поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВ ГАРИФ

(1903–1985)

Язучы-прозаик, драматург Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда элекке Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Азнакай районы) Урманай авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1910 елның җәендә атасы кинәт үлеп киткәч, җиде яшьлек Гарифны Урманайдан унике чакрым ераклыктагы Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул анда 1918 елга кадәр укый, мәдрәсә җәдит ысулындагы уку йорты булганлыктан, дин гыйлеменнән тыш дөньяви фәннәрдән дә заманы өчен ярыйсы гына белем ала. Моның өстенә ул үзлегеннән күп укый, бигрәк тә матур әдәбият әсәрләре белән нык кызыксына.

1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары Бәйрәкә мәдрәсәсе шәкертләрен дә канатландырып җибәрә. Алар, мәдрәсә каршында драма түгәрәге оештырып, тирә-як авылларда спектакльләр куеп йөри башлыйлар. Шәкертләр арасында Гариф иң актив артистларның берсе була. Бу мавыгуларын ул 1918 елның көзендә Бөгелмә шәһәрендә ачылган өчьеллык укытучылар семинариясенә кереп укый башлагач та дәвам иттерә, семинариядәге сәнаигы нәфисә (әдәбият-сәнгать) түгәрәгенә яратып йөреп, рухи омтылышларына азык таба.

Ләкин Идел буе өлкәләрендәге 1921 елгы дәһшәтле ачлык афәте Г.Галиевкә семинарияне тәмамларга мөмкинлек бирми, соңгы курска җиткәч, укуын ташлап, ул туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Анда 1925 елга кадәр авыл сельпосында приказчик булып эшли, бер үк вакытта, волость җир комиссиясе әгъзасы буларак, крәстиян хуҗалыклары һәм авыллар арасындагы һәртөрле җир низагларын, җир дәгъваларын хәл итү эшләренә якыннан катнаша. Шул чорда ул каләм тибрәтә башлап, Казанда чыга торган «Крәстиян гәзите»ндә авыл тормышы хәлләренә караган беренче язмаларын, хәбәрләрен бастыра.

1925 елның көзендә Г.Галиевне гаскәри хезмәткә алалар. Ул Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә урнашкан укчылар полкында солдат һәм китапханәче булып хезмәт итә, бер үк вакытта, көндәлек хәрби тормыш яңалыклары турында газеталарга хәбәрләр язып торуын дәвам иттереп, ахырга таба гадәти хәбәрләр белән генә канәгатьләнмичә, хикәя жанрында да көчен сынап карый. Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасының 1925 елгы 11 ноябрь санында аның «Вәли ничек кызылармеец булды» исемле беренче хикәясе дөнья күрә. Беренче хикәя артыннан башкалары языла, алары да шул ук «Эшче» газетасында басылып чыгалар.

1926 елның ахырында гаскәри хезмәттән кайткач, Г.Галиев бер кыш туган авылында зурлар өчен оештырылган кичке мәктәптә эшли, аннары, 1927–1928 елларда, Азнакай урта мәктәбендә укыта. Нәкъ менә шул вакытларда Мәскәүдә яшәүче язучы Мәхмүд Максуд, яшь авторның «Эшче»дә басылган барлык хикәяләрен бергә туплап, 1927 елны «Кызыл Армия хикәяләре» исеме белән ике-өч табак күләмендәге мөстәкыйль җыентыгын бастырып чыгара.

1928 елның көзендә Г.Галиевне Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасына эшкә чакырып алалар. Ул анда 1930 елның декабренә кадәр җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара, аннары, шулай ук махсус чакыру буенча Казанга күчеп, Татарстан Җир эшләре комиссариатының матбугат басмасы «Колхоз гәзите» (элекке «Крәстиян гәзите»нең яңа исеме) редакциясендә сәркәтип булып эшли башлый. 1935 елда «Колхоз гәзите» чыгудан туктагач, Г.Галиев Ватан сугышы башланганга кадәр әүвәл «Советлар канаты» дигән күптиражлы завод газетасы, аннары «Колхоз бригадиры» журналы редакцияләрендә җаваплы сәркәтип хезмәтендә була.

Утызынчы елларда Г.Галиевнең әдәби иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. 1931–1941 еллар дәвамында аның янә тугыз китабы дөнья күрә. Алар арасында «Фамилиясез кеше» (1932), «Бибкәй аланы» (1939) кебек заманында популярлык казанган повестьлар, хикәя китаплары һәм очерк җыентыклары бар.

Ватан сугышы башлангач, Г.Галиев 1941 елның августыннан 1946 елның апреленә кадәр хәрби хезмәттә була. Әүвәл Мари республикасында (Суслонгерда) һәм Горький өлкәсендә урнашкан артиллерия запас полкында полк китапханәсе башлыгы, аннары 1943 елның гыйнварыннан фронтның алгы сызыгында Мәскәү хәрби округы чыгарган татарча матбугат органы «Кызыл сугышчы» газетасында һәм аның дәвамы – Беренче Белоруссия фронты сәяси бүлеге карамагында чыккан «Кызыл Армия» газетасында җаваплы сәркәтип булып хезмәт итә. Сугышчан йөкләмәләрне үрнәк булырлык итеп үтәгәне өчен ул «Кызыл Йолдыз» ордены, «Варшаваны азат итү өчен», «Берлинны алу өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы елларда Г.Галиев «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенең очерклар бүлегендә әдәби хезмәткәр, аннары, элекке «Колхоз бригадиры» журналы яңадан чыга башлагач, 1949 елның августыннан 1958 елның маена кадәр әлеге журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли.

Сугыштан соңгы елларда Г.Галиев, нигездә, балалар әдәбияты өлкәсендә активрак эшли, күп нәрсәләр белән кызыксынучан, яңалыкка омтылучан, матур хыялларга бирелүчән балаларның үз тормышыннан җитди яки шаян эчтәлекле хикәяләр, табигать, җәнлекләр дөньясы турында әкиятләр яза. Аның бу төр хикәяләре һәм әкиятләре «Җәй көне» (1958), «Курайлы елга» (1961), «Чәчәкле малайлары» (1965), «Күңелле хикәяләр» (1968), «Без авылныкылар» (1982) кебек җыентыкларында урын алган. Г.Галиев бер пәрдәле пьеслар авторы буларак та билгеле. Аның кече күләмле уннан артык пьесасы бар. Аларның күбесе үз вакытында һәвәскәр сәнгать коллективлары тарафыннан кат-кат сәхнәдә уйналган. Арадан берсе – «Хаттан башланды» исемлесе, аеруча уңыш казанып, өч мәртәбә рус телендә (1950, 1953, 1954) һәм немец телендә (1956, Дрезден) басылып чыга.

Гомумән, авылда туып үскән, авыл тормышын, крәстиян хезмәтен яхшы белгән, авыл кешеләренең уй-хисләрен, теләк-омтылышларын нечкә сиземләгән Г.Галиев үзенең әдәби иҗатында да авылга турылыклы булып кала. Аның күпсанлы хикәяләре, очерклары, сәхнә әсәрләре тупланган кырыктан артык китабын тулысы белән татар авылына, аның табигатенә, кешеләренә багышланган үзенчәлекле тарихи-әдәби елъязмалар дип бәяләргә мөмкин. Әсәрләрендә әдип хезмәткә, табигатькә дан җырлады, авыл халкының гасырлар буе чарланып килгән гореф-гадәтләрен зурлады, яшь буын тәрбиясенә, шәхеснең әхлакый яктан гуманлы принципларда формалашуына кагылышлы күптөрле мөһим мәсьәләләрне үзәккә алып, әдәби чаралар ярдәмендә егерменче гасыр дәвамында авыл тормышында булган катлаулы тарихи үзгәрешләрне, шул тарихи-иҗтимагый шартлар эчендә җир кадерен белеп, аның хакын хаклап яшәгән авыл кешеләренең самими образларын гәүдәләндерергә омтыла.

Ул 1985 елның 22 мартында Казанда вафат була.

Г.Галиев – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызыл Армия хикәяләре. – М.: Нәшрият кооперативы матбагасы, 1927. – 38 б. – 3000 д.
Фамилиясез кеше: повесть. – Казан: Татиздат, 1932. – 112 б. – 5000 д.
Юлда: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 128 б. – 5000 д.
Зирекле җирендә: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 232 б. – 10070 д.
Шәм яктысы: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 112 б. – 5185 д.
Агымсу дулкыннары: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 120 б. – 10165 д.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Г.Иделле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 323 б. – 7000 д.
Күңел күзе белән: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 95 б. – 8000 д.
Күңелле хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 106 б. – 11000 д.
Җир турында җыр: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 312 б. – 15000 д.
Без авылныкылар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 344 б. – 8500 д.
Истә, һаман да истә...: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 216 б. – 6000 д.
Аю агачлар белән сөйләшә: сайланма хикәяләр / төз. һәм кереш сүз авт. К.Миңлебаев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 365 б. – 5000 д.

* * *
Наше лето: рассказы и очерки. – Казань: Татгосиздат, 1950. – 144 с. – 5105 экз.
Одноактные пьесы / пер. с татар. М.Галиева. – Казань: Татгосиздат, 1952. – 39 с. – 5105 экз.
Рассказы / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 90 с. – 15000 экз.
Река Курай: рассказы / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962. – 56 с. – 12000 экз.
Старый дуб: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 113 б. – 50000 экз.
Как Медведь с деревьями разговаривал: сказка / пер. с татар. Н.Краева. – Казань: Магариф, 2003. – 40 с. – 1000 экз. (На татарском и русском языках)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Иделле Г. Гариф Галиев иҗаты турында да берничә сүз // Г.Иделле. Язучы һәм аның китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 114–123 б.
Хәйри Х. Яңа авыл җырчысы // Казан утлары. – 1983. – № 5. – 153–154 б.
Ихсанова Л. Җир хакы // Соц. Татарстан. – 1983. – 11 май.
Миңлебаев К. Әдипнең туган ягында // Татар иле. – 2001. – № 9 (март).
Миңнуллин Б. Агачларның телен белә иде ул // Көмеш кыңгырау. – 2003. – 23 авг.
Закирова Ч. Шундый аксакалыбыз бар безнең // Мирас. – 2007. – №7. – 147–150 б.
* * *
Абсалямов А. Самобытный талант // Сов. Татария. – 1963. – 11 мая.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»