поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАРИФ МИРСӘЙ

Мирсәй Гариф (Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов) 1946 елның 1 маенда Татарстанның Азнакай районы Зур Сүкаеш авылында туа.

Ютазы районы Кызылъяр мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем алгач, укуын Баулы урта мәктәбендә дәвам итә. 1965–1970 елларда Томск төзүче инженерлар институтында укый һәм архитектура кафедрасында эшкә кала. Анда ассистент, фәнни хезмәткәр булып эшли. 1976 елда «Томскреставрация остаханә»сенә өлкән архитектор эшенә күчә. 1977–1980 елларда Новосибирск төзүче-инженерлар институтында аспирантурада укый. Яңадан «Томскреставрация» остаханәсенә кайтып фәнни-тикшеренү бүлеген җитәкли. «Спецпроектреставрация» институты оешкач, өлкән сәнгать белгече булып эшкә күчерелә. 1983–1987 елларда Томск дәүләт университетында өлкән фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. 1987 елдан Башкортстанда Октябрьск шәһәренең баш архитекторы булып эшли. 1989 елда республикада беренчеләрдән булып татар-башкорт иҗтимагый үзәген оештыра. 1992 елдан Бөтентатар милли мәҗлесе (өченче чакырылыш) депутаты итеп сайлана. 1990 еллардан башлап «Экология» фәнни-техник үзәгендә өлкән фәнни-хезмәткәр вазифасын башкарып, Ык елгасы бассейнында 17 экологик экспедицияләр оештыра. Ул – халыкара социаль-экологик союзның региональ бүлеге рәисе.

1970 еллардан бирле публицистик әсәрләре Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск өлкә матбугатында басылып килә. «Красное знамя» газетасында штаттан тыш хәбәрче булып тора.

1990 еллардан «Ыкны саклау комитеты» оештырып, елганың экологик хәленә багышланган очерклары район, республика газеталарында басыла, һәм «Тымызык кына Ык ага» китабы дөнья күрә.

Якташы, каһарман язучы Мөҗәһит Хәйретдиновның тормыш юлын, иҗатын тикшереп, «Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй» (1997) китабын чыгара. Октябрьск шәһәренең истәлекле урыннары буенча брошюрасы ике мәртәбә нәшер ителә. Шәһәрдәше, хатын-кызлардан беренче нефтьче «Социалистик Хезмәт Герое» исеменә лаек булган Ләйлә Мәрдәншина турындагы китабы Башкортстан китап нәшриятында чыга (2004). 2006 елда Татарстан китап нәшриятында Мирсәй Гарифның Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мөнәсәбәтләренә багышланган «Мәңгелек мәхәббәт» китабы дөнья күрә.

Соңгы елларда Ык буе авыллары турында фәнни-популяр тарихи очерклары төбәк газеталарында басылып килә.

Ул – 2002 елдан «Ык таңнары» региональ әдәби берләшмә җитәкчесе.

М.Гариф – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшәеш: шигырьләр. – Баулы, 2000. – 30 б. – 200 д.
Тымызык кына Ык ага: язмалар. – Баулы, 2004. – 86 б. – 300 д.
Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте / кереш сүз авт. З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 94 б. – 1000 д.

* * *
Поэт, патриот Музагит Хайрутдинов (Х.Музай): жизнь и творчество. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1997. – 87 с. – 1000 экз.
Тяжелые грани Золотой звезды: докум. повесть. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 2004. – 104 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сәхәпова Р. Даһи мәхәббәте // Игенче (Чакмагыш, Башкортстан). – 2007. – 26 апр. – 56 б.
Лерон Л. Хәлең ничек татар прозасы? // Казан утлары. – 2007. – № 6. – 97 б.
Бәшир Ф. Якты сагыш / Мәдәни җомга. – 2007. – 21 сент.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»