поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАТАУЛЛИН РӘШИТ

(1938–2000)

Рәшит Кәшфулла улы Гатауллин 1938 елның 19 июлендә Башкортстан республикасының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. Әтисе Кәшфулла Гатауллин 1941 елда сугышта һәлак булгач, әнисе Сәвиягә өч улын берүзе тәрбияләп кеше итәргә туры килә.

Рәшиткә дә бик яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләргә, анда комсомол секретаре вазифасын да башкарырга туры килә. Талбазы урта мәктәбен экстерн тәртибендә тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус филологиясе факультетында укый. Дүрт курстан соң Миякә районында Өршәкбаш-Карамалы, Илчегол, Тамьян авылларында укыта, мәктәп директоры була. Җитмешенче елларда исә туган районына кайтып, Калтай һәм Камышлы авылларында шулай ук мәктәп директоры вазифасын башкара. 1985 елдан ул Уфага килеп, татар телендә чыга торган «Кызыл таң» газетасында эшли, шунда әдәби хезмәткәр була. Уфада чыга торган газета-журналларда, ә 1966 елдан Казандагы «Казан утлары» журналында басыла. 1968 елда аның зур бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» күмәк китабында дөнья күрә.
Сиксәненче еллар азагы һәм туксанынчы елларда ул инде актив яза, илдә барган үзгәрешләр турында мәкаләләре чыга, үзе исә Уфадагы татар милли хәрәкәтендә катнаша. Шигырьләре дә Уфа, Казан газета-журналларында даими басылып килә.

2008 елда шагыйрьнең 70 еллыгына Татарстан китап нәшрияты Рәшит Гатауллинның «Сагышлы моңнар» исемле сайланма шигырьләр китабын бастырып чыгара. Китапка җылы, әтрафлы кереш сүзендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Рәшит Гатауллинның үзенчәлекле язмышы, лирикасының миллилеге, ихласлыгы, традицияләргә тугрылыгы турында яза, татар шигъриятендә бу шагыйрьнең дә тагын бер яңа исем булып, әдәбият һәм укучы хәтерендә табигый, хаклы урын алып яшәячәгенә ышанычын белдерә.

Р.Гатауллин – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Гатауллин Р. Сагышлы моңнар / төз. Р.Гаташ, Р.Гатауллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 223 б. – 2000 д.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»