поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЙНАНОВА ФӘНИЯ

(1929–2007)

Тәрҗемәче, танылган матбугат мөхәррире Фәния Гариф кызы Гайнанова 1929 елның 15 ноябрендә Татарстанның Әтнә районы үзәге Олы Әтнә авылында крәстиян гаиләсендә туа. Олы Әтнә һәм Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә белем алгач, ул 1946 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда укуын уңышлы тәмамлап, берникадәр вакыт шул ук университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә эшләгәннән соң, 1952 елның февралендә Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә һәм 1986 елның ноябренәчә, ягъни утыз биш елга якын, берөзлексез нәшриятның матур әдәбият редакциясендә редактор, өлкән редактор вазифаларын башкара. Телне, әдәбият тарихын яхшы үзләштергән һәм аның агымдагы үсеш тенденцияләрен сизгер тойган нечкә зәвыклы редактор буларак, ул озак еллар буе матур әдәбият әсәрләрен басмага әзерләүдә авторларның якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе булып танылды, аларның ихлас ихтирамын казанды. Мөхәррирлек өлкәсендәге бай тәҗрибәсен күздә тотып, узган гасырның туксанынчы елларында аны әле яңа оешкан Татар энциклопедиясе институтына эшкә чакырып алдылар, һәм ул анда 2003 елга кадәр тәрҗемәче һәм мөхәррир сыйфатында тырыш хезмәт куеп, татар тарихында беренче фәнни «Татар энциклопедия сүзлеге»н басмага әзерләүдә үзеннән кыйммәтле өлеш кертте.

Әдәби тәрҗемә бабында исә Ф.Гайнанова узган гасырның илленче елларыннан бирле эшли. Аның югары сыйфатлы тәҗемәсендә рус һәм дөнья нәфис әдәбияты хәзинәсеннән, башка милләт язучылары иҗат мирасыннан дистәләрчә проза әсәрләре татар укучыларына барып иреште. Алар арасында «Мисыр хикәяләре» (1958), «Әзәрбайҗан хикәяләре» (1963), Жюль Вернның «Капитан Грант балалары» (1974) һәм «Серле утрау» (1982) романнары, И.С.Тургеневның «Язгы сулар» (1975) повесте, И.А.Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» (1979) романы һ.б. бар.

Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Ф.Гайнанова 1957 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, 1967 елда «Матбугат отличнигы» дигән билге-нишан белән бүләкләнә, 1969 елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2007 елның 5 маенда Казанда вафат була.

Ф.Гайнанова – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Мисыр хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 186 б. – 8000 д. («Египетские рассказы»)
Әзәрбайҗан хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 276 б. – 8000 д. («Азербайджанские рассказы»)
Макуша А. Егет булыйм дисәң... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 296 б. – 15000 д. («Мужчинам до 16 лет»)
Верн Ж. Капитан Грант балалары: роман / К.Котдусова белән уртак тәрҗемә. 1–2 кисәкләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 374 б. – 13000 д. («Дети капитана Гранта»)
Тургенев И. Язгы сулар: повестьлар / В.Зыятдинов белән уртак тәрҗемә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 257 б. – 8000 д. («Вешние воды»)
Гончаров И. Гыйбрәтле язмыш: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 342 б. – 14000 д. («Обыкновенная история»)
Верн Ж. Серле утрау: роман. – 1 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 176 б. – 30000 д. («Таинственный остров»)
Верн Ж. Серле утрау: роман. – 2–3 кисәкләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 368 б. – 28000 д. («Таинственный остров»)
Иванов А. Повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 328 б.– 15000 д. («Повести»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Халид Ә. Татар телендә чыккан гарәп хикәяләре // Сов. әдәбияты. – 1954. – № 3. – 119–120 б.
Миңлебаев К. Тәрҗемә үрләре // Казан утлары. – 1979. – № 6. – 175–178 б.
Миңлебаев К. «Бу юлы мактап язам...»: тәрҗемә өлкәсендә эшләүче хатын-кыз язучылар // Соц. Татарстан. – 1979. – 17 нояб.
Ахунов Г. Уртак тойгылар // Соц. Татарстан. – 1989. – 24 дек.
Миңлебаев К. Урының түрдә, Фәния! // Мәдәни җомга. – 1999. – 19 нояб.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»