поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЗИЗОВА ЛИЛИЯ

Лилия Ривкать кызы Газизова 1967 елның 6 июнендә Казан шәһәрендә тарихчы-публицист гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1990 елда Казан медицина институтында һәм 1996 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала.

1990–1996 елларда Казан шәһәрендә балалар табибы булып эшли. Лилия Газизова әдәби эшчәнлеген 1986 елда башлый, «Республика Татарстан» газетасында аның беренче шигырьләре басыла. 1987 елда ВЛКСМ өлкә комитеты оештырган шагыйрьләрнең республика турнирында «Надежда» исемле төп призларның берсенә лаек була.

Лилия Газизова әсәрләре «Юность», «Дружба народов», «Знамя» (Мәскәү), «Простор» (Алма-Ата), «Татарстан», «Идел», «Сөембикә», «Казан» (Казан), «Ялав» (Чебоксар) журналларында, «Истоки» (Мәскәү) альманахында һ.б. басыла. Аның шигырьләре «Казан студентлары шигырьләре» (Казан, 1991, төзүчесе Н.Беляев), «Средиземье» (Кельн, 2003) күмәк җыентыкларга кертелә.

1995 елда Татарстан китап нәшриятында беренче тапкыр шагыйрәнең «Черный жемчуг» исемле шигырьләр җыентыгы басыла.

Формасы һәм эчтәлегеннән яңалык бөркелгән 2001 елда аерым китап итеп басылган «Поэма беременности» китабы укучылар игътибарын тиз арада җәлеп итә. 2002 елда әлеге поэма Илсөяр Иксанова тәрҗемәсендә «Сөембикә» журналында татар телендә басыла.

Шул ук елда Лилия Газизованың «Лирическая поза» дип аталган өченче китабы чыга.

2002 елда аның «Зимние арабески» дип аталган дүртенче китабы дөнья күрә. Китап чыгу республиканың әдәби мохитенә зур тәэсир ясый. Автор үзен өлгереп җиткән шагыйрь итеп күрсәтә. Бу җыентык өчен Л.Газизова Державин исемендәге Әдәби премия белән бүләкләнә.

Лилия Газизова йөздән артык әдәби-тәнкыйть мәкаләсе язып, аларны «Литературная газета», «Российский писатель», «Литературная Россия» (Мәскәү), «Республика Татарстан», «Казанские ведомости», «Молодежь Татарстана» һәм башка газета-журналларда бастыра. Ул татар поэзиясен рус теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле. Дердемәнд, Саҗидә Сөләйманова, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ, Илсөяр Иксанова, Луиза Янсуар, Фирдәвес Әһлия кебек билгеле шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләре үзенчәлеген ул рус телле укучыга илтеп җиткерә алды.

Лилия Газизова һәрдаим үзенең әсәрләрен укучыларга җиткерү формаларын эзли. Ул Татарстанда беренче булып «Я была почти инфантой» дигән поэзия компакт-дискы чыгара, шигырьләрен музыка астында үзе укый (Казан, «Себер тракты» студиясе, 2001). 2001 елда Мәскәүдә «Дома Ростовых» конференц-залында үткәрелгән шагыйрьнең иҗат кичәсендә Лилия Газизова башкаланың әдәби җәмәгатьчелегенә үзенең СD-альбомын тәкъдим итә.

«Татарстан» телеканалларында берничә тапкыр күрсәтелгән «Княжна» шигыренә беренче поэтик видеоклип («777» студиясе, режиссеры Владимир Сафронов, 2002) Лилия Газизова сценариесы буенча Мәскәүдә төшерелә. Моңа кадәр хәзерге заман шагыйрьләре арасында үз шигырьләрен халыкка җиткерүнең мондый ысулын кулланганнары булмый әле.

Лилия Газизова – Казанда һәм Мәскәүдә үткәрелгән күп кенә әдәби-музыкаль кичәләрне, республикада традициягә әйләнгән Поэзия бәйрәме, «Поэзиянең көзге балы»н оештыручы.

Ул – 2002 елдан Татарстан Язучылар идарәсе әгъзасы, рус әдәбияты секциясе җитәкчесе (2003).

Л.Газизова – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Черный жемчуг: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 72 с. – 3000 экз.
Поэма беременности: стихи. – Казань: Карпол, 2000. – 30 с. – 1500 экз.
Лирическая проза: стихи. – Казань: Терра-консалтинг, 2001. – 48 с. – 1000 экз.
Зимние арабески: лирика. – Казань: Изд-во Ин-та истории АН РТ, 2002. – 136 с. – 1000 экз.
В ладу с размирьем: лирика. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 191 с. – 2000 экз.

* * *
Как время катится в Казани золотое...: антология русской поэзии Казани (1940–2005). – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 480 с. – 3000 экз.

* * *
Xарис Р. Пером, пишущим стихи: стихи. – Казань: Магариф, 1998. – 95 с. – 1000 экз.
Xарис Р. Красивый дом: поэма. – Казань: Идел-Пресс, 2007. – 20 с. – 2000 экз.
Современная татарская проза / пер. с татар.; сост. Л.Газизова, С.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 670 с. – 2000 экз.
Современная татарская поэзия / пер. с татар.; сост. Л.Газизова, С.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 720 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Басыйрова Р. «Мин бит – татар баласы» // Мәдәни җомга. – 2003. – 26 дек.

* * *
Славина Э. Я знаю, правнучка князей, трагедию времен... // Веч. Казань. – 1995. – 15 нояб.
Балашов Ю. Поэтическая Вселенная Лилии Газизовой // Казань. – 2001. – № 2. – С. 93.
Мустафин Р. «Я – дерзкая, упрямая...» // Казанские ведомости. – 2001. – 27 марта.
Лобов В. Подлинный голос Лилии Газизовой // Респ. Татарстан. – 2001. – 3 нояб.
Черноусова Е. Поэма беременности // Восточный экспресс. – 2001. – 8–15 марта.
Колина С. «Я была почти инфантой...» // Женщина. – 2001. – № 19.
Кадырова А. Она скакала на коне по Арбату // Веч. Казань. – 2002. – 5 февр.
Облог А. Вам недоступна потеря красоты // Московский литератор. – 2002. – № 5.
Басилая В. «Княжна» Лилии Газизовой покоряет Москву // Молодежь Татарстана. – 2002. – 26 марта.
Лобов В. Поэтический видеоклип: синтез жанров // Казань. – 2002. – № 8. – С. 126.
Творческий вечер Лилии Газизовой // Российский писатель. – 2002. – № 13.
Алешков Н. Княжна, хранимая любовью // Казанские ведомости. – 2003. – 15 марта.
Колбасин Д. Главное в стихах – музыка // Респ. Татарстан. – 2003. – 15 марта.
Гладкова М. Булгарская дочь – наследница Державина // Российский писатель. – 2003. – № 15.
Кецельман И. Бреду сквозь сон иных времен... // Лит. Россия. – 2004. – 9 апр.
Ахунов А. Я меняюсь // Идель. – 2007. – № 11. – С. 58.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»