поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЙНЕТДИНОВА ДАНИЯ

Журналист һәм язучы Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова 1952 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туа. Үз авылларында башлангыч мәктәпне һәм Иске Җөри авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1969–1982 еллар арасында Чуашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә план-икътисад техникумында, аннары, читтән торып укып, Казан финанс-икътисад институтында һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Хезмәт юлын 1975 елда Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләүдән башлый. Бер үк вакытта «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән әдәби түгәрәккә актив йөри. Шул елларда көндәлек матбугат битләрендә, «Идел» альманахында беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, нәсерләре, рецензияләре басыла. 1980 елда аны СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп алалар.

1984 елда Д.Гайнетдинова Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәби фонд оешмасына эшкә күчә. Күренекле язучылар белән аралашу, иҗат остаханәләре эшендә якыннан торып катнашу яшь каләмнең әдәби осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый: матбугатта аның әдәп-әхлак, балалар тәрбиясе, тирә-як мохитне саклау темаларын үзәккә алып язган «Исәнме, чишмәм!», «Авыл апасы», «Ташлыяр карлыгачы», «Үз дигәнем» кебек хикәяләре дөнья күрә, 1990 һәм 1992 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Күңел җылысы», «Өермә» исемле ике повесте китап булып басылып чыга.

1991 елда Д.Гайнетдинованы «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенә эшкә чакыралар. Биредә ул, балалар редакциясенең өлкән мөхәррире буларак, татар һәм чит ил язучылары әсәрләре, аерым алганда, Ләбибә Ихсанованың «Җир астында җиде көн», Нияз Акмалның «Көтелмәгән кунак», Рабит Батулланың «Салават күпере», Сент-Экзюпериның «Нәни принц» повестьлары буенча радиопостановкалар эшләп, үзенчәлекле тапшырулар оештыра. 1995 елда балалар өчен иң яхшы радиопостановкаларга Россия күләмендә уздырылган конкурста Д.Гайнетдинова Беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Ул үзе дә – балалар өчен күп кенә радиоспектакльләр, радиопостановкалар сценариелары авторы. Аның «Яңа ел төнендә», «Түбәтәйле малай», «Тылсым дөньясы», «Әкият иленә сәяхәт» кебек, эчтәлекләре белән мавыктыргыч та, маҗаралы да, тәрбияви дә булган радиоспектакль язмалары Татарстан радиосы фондында саклана.

Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Күп кенә шигырьләренә һәвәскәр композиторлар тарафыннан көйләр язылган («Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда», «Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер» һ.б.). Аның тагын бер шөгылен – сынлы сәнгать белән кызыксынуын, һәвәскәр рәссам булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшерә, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясый. Аның аерым сын-рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләрендә тамашага куела.

Д.Гайнетдинова – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Күңел җылысы: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 55 б. – 1500 д.
Өермә: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 160 б. – 1000 д.
Өермә: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 158 б. – 2000 д.
Каен җиле: лирик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 159 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әюпов Х. Ак кәгазьдә күңел нурлары // Татарстан яшьләре. – 1990. – 13 гыйнв.
Мәхмүди З. Язучы, журналист, рәссам // Шәһри Казан. – 2001. –12 окт.
Садә Г. Тавышыннан таныйлар // Мәгърифәт. – 2001. – 29 дек.
Мулланурова Р. Безнең белән бит алар киләчәккә баралар // Сабантуй. – 2002. – 5 гыйнв.
Ихсанова Л. Күңел эзләнмичә тормый // Мәдәни җомга. – 2002. – 25 март.
Сахапова В. Туган якның бер баласы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 5 июль.
Мәхмүтов М. «Талпынамын күккә карап...» // Шәһри Казан. – 2003. – 18 апр.
Гыйззәтуллин Р. «Өермәле китап» // Шәһри Казан. – 2004. – 7 май.
Ихсанова Л. Серле йомгак // Мәдәни җомга. – 2004. – 4 июнь.
Низаметдинова М. Картиналарында – табигатькә мәдхия // Татар иле. – 2005. – № 43.
Исмәгыйлева Р. Теләченең канатлы кызы // Сабантуй. – 2005. – 2 нояб.
Мөхәммәтҗанов А. Ул – язучы да, рәссам да // Шәһри Казан. – 2005. – 4 нояб.
Акмал Н. Язучы да, рәссам да // Мәгърифәт. – 2005. – 5 нояб.
Гөлхан. Табигатьтән илһам алып... // Мәдәни җомга. – 2005. – 4 дек.

* * *
Шагеева Р. Букеты, или Тайность цветов // Татарстан. – 2006. – № 12. – С. 68.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»