поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАРИФ РӘШИТ

(1933–2006)

Рәшит Гариф (Рәшит Гариф улы Гарипов) 1933 елның 22 мартында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Чирмешән авылында дөньяга килә. Әтисе Гариф Хәйрулла улы һәм әнисе Мәүлия Гайнетдин кызы – икесе дә колхозчылар. Әтисе озак кына еллар шул авылда колхоз рәисе булып эшли.

Туган авылында – башлангыч, Олы Солтан авылы мәктәбендә урта белем алгач, Рәшит 1950–1953 елларда клуб мөдире һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1953–1958 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аны Балык Бистәсе район газетасы «Октябрь юлы»на эшкә җибәрәләр. Ул анда әүвәл бүлек мөдире, аннары газетаның редактор урынбасары вазифаларын башкара.

1962 елның маеннан Р.Гарипов «Социалистик Татарстан» газетасының Буа төбәгендәге үз хәбәрчесе хезмәтендә. Ә 1963 елның язында исә ул Буада өч телдә (татарча, русча, чуашча) нәшер ителә торган «Байрак», «Знамя», «Ялав» газеталарының баш редакторы итеп раслана, бер үк вакытта партиянең Буа район комитеты пленумы һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1966–1968 елларда Р.Гарипов КПСС Үзәк комитеты каршындагы ике еллык Югары партия мәктәбенең журналистика бүлегендә укый. Укуын тәмамлап кайтканнан соң, 1968–1978 елларда Социалистик Татарстан газетасы редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, аннары Татарстан партия өлкә комитетында җаваплы хезмәткәр (1978–1983), Кинофильмнар прокатының Татарстан республика конторасы директоры (1983–1988), Таткиновидео берләшмәсенең генераль директоры урынбасары (1988–1993) хезмәтләрендә була.

Рәшит Гарифның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре, проза жанрындагы язмалары көндәлек матбугатта үткән гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Бер үк вакытта ул әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә көчен сынап карый: 1960 елда Татарстан китап нәшриятында аның тәрҗемәсендә «Болгар халык әкиятләре», 1973 елда «Украин халык әкиятләре» басылып чыга. 1997 елда исә тезмә һәм чәчмә үз әсәрләре тупланган «Кояш чыгар алдыннан» исемле китабы дөнья күрә. Китап укучылар тарафыннан җылы каршы алына, анда урнаштырылган шигырь, хикәя һәм лирик парчаларны авторның каләмдәше Әхәт Гаффар табигатьтән ләззәт алып, киек кошлар, чәчәкләр, җәнлекләр турында, кешеләр, аларның көнкүрешенә, яшәвенә сокланып язган иҗат үрнәкләре дип бәяли. Яңа гасыр башында Р.Гарифның иҗат активлыгы тагы да арта төшә: 2000–2005 еллар арасында төрле нәшриятларда аның «Инану», «Көт мине», «Гөлчәчәк!», «Болытлы көннәр», «Болыннарда дулкын» исемле китаплары басыла. Ул шулай ук публицистика жанрында да уңышлы гына эшли, сәяси-иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган язмалары белән көндәлек матбугат битләрендә даими катнаша килә.

Р.Гарифның аерым лирик шигырьләре Татарстанның профессиональ һәм һәвәскәр композиторлар тарафыннан көйгә салына.

Аңа 1978 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2006 елда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.

Р.Гариф – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кояш чыгар алдыннан: шигырьләр, хикәяләр, парчалар. – Казан: АБАК, 1997. – 249 б. – 1000 д.
Инану: повесть, хикәяләр, шигырьләр. – Казан: Иман, 2000. – 163 б. – 300 д.
Көт мине, Гөлчәчәк!: повесть, хикәяләр, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 160 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Тормыш кырауларына бирешмичә... // Мирас. – 1996. – №10. – 26 б.
Гаффар Ә. Илһам // Мәдәни җомга. – 1997. – 7 нояб.
Сафиуллин Ә. Кояш чыкты, сүнмәсен, сүрелмәсен // Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 дек.
Минһаҗев М. Шәфкатьле хис иясе // Шәһри Казан. – 2000. – 30 июнь.
Сафиуллин Ә. Инанып яши, инанып иҗат итә // Ватаным Татарстан. – 2000. – 2 авг.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»