поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГОБӘЙ ГАРИФ

(1907–1983)

Татар совет балалар язучысы Гариф Гобәй (Гариф Шакир улы Гобәйдуллин) 1907 елның 26 августында Казан шәһәренең Бишбалта бистәсендә вак һөнәрче гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әти-әнисенә булышып, хезмәт чыныгуы алып үсә. Аның укуы, белем алуы да хезмәт эшчәнлеге белән бергә аралашып бара: егерменче елларда типографиядә хәреф коючы, трамвай йөртүче, балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1927–1930 елларда Татрабфакны тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институттан югары белем алып чыккач (1936), берничә ел мәктәптә укыта, аннары Татарстан китап нәшриятында, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында главлит вәкиле һәм 1941–1946 елларда радиокомитетның җитәкчесе булып эшли. 1950 елдан 1953 елның апреленә кадәр Гариф Гобәй Татарстан Язучылар оешмасының идарә председателе вазифасын башкара. 1953 елның апреленнән ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эшендә генә.

Г.Гобәй балалар әдәбиятына утызынчы елларның беренче яртысында авылдагы сыйнфый көрәш мотивларына нигезләп язылган «Каланча» исемле повесте (1930) белән килеп керә. Аннары аның бер-бер артлы яңа әсәрләре – Германия балаларының фашизмга каршы көрәшен тасвирлаган «Без әле очрашырбыз» (1935), Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Маякчы кызы» (1938) һәм «Ялгыз йортта» (1939) повестьлары языла. Бу әсәрләр, бигрәк тә «Маякчы кызы» повесте, берничә буын балаларының иң яратып укый торган китапларына әверелеп, авторына зур популярлык китерәләр, аны татар балалар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныталар.

Ватан сугышы елларында совет халкының тылдагы һәм фронттагы героик көрәше Г.Гобәй иҗатында шулай ук үзенчәлекле чагылыш таба. «Замана балалары» (1946–1947), «Маратның язмышы» (1953–1955) повестьлары әнә шундыйлардан. Авторның балалар тәрбиясе мәсьәләләрен күтәргән «Ләйсән яңгыр» (1957–1960) һәм тарихи-революцион темага багышланып, революциягә кадәрге Казан тормышын, эшче һәм вак һөнәрчеләрнең сыйнфый аңы үсешен реалистик картиналарда сурәтләгән «Без үскәндә» (1956–1962) повестьлары да яшь укучылар тарафыннан җылы каршы алыналар.

Г.Гобәй атеистик тәрбия проблемаларына багышланган «Коръән серләре» (1967) исемле күләмле публицистик китап авторы буларак та билгеле.

Г.Гобәй – әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшләгән язучы. Ул «Мең дә бер кичә» (гарәп әкиятләре, 1940) китабын, М.Твенның «Том Сойер маҗаралары» (1949), Г.Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы» (1905), А.Первенцевның «Честь с молоду» («Намуслы яшьлек», 1950), А.Мусатовның «Зерна счастья» («Бәхет орлыклары», 1951), Ал.Толстойның «Петр Первый» («Петр патша», 1966) кебек повесть һәм романнарын татар теленә тәрҗемә итә.

Г.Гобәйнең аерым әсәрләре башка милләт балаларына да билгеле. «Маякчы кызы» повесте рус телендә генә дә биш басмада чыга, ул шулай ук чуваш теленә тәрҗемә ителә. «Маратның язмышы» повесте казакъча дөнья күрә. Авторның «Замана балалары», «Без үскәндә», «Ләйсән яңгыр» повестьлары да, русчага тәрҗемә ителеп, Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыгалар.

Әдәби иҗат өлкәсендәге һәм җәмәгать эшендәге күренекле хезмәтләре өчен Г.Гобәй ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1957), Октябрь Революциясе (1977), «Почет Билгесе» (1967) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Ул 1983 елның 27 апрелендә Казанда вафат була.

Г.Гобәй – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Каланча: хикәя. – Казан: Татгоисиздат, 1934. – 95 б. – 5000 д.
Көмеш канат: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 71 б. – 5000 д.
Без әле очрашырбыз: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 199 б. – 5000 д.
Аклар лагеренда: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 83 б. – 6030 д.
Каланча. – Төз. 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 104 б. – 7130 д.
Маякчы кызы: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 165 б. – 5165 д.
Маякчы кызы. – Төз. 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 187 б. – 10000 д.
Ялгыз йортта: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 80 б. – 3070 д.
Өч бөртек: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 40 б. – 3075 д.
Маякчы кызы. – Төз. 3 басма. – Казан: Таткнигоиздат, 1946. – 276 б. – 5195 д.
Замана балалары: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 339 б. – 10165 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 614 б. – 5065 д.
Каланча. – 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 86 б. – 5065 д.
Замана балалары. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 396 б. – 10000 д.
Маякчы кызы. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 223 б. – 10000 д.
Маратның язмышы: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 172 б. – 8000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1956–1957. – 8000 д.
1 т.: хикәяләр, повестьлар. – 1956. – 435 б.
2 т.: повестьлар. – 1957. – 658 б.
Без үскәндә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 140 б. – 10000 д.
Ләйсән яңгыр: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 210 б. – 8000 д.
Без үскәндә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 319 б. – 15000 д.
Коръән серләре / кереш сүз авт. М.Абдрахманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 342 б. – 15000 д.
Коръән серләре. – Төз.- тулыл. 2 басма / соңгы сүз авт. М.Абдрахманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 388 б. – 30000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968–1969.
1 т.: повестьлар / кереш сүз авт. Г.Иделле. – 1968. – 376 б. – 15000 д.
2 т.: повестьлар. – 1969. – 551 б. – 13000 д.
3 т.: повестьлар. – 1969. – 519 б. – 11000 д.
Коръән серләре. –Тулыл. 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 431 б. – 30000 д.
Маякчы кызы. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 208 б. – 13000 д.

* * *
Волны шумят: отрывок из повести «Дочь бакенщика» / пер. с татар. Я.Винецкого. – Казань: Татгосиздат, 1947. – 32 с. – 10000 экз.
Дочь бакенщика: повесть / пер. с татар. Э.Ахунзянова, Р.Газизова. – Казань: Татгосиздат, 1951. – 176 с. – 10105 экз.
Дети колхоза «Ватан»: повесть / пер. с татар. Г.Филатова. – М.: Детгиз, 1955. – 279 с. – 30000 экз.
Дочь бакенщика / пер. с татар. Р.Фаизовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1959. – 149 с. – 7000 экз.
Дочь бакенщика. – М.: Детгиз, 1961. – 206 с. – 80000 экз.
Когда мы росли: повесть / пер. с татар. А.Бадюгиной и Э.Вагапова. – М.: Дет. лит., 1964. – 238 с. – 65000 экз.
Дети нашего времени: повесть / пер. с татар. Э.Дубиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1964. – 186 с. – 65000 экз.
Весенний дождь: повесть / вольный пер. с татар. Э.Вагапова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1965. – 208 с. – 15000 экз.
Дочь бакенщика: повесть. – М.: Дет. лит, 1968. – 206 с. – 75000 экз.

* * *
Дочь бакенщика: повесть / пер. с татар. В.Юдина. – Чебоксары: Чуваш. кн. изд-во, 1962. – 204 с. – 3000 экз. (На чувашском языке.)
Судьба Марата: повесть / пер. с татар. Д.Есбатырова. – Алма-Ата: Казгослитиздат, 1963. – 182 с. – 7500 экз. (На казахском языке.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ибраһимова Ф. Кайгыртучан дус // Казан утлары. – 1967. – № 8. – 97–101 б.
Иделле Г. Киңәшче, тәрбияче // Азат хатын. – 1967. – № 8. – 11 б.
Гариф ага Гобәйгә 60 яшь // Ялкын. – 1967. – № 8. – 15 б.
Ибраһимова Ф. «Фикерләрем китапларымда» // Казан утлары. – 1977. – № 8. – 128–133 б.
Ихсанова Л. Ашкынулы хисләр дөньясы // Соц. Татарстан. – 1977. – 26 авг.
Тәрҗеманов Җ. Балалар дөньясы аксакалы // Ялкын. – 1977. – № 8. – 6–7 б.

* * *
Иделле Г. Любимый писатель наших детей: Г.Губаю 60 лет // Сов. Татария. – 1967. – 26 авг.
Тарджеманов Д. Аксакал нашей детской литературы // Сов. Татария. – 1977. – 26 авг.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»