поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВ МАРСЕЛЬ

Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Балтач авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, сигез сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азнакайның 1 нче номерлы урта мәктәбендә укып тәмамлагач, гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында (СМУ-29) рәссам-бизәүче булып эшли. Армиядә чагында (1965–1968) Пермь шәһәрендә кече авиабелгечләр әзерли торган берьеллык хәрби мәктәпне бетереп, хезмәтен Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә, дивизия штабында дәвам иттерә.

Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, М.Галиев 1969 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, укуын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли. 1982–1984 елларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра.

Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына («Беренче карлыгачлар») кертелә, ә 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән шигырьләре тупланган мөстәкыйль җыентыгы, 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Бу җыентыклар икесе дә әдәби тәнкыйть һәм укучылар тарафыннан уңай бәяләнә. Беренче китапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан-арта бара. Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә калку итеп гәүдәләндергән «Ерак урман авазы» романы, «Ак абагалар», «Нигез», «Алтын тотка» кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы.

М.Галиевнең юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклар, «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәяләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Әдипнең «Исемсез утрауда» драмасы 1983 елда Минзәлә татар драма театры, «Әлегә соң түгел» драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела. Тәрҗемә бабында исә ул әзәрбайҗан язучысы Әкрам Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен («Чыңгыз хан», Казан, Матбугат йорты, 1998, 271 б.) татар теленә тәрҗемә итә.

Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев – үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

М.Галиевнең туксанынчы еллардан башлап матбугатта өлешләп басыла килгән һәм 1998 елда аерым китап булып нәшер ителгән «Догалы еллар» исемле сәнгати-публицистик әсәре язучының күңел дөньясын – уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чордашларының җанлы портретларын шагыйранә бәян итә. Бу китап фәлсәфи-фикри тирәнлеге, эчтәлегенең тематик колачы белән татар мемуар жанры әдәбиятында үзенчәлекле бер яңалык булып тора. 1998 елда «Татнефть»нең «Рухият» яңарыш фонды оештырган әдәби конкурста «Догалы еллар» әсәре беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Әдипнең төрле елларда үткәрелгән иң яхшы балалар җыры, иң яхшы юмористик хикәя, иң яхшы публицистик әсәрне билгеләү ярышларында да җиңүче булганы бар.

2005 елда Татарстан китап нәшриятында әдипнең «Рух» исемендә яңа китабы басылып чыга. Аны шулай ук эчтәлеге һәм язылуы-стиле буенча «Догалы еллар»ның дәвамы дип карарга мөмкин.

М.Галиевнең аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казакъ, каракалпак, осетин, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

1993 елдан М.Галиев «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә, ә 1996 елда татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы нигезендә Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2006 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

М.Галиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Еллар чалымы: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 112 б. – 3500 д.
Ул чакта: хикәя һәм повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 176 б. – 15000 д.
Җиңәсем килде: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 32 б. – 13000 д.
Ерак урман авазы: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 232 б. – 15000 д.
Ак рәсем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 24 б. – 10000 д.
Апрель кызы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 94 б. – 3000 д.
Сиңа мин кирәк: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. –293 б. – 2000 д.
Алтын тотка: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 206 б. –15000 д.
Шүрәле һәм җил: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 27 б. – 50000 д.
Су буеннан әнкәй кайтып килә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 135 б. – 2700 д.
Нигез: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 367 б. – 5000 д.
Кәефең шәпме?: көлкеле хикәяләр. – Чаллы: КамАЗ газета-китап нәшр., 1996. – 127 б. – 3000 д.
Догалы еллар: эссе-хикәяләр, әдәби портретлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 430 б. – 1000 д.
Сайланма әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998–1999. – 4000 д.
1 т.: шигырьләр, балладалар, җырлар. – 1998. – 385 б.
2 т.: повесть, лирик һәм юмористик хикәяләр. – 1998. – 414 б.
3 т.: роман, повестьлар, пьеса. – 1998. – 430 б.
4 т.: эссе-сурәтнамәләр, лирик-фәлсәфи уйланулар. – 1999. – 430 б.
Кайту: җырлар: ноталары белән. – Казан: Идел-Пресс, 2000. – 113 б. – 2100 д.
Шүрәле гаеплеме? – Виноват ли Шурале?: балалар өчен шигырь-баллада.– Казан: Рухият, 2002. – 32 б. – 7000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Арыслан йокысы: көлкеле хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 256 б. – 2000 д.
Гомер бизмәне: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2004. – 363 б. – 1500 д.
Рух: фәлсәфи язмалар, әдәби портретлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 558 б. – 2000 д.
Көлә беләсеңме?: көлкеле хикәяләр, мәзәк хәлләр, елмаюлы истәлекләр. – Казан: Рухият, 2007. – 320 б. – 1500 д.
Учымда – тургай шәүләсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 208 б. – 2000 д.

* * *
Карадауан Ә. Чыңгыз хан: эссе / тәрҗ. М.Галиев. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 271 б. – 5000 д.
Карадауан Ә. Чыңгыз хан: эссе / тәрҗ. М.Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 319 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Т., Хәйруллина И. Һаваларда торна тавышлары // Ватаным Татарстан. – 1996. – 18 окт.
Тимбикова К. Атка сикереп менәр чаклары // Мәдәни җомга. – 1996. – 1 нояб.
Галиуллин Т. Шагыйрьләр – изгеләр нәселеннән // Мәдәни җомга. – 1998. – 24 июль.
Фәйзуллин Р. Чатыр тау – биек тау... // Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 185–191 б.
Сверигин Р. Әдипнең алтын тоткалары // Шәһри Казан. – 2001. – 30 март.
Хисаметдинова А. «Догалы еллар» китабын яраттым // Ватаным Татарстан. – 2001. – 3 апр.
Тимбикова К. Догада булыйк // Мәдәни җомга. – 2001. – 6 апр.
Гыйләҗев А. Бик лаеклы әдип // Ватаным Татарстан. – 2001. – 10 апр.
Гамбәров Н. Күңел кошының биек очышы // Мәдәни җомга. – 2001. – 13 апр.
Гаффар Ә. Догалы елларны сагыну // Заман-Татарстан. – 2001. – 13 апр.
Миңнуллин Т. Көлә белеп көлү // Мәдәни җомга. – 2004. – 9 июль.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»