елларында алар Казакъстан якларына китеп сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаганнар. Якын әби-бабалары исә, Русиядәге 1917 елгы болгавыр чорда, «дөньялар тынычланганчы» дип, тагы да арырак – электә Русия концессиясе саналган Голҗа шәһәренә күчеп киткәннәр һәм, туган җирдә большевиклар режимы урнашып, Кытай белән дәүләт чикләре ябылгач, Русия гражданлыгын саклаган мөһаҗирләр сыйфатында шул Голҗа шәһәрендә төпләнеп калганнар.

Уку яшенә җиткәч, 1941 елда Миркасыймны Голҗа шәһәренең татар мәдәни-агарту оешмасы карамагындагы сигезьеллык татар мәктәбенә укырга кертәләр. Бу мәктәптә укулар, нигездә, Мәскәүдән һәм Казаннан китерелгән программалар, дәреслекләр буенча алып барылса да, аның балаларга белем бирүдә шактый гына өстенлекләре дә була. Иң әүвәл балалар беренче сыйныфтан ук татарча ике төрле, хәтта өч төрле язу-әлифбаны – рус, латин графикасын да һәм җирле шартларда рәсми кулланылышта булган гарәп язуын да параллель рәвештә өйрәнгәннәр. Бу исә Миркасыймны соңыннан гыйльми эшләрендә иң зарури булган гарәп язуын махсус өйрәнеп утыру мәшәкатеннән коткара. Икенчедән, Голҗа татар мәктәбендә балалар Тукай, Такташларның иҗаты белән беррәттән Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин кебек Совет илендә тыелган милләтче әдипләрнең иҗатлары белән дә якыннан танышканнар.

Татар мәктәбендә дүрт сыйныф укыганнан соң, Миркасыймны әтисе рус мәктәбенә күчерә.

1949 елда Кытайдагы хакимият коммунистлар кулына күчеп, моңарчы автономия хәлендәрәк яшәгән Шәркый Төркестан җирләрендә милли кысулар, хәтта сәяси репрессияләр башлангач, 1955 елда Госмановлар гаиләсе башка милләттәшләре белән берлектә кире СССРга кайтырга мәҗбүр була. Алар Казакъстанның Талды-Курган өлкәсендәге бер район төбәгенә килеп урнашалар. Миркасыйм монда өч елга якын төрле эшләрдә эшли, кичке мәктәптә укып, 1958 елда өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм шул ук елны Казанга килеп, университетның татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Өченче курстан укуын тарих бүлегендә дәвам иттерә. Архивларда казына, җәй айларында археологик һәм археографик экспедицияләргә чыгып йөри, көндәлек матбугатта уйгырчадан, казакъча, кыргызча, үзбәкчәдән кече күләмле проза әсәрләре, шигырьләр тәрҗемә итеп бастыра. 1962 елда кыргызчадан турыдан-туры аның тәрҗемәсендә Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повесте аерым китап булып басылып чыга.

Тәрҗемә эшләре, гыйльми эзләнүләре белән беррәттән шушы елларда М.Госманов, яшь укучыларны күздә тотып, әдәбиятның маҗаралы, фәнни-популяр жанрларында да каләмен сынап карый. Үсмер чагындагы хатирәләргә нигезләнеп, Тянь-Шань тауларының үзенчәлекле табигате, киек-җәнлекләре, аучылык хезмәте турында маҗаралы хикәяләр рәвешендә язылган «Киек сукмакларында» (1966) исемле китабы, археологларның һәм тарихчыларның фәнни ачышларына таянып, борынгы заманнардагы кыргый тормыш күренешләрен җанлы итеп күз алдына китереп бастырган «Серле балбал» (1973), Тувага багышланган «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» (1977) китаплары – боларны галим-әдипнең татар балалар әдәбиятына керткән үзенчәлекле бер өлеше дип карарга кирәк.

Университетны уңышлы тәмамлагач, М.Госманов 1964–1967 елларда аспирантурада укый һәм 1968 елны «ХVI–ХVII гасыр татарча тасвири тарихи чыганаклар» дигән темага кандидатлык диссертациясе, ә 1981 елны төрки-татар тарихының Алтын Урда чоры рәсми документларын – хан ярлыкларын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә Мәскәүнең Тарих-архив институты Гыйльми советы каршында докторлык диссертациясен яклап, тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1967–1983 елларда М.Госманов Казан университетының СССР тарихы кафедрасында укытучы, доцент, профессор, 1983 елдан бу кафедраның мөдире һәм 1985–1990 елларда университетның проректоры булып эшли. 1989–2002 елларда ул университетның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетының Татар халык тарихы кафедрасын җитәкли. 1992 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1984 елдан «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

М.Госмановның гыйльми һәм әдәби иҗат эшчәнлеге күп өлкәләрне үз эченә ала. Төрки-татар тарихының борынгы чорларына караган җитди гыйльми тикшеренүләре һәм хезмәтләре белән үзен күренекле галим-тарихчы итеп таныткан М.Госманов мәдәният, әдәбият белеме һәм тарихы, әдәби тәнкыйть, матур әдәбият, публицистика, фольклористика өлкәләрендә дә иҗади эшчәнлеген дәвам иттерә. Шулай да әдип-галимнең иң яратып-бирелеп эшләгән өлкәсе – борынгы язма мирас. Халык арасында, аерым кешеләр кулында сакланып калган борынгы кулъязмаларны, әдәби ядкәрләрне һәм фольклор текстларын эзләп табу, җыю, саклап калу һәм фәнни күзлектән өйрәнеп, әһәмиятлеләрен басмага әзерләү, дөньяга чыгару юнәлешендә ул өзлексез эш алып бара.

М.Госмановның иҗат эшчәнлегендәге тагын бер әһәмиятле тармак – татар әдәбиятының, гомумән, татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер үсешенең үткәндәге тарихын эзлекле рәвештә өйрәнү. Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Каюм Насыйри, Акмулла, Риза Фәхретдин, Исмәгыйль Гаспралы, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый, Гайнетдин Әхмәров, Газиз Гобәйдуллин, Сәед Вахиди, Һади Атласи, тагы да борынгыраклардан – Кол Гали, Мөхәммәдъяр кебек күренекле әдип, гыйлем-фикер ияләре турындагы, документаль чыганакларга нигезләнеп язылган проблемалы, кайбер очракта полемик характердагы күләмле мәкаләләр һәм Х.Фәезхановка багышланган зур монографик хезмәт – дистә елларга сузылган шул эзлекле өйрәнү нәтиҗәләредер.

М.Госманов татар әдәбиятының классик язучыларыннан Кандалый һәм Акмулланың әсәрләрен текстологик яктан басмага әзерләде, аларга кереш сүз һәм искәрмәләр язды, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабына, Утыз Имәнинең «Шигырьләр һәм поэмалар» томына махсус мөхәррир булды, тарихи әдәбияттан Карл Фукс, М.Худяков, И.Гаспралы хезмәтләренең яңа басмаларын кереш сүз, юлламалар белән чыгарышты.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап М.Госмановның иҗади кызыксыну офыклары тагын да киңәя төшә. СССРның таркалуы, илдә сүз иреге, демократик тәртипләр урнаша башлавы шартларында ул үзенең гыйльми-фикри игътибарын заман вазгыяте өчен тагын да актуальләшкән темаларны – тоталитар режим хөкем сөргән елларда сүз дә кузгату тыелган милли мәсьәләләрне яктыртуга юнәлтә. Татар халкының этник һәм гражданлык тарихын объектив дөреслектә торгызу, туган тел, милли мәгариф мәсьәләләре, рухи һәм иҗтимагый яшәештә булган негатив күренешләрнең сәбәпләрен ачу, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез һәм дөньяның төрле кыйблаларына сибелгән татар диаспораларын өйрәнү – болар әдип-галим мәйданга чыгарган күпчелек мәкаләләрнең, журналистлар белән корган әңгәмә-интервьюларының, гыйльми форум-конференцияләрдә ясаган чыгыш-докладларының төп эчтәлеген тәшкил итә. Бу төр мәкаләләрнең шактые галимнең 70 еллык юбилее уңае белән 2004 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа җыентыгында урын ала. Аңарчы 1996 елда басылып чыккан һәм Кытай Төркестанындагы күпсанлы татар мөһаҗирләренең тарихи язмышына багышланган «Ябылмаган китап» исемле күләмле хезмәт тә әдипнең чит илләрдәге татар диаспораларын өйрәнү юлында ирешкән зур уңышы дип бәяләнергә хаклы.

Гомумән, аерым басма булып чыккан гыйльми һәм әдәби китапларыннан тыш көндәлек матбугатта, әдәби һәм гыйльми журналларда әдип-галимнең өч йөзгә якын фәнни, тәнкыйди, публицистик мәкаләләре, Мисыр, Иран, Венгрия, Германия, АКШ кебек чит илләргә ясаган гыйльми сәяхәтләре турында истәлек язмалары басыла.

Миркасыйм Госманов – татар фәненә һәм мәдәниятенә матди ярдәм итү максаты белән 1990 елда үзе нигезләгән «Җыен» фондының җәмәгать тәртибендәге президенты. 2006 елның апрелендә ул Татарстан Фәннәр академиясе президумы карары белән академиянең вице-президенты итеп сайлана.

М.Госманов –1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Киек сукмакларында: аучылык, киекләр һәм табигать турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 93 б. – 10000 д.
Серле балбал: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 168 б. – 1400 д.
Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт: Тува турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 87 б. – 8000 д.
Серле балбал: тарих һәм археология турында фәнни-популяр очерклар. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 256 б. – 14000 д.
Үткәннән – киләчәккә: татар мәдәнияте турында мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 472 б. – 5800 д.
Каурый каләм эзеннән: археограф язмалары. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 464 б. – 7000 д.
Ябылмаган китап, яки Чәчелгән орлыклар: Шәркый Төркестан турында тарихи очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 204 б. – 5000 д.
Гасырдан – гасырга: мәкаләләр, әңгәмәләр, чыгышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 488 б. – 3000 д.

* * *
Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1972. – 223 с. – 1600 экз.
Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1979. – 318 с. – 1450 экз.
Заветная мечта Хусаина Фаезханова: повесть. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1980. – 222 с. – 15000 экз.
Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв: автореферат дис. на соиск. уч. степ. д-ра истор. наук. – М.: Моск. ист.-архив. ин-т, 1981. – 45 с.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кәримуллин Ә. Фәндә зур адым // Казан утлары. – 1981. – №1. – 180–183 б.
Алишев С. Фәезхановның якты хыялы // Соц. Татарстан. – 1981. – 1 июль.
Фәсиев Ф. Кулъязма мирасыбыз сәхифәләре // Казан утлары. – 1986. – № 5. – 173–176 б.
Ягъфәров Р. Алтын багана // Шәһри Казан. – 1994. – 31 май.
Вәлиев Р. Синдер татар кешесе // Мәйдан. – 2003. – № 8. – 101–113 б.
Миңнуллин Җ. Күренекле галим, әдип, җәмәгать эшлеклесе // Казан утлары. – 2004. – № 5. – 151–155 б.
Баттал Ф. Гомер – серле хәрәкәт ул... // Сөембикә. – 2004. – № 5. – 13–16 б.
Низаметдинова М. Тарихчыларга галим васыяте // Татар иле. – 2004. – № 15 (нояб.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»