поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВ ГАБДУЛЛА

Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Г.Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952–1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара.

Әдәби иҗат эшенә мәеле бик күптән тернәкләнгән булса да, Г.Галиев – инде яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм алырга җөрьәт иткән язучылар җөмләсеннән. Аның беренче әсәре – «Тормыш үче» исемле пьесасы (соңрак исеме «Яшел елан» дип үзгәртелә) үткән гасырның алтмышынчы елларында языла. Пьеса төбәк үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелеп, тирә-як авылларда күрсәтелеп тә йөри, матбугатта әсәр турында уңай фикерләр дә әйтелә. Табигый, авторны бу рухландырып җибәрә: шуннан соң ул «Айдар», «Солдат кайтты», «Гөлгенә», «Аккошлар кебек» исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Боларның алдагы икесе, үз вакытында Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.

Сиксәненче еллардан башлап Г.Галиев проза әсәрләре язуга да игътибарын юнәлтә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм ике повестен эченә алган «Үкенеч» җыентыгы, 1997 елда «Кичер мине, Сурия» һәм 2002 елда «Хәзрәт малайлары» исеме белән чыккан проза китаплары авторның бу жанрда да уңышлы эшли алуын күрсәтәләр.

Г.Галиев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Солдат кайтты: комедия. – Казан: Халык иҗаты йорты басмасы, 1988. – 53 б. – 500 д.
Үкенеч: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 95 б. – 5000 д.
Кичер мине, Сурия: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 78 б. – 3000 д.
Хәзрәт малайлары: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 224 б. – 2000 д.
Кырык дүртнең буранлы кышы: повестьлар, хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 207 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәли-Барҗылы М. Гыйбрәтле язмышлар // Ватаным Татарстан. – 1998. – 3 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»