поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАРИФ НУРУЛЛА

Язучы, техника белгече Нурулла Гариф (Нурулла Гыйматдин улы Гарипов) 1960 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Яңа Сала авылында элекке байлар нәселеннән килгән крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне – туган авылы, урта белемне күрше Шомбыт авылы рус мәктәбендә ала. Мәктәптән соң бер ел төзелеш-һөнәр мәктәбендә укый. Шуннан соңгы тормыш юлы Казан шәһәре белән бәйле. 1978–1980 елларда Германиядә Совет Армиясе сафларында танк командиры булып хезмәт итә. 1980–1982 елларда Казан радиотехника мәктәбендә һәм 1982–1988 елларда Казан дәүләт университетында гыйлем эстәп, инженер-радиотехник һәм радиоастроном-инженер белгечлегенә ия була. 1988 елдан башлап Биектау районы Дача (Учхоз) бистәсендәге урта мәктәптә балаларга информатика, физика һәм математка фәннәрен укыта.

Н.Гарифны аеруча кызыксындырган тагын бер өлкә – татарның борынгы тарихы һәм археологиясе. Ул соңгы ун-унбиш еллар дәвамында Биләр, Җүкәтау, Чаллы, Өтернәс, Иске Казан, Кирмән, Алтын Урда шәһәрләреннән Бәлҗәмән, Сарай Бәркә, Сарай Бату шәһәрлекләренә оештырылган археологик казу эшләрендә даими катнаша. Туган төбәге авылларыннан борынгы чорга караган бик күп кулъязмалар җыеп, Республиканың Милли китапханәсенә һәм Кол Шәриф мәчете китапханәсенә тапшыра.

2006 ел башында Н.Гариф Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршындагы Гыйльми советта «Казан ханлыгында Чаллы олысы» дигән темага татарча диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Нурулла Гарифның әдәби иҗаты да өлешчә татар тарихы белән бәйле. Аның көндәлек матбугат битләрендә басылган «Без бу чорны яхшы беләбезме?» («Мирас», 1954, № 4), «Җуелмас хәтер...» («Мирас», 1995, № 10), «Борынгы Чаллы» («Казан утлары», 1996, № 3), «Урыс елъязмалары» («Мирас», 1996, №10), «Тамгада – тарих эзләре» («Мирас», 2000, № 1), «Үткәннәргә сәяхәт» («Казан утлары», 2003, № 4) кебек фәнни-публицистик мәкалә-язмалары, татар халкының 1552–1557 еллардагы азатлык сугышлары турында «Мәмеш Бирде» исемле күләмле тарихи кыйссасы («Казан утлары», 1999, № 8) татар тарихындагы төрле катлаулы чорларны һәм мәсьәләләрне яктыртуы белән кызыклы. Болардан тыш ул тормыштагы хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үтә табигый рәвештә һәм психологик нечкә тоем, нәзбереклек белән сәнгатьчә тәэсирле итеп тасвирлаган парчалар, кыска хикәяләр, яшәү мәгънәсе, авыл, аның язмышы турында үзенчәлекле фикерләргә, фәлсәфи уйлануларга бай эссе жанрындагы язмалар авторы буларак та укучыларга билгеле.

Н.Гариф – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин сезнең арада яшәдем. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 176 б. – 2000 д.
Казан ханлыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 175 б. – 3000 д.

* * *
Освободительная война Татарского народа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 71 с. – 5000 экз.
Города Казанского ханства / соавт. Ф.Хузин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 71 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хуҗин М. Төгәллек һәм кыскалык // Казан утлары. – 2002. – № 1. – 136 б.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»