поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВ ШӘҮКӘТ

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Гали улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас төбәге Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры килгәнлектән, яшьтән үк хезмәткә тартыла: 1943 елда Олы Бакырчыда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике елга якын күмәк хуҗалыкта гади эшче, хисапчы, бригадир ярдәмчесе һәм Карамсар, Сатмыш, Мөрәле, Имәлле урманнарында урман кисүчеләр бригадиры, 1945–1949 елларда СССР Азык-төлек әзерләү министрлыгының Кайбыч район бүлекчәсендә статист, финанслар буенча хисаплау эшләре мөдире булып эшли. 1949 елның мартында аны «Колхоз бригадасы» исемле төбәк газетасы редакциясенә җаваплы секретарь итеп билгелиләр. Соңга таба ул бу газетаның җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара.

1953 елның көзендә Ш.Галиев Казанга килә һәм алты ел буена юмор-сатира журналы «Чаян» идарәсендә әүвәл гади әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый, 1959–1961 елларда исә Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Аны тәмамлап кайткач, 1971 елның ахырына кадәр язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1971–1984 елларда ул Казанда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә.

Шәүкәт Галиев – бала чакларында һәм яшьлекләрендә дөньяның кырыс чынбарлыгын үз җилкәләрендә татып, ачлыгын-ятимлеген кичереп, тыныч-имин тормышка сусаган, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан сугыштан соңгы беренче буын татар шагыйрьләреннән. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый, ә беренче шигъри җыентыклары илленче еллар башында басылып чыга. Үзенең тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси кичерешләренә бәйле рәвештә туган авылы, аның кешеләре, табигате турында, күңелгә тирән сеңеп калган сугыш яралары, мәхәббәт хатирәләре турында язылган шушы беренче китапларында ук яшь шагыйрьнең халыкчан рухлы лирик таланты ачык сиземләнә. Моны ул заманның әдәби тәнкыйте дә билгеләп үтә (Ә.Фәйзи мәкаләсе). 1957 елда язылган һәм шагыйрьнең сугыш кырында ятып калган әтисе хатирәсенә багышланган «Әткәйгә хат» поэмасы исә үзенең драматик яңгырашы, хис-кичерешләрнең табигыйлеге һәм лирик моңы белән илленче еллар татар шигъриятенең поэма жанрындагы үзенчәлекле бер уңышы дип бәяләнә.
Лирик шагыйрь буларак, Ш.Галиевнең шуннан соңгы иҗаты эчтәлек ягыннан тагын да тирәнәю, форма ягыннан төрлеләнү юнәлешендә үсә бара. Сурәтле фикерләүдә шагыйрь иң беренче нәүбәттә татар классикасының поэтик традицияләренә һәм халык иҗаты казанышларына таянып эш итә, шул нигездә үзенең мөстәкыйль шигъри йөзен табарга һәм расларга омтыла. Хисләрнең табигыйлеге, самимилеге тагы да көчәя, шигъри теле халыкчан бизәкләр, юмор элементлары белән байый, шигырьләре форма һәм композиция ягыннан җыйнаграк, камилрәк була бара. Шагыйрьнең алтмышынчы-җитмешенче елларда дөнья күргән «Сиңа әйтер сүзем бар» (1960), «Сөенечләрем, көенечләрем» (1961), «Уйларым-серләрем» (1965), «Фикердәшкә» (1969), «Чынлык» (1972), «Тамчылар тамар чаклар» (1975) кебек җыентыклары нәкъ шул турыда сөйлиләр.

Ш.Галиев тормыш-көнкүрештәге һәртөрле кимчелекләрне сатира утына тоткан яки кеше холкындагы аерым җитешсезлекләрдән йомшак итеп көлгән юмор һәм сатира әсәрләре авторы буларак та киң билгеле. Аның бу жанрдагы шигырьләре «Уены-чыны бергә» (1966), «Көлке бүлмәсе» (1967), «Шалт, Мөхәммәтҗан!» (1970), «Дөресен әйткәндә» (1989) кебек җыентыкларында урын алган.

Узган гасырның алтмышынчы елларында Ш.Галиев шигъри талантының зур иҗади уңышларга китергән тагын бер ягы ялтырап ачылып китә. 1962 елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Ш.Галиев – балаларга адресланган дистәләрчә китап авторы («Тамаша», «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән», «Мыеклы бозау», «Канатлы малай», «Исәнме, дус!», «Кем нәрсә ярата» һ.б.). Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары, шатлыклары-борчылулары, шаянлыклары-батырлыклары, уйлары-хыяллары – кыскасы, кеше һәм шәхес буларак җитлегү процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис буяуларда һәм тормышчан ситуацияләрдә тасвирлана. Юмор катыш җор-йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия, балалар табигатен тирән тою һәм аларга карата ышаныч-хөрмәт – менә бу сыйфатлар шагыйрьгә балалар белән ихлас мөгамәләгә керергә һәм берниди үгет-нәсихәтсез иң җитди темалар турында да бала күңеленә уңай йогынты ясарлык чын сәнгати әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ш.Галиевнең балаларга атап язган шигырьләре тулы мәгънәсендә олы, гуманистик фикерләр, туган халкыңа тугрылыклы булу, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы нәтиҗәле хезмәтләрен күздә тотып, 1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Шәүкәт Галиевкә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, ә 1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Куян күнегүләр ясый») китабы өчен ул 1982 елгы халыкара бүләк – Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом белән бүләкләнә.

Ш.Галиевкә проза жанры да чит түгел. Ул – озак еллар буе тормышны күзәтүләр җирлегендә туган, нигездә, биографиясе белән тыгыз бәйле күп кенә лирик язмалар, истәлекләр авторы. Шигъри аһәң белән өртелгән бу язмаларның бер өлеше аның «Илһамым-мәхәббәтем» (1986) һәм «Минем беренче гомерем» (1997) исемле китапларында урын алган. Китапның беренчесе шагыйрьнең туган җир, туган табигать, туган тел, әдәбият-сәнгать – гомумән, аклы-каралы бу дөнья, тормыш турындагы уйлануларын, хикмәтле сүзгә тартым кыска-үткен гыйбарәләрен үз эченә ала. Китапның икенчесендә әдип сугыш чорының михнәт-газапларын кичергән яшьтәшләренең һәм сугыш кырында һәлак булган олы буын кешеләренең хәтердә сакланып калган самими образларын гәүдәләндерә.

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Ш.Галиев 1995 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була. Ул Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1996). Әдип «Почет Билгесе» ордены (1978), «Хезмәттәге батырлык өчен» (1970), «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» (1993), «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел» (1995) медальләре белән бүләкләнә.

Ш.Галиев – әдәби һәм иҗтимагый тормышка актив катнашучы әдипләрдән. Ул озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Идарә әгъзасы, Берлек каршындагы Кабул итү комиссиясе җитәкчесе булып эшли, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре Комитетында әгъза булып тора. Заманында СССР язучыларының Өченче (1959), Бишенче (1971), Җиденче (1981) съездларында, Россия Федерациясе язучыларының Дүртенче (1975) съездында делегат булып катнаша, 1975 елда халык депутатларының Казан шәһәре Бауман район Советына депутат итеп сайлана. Ул балалар матбугаты белән даими хезмәттәшлектә: «Сабантуй» газетасы һәм «Сабыйга» журналы редколлегияләре әгъзасы һәм Хәсән Туфан мирас комиссиясенең җитәкчесе буларак әле дә җәмәгать эшләренә актив катнашуын дәвам иттерә.

Ш.Галиев – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шалт, Мөхәммәтҗан!: юмор, сатира / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 176 б. – 5000 д.
Тамчылар тамар чаклар: лирик шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 240 б. – 6000 д.
Шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 560 б. – 5000 д.
Илһамым-мәхәббәтем: лирик язмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 408 б. – 4400 д.
Сайланма әсәрләр: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 423 б. – 7500 д.
Дөресен әйткәндә: лирика, юмор-сатира. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 160 б. – 4300 д.
Камырша: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 14 б. –150000 д.
Кем нәрсә ярата: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 32 б. – 100000 д.
Минем беренче гомерем: истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 368 б. – 3500 д.
Шәвәли хәйләсе: шаян шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 256 б. – 3000 д.
Тәмле йорт: шигырьләр. – Казан: Раннур, 2001. – 31 б. – 100000 д.
Мәхәббәт тулы җаным: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 111 б. – 1000 д.
Серләрем бар: лирика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 272 б. – 2000 д.
Көләч көзге: шигырьләр – Казан: Мәгариф, 2002. – 23 б. – 10000 д. (Латин графикасында.)
Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 3000 д.
1 т.: лирика (1945–2002). – 480 б.
2 т.: юмор-сатира, хатирәләр. – 496 б.
3 т.: балалар өчен шигырьләр. – 431 б.
4 т.: балалар өчен шигырьләр, шигырь турында хикәяләр. – 431 б.
5 т.: лирик язмалар. – 495 б.
Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / кереш сүз авт. Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 367 б. – 2000 д.
* * *
Витаминлы хәрефләр: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1976. – 144 б. – 10000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
С папой в кабине: стихи / пер. с татар. – М.: Дет. лит., 1966. –78 с. – 100000 экз.
Огурцы в тюбетейках: стихи / пер. с татар. Р.Морана. – М.: Дет. лит., 1974. – 63 с. – 100000 экз.
Баллада о колоколе: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1976. – 176 с. – 10000 экз.
Заяц на зарядке: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 175 с. – 10000 экз.
Секрет долголетия: юмористические стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 112 с. – 10000 экз.
Волшебное зеркало: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 96 с. – 150000 экз.
С ветром наперегонки: стихи / пер. с татар. В.Баширова, Э.Блиновой. – М.: Малыш, 1985. – 28 с. – 150000 экз.
Кто играет на курае?: стихи / пер. с татар. – М.: Дет. лит.,1985. –112 с. – 150000 экз.
Заяц на зарядке: стихи / пер. с татар. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. –176 с. – 5000 экз.
Веселые стихи / пер. с татар. А.Мельникова. – Казань: Дом печати, 2000. – 23 с. – 1000 экз.

* * *
Merry mirror (Көләч көзге). – Казан: Мәгариф, 2000. – 23 б. – 1000 д. (Инглиз телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Галиуллин Т. Җырдан җырга // Т.Галиуллин. Еллар юлга чакыра. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 76–100 б.
Хәким С. Юмор – шагыйрьнең табигатендә // С.Хәким. Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 215–221 б.
Юзиев Н. Әйтер сүзе бар... // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 234–255 б.
Сибат Р. Шәүкәтлелек: эссе // Мирас. – 1998. – № 11. – 67–78 б.
Ахунов Г. Шагыйрь ачкан дөнья // Казан утлары. – 1998. – № 11. –157–161 б.
Яхин А. Озак яшәүнең сере // Мирас. – 1998. – № 12. – 48–53 б.
Галиев Ш. Остазларым фатихасы: иҗаты турында Ә.Фәйзи, С.Хәким, Х.Туфан язган мәкаләләр тупланмасы // Мирас. –1998. – № 12. – 54–60 б.
Гыйльманов Г. Көй дәвам итә // Ватаным Татарстан. – 1999. – 29 гыйнв.
Миңнуллин Р. Балалар әдәбиятына хезмәт итәм! // Сабантуй. – 2003. – 8 нояб.
Миңнуллин Р. Кадерен белгәннәргә... // Мәдәни җомга. – 2003. – 21 нояб.
Корбан Р. Югары бәяләнгән иҗат // Казан утлары. – 2003. – № 11. – 27–29 б.
Журналның Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2003. – № 12. – 11–165 б.
Гаташ Р. Шагыйрь күңеленә сәяхәт // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка!.. – Казан: Мәгариф, 2003. – 13–15 б.
Салихова Г. Шәвәли килде кунакка // Көмеш кыңгырау. – 2005. – 12 нояб.
Төхфәтуллина Ә. Көлдерү осталыгы // Мәдәни җомга. – 2006. – 29 сент.
* * *
Рамазанов Г. Навеки близкая // Лит. Россия. – 1978. – 1 дек.
Кукушкин Р. Не просто сказочник // Сов. Татария. – 1988. – 21 нояб.
Сафин М. К 70-летию народного поэта: Шаукат Галиев // Аргамак. – 1998. – № 11–12. – С. 142–143.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»