поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАЛИЕВ ФӘЙЗИ

Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крәстиян гаиләсендә туып үсә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач та хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли. Бер үк вакытта 1941–1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.

1942 елның декабрендә Ф.Галиев армиягә алына. Сарапул шәһәрендәге пехота училищесында кыска мөддәтле курсларны тәмамлаганнан соң, башка курсантлар белән берлектә ул фронтка озатыла. Смоленск шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, дүрт ай Уфа госпиталендә дәваланып ятканнан соң, гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителеп, 1944 ел башында туган авылына кайта. Шул елның җәендә аны, унтугыз яшьлек инвалид егетне, колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Шушы вазифаны ул кырык тугыз ел (1993 елның җәенәчә) берөзлексез башкарып килә. Шул дәвер эчендә колхоз күрше-тирәдәге җиде авылны берләштергән иң эре һәм алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелеп, колхозчылар Фәйзи Галиевне егерме бер мәртәбә үзләренең җитәкчеләре итеп сайлыйлар. Җитәкчелек хезмәтендәге уңышлары өчен Ф.Галиев Ленин ордены, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, аңа «Татарстанның атказанган агрономы», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1967 елда аны Татарстан АССР Югары Советына, 1979 елда СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. 2005 елда, сиксән яше тулу уңае белән, Фәйзи Галиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

Бай хезмәт тәҗрибәсенә һәм башыннан кичкән гыйбрәтле вакыйгалар турындагы хатирәләренә таянып, авыл халкының фидакарь хезмәтен, борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен һәм тормыш итүгә, яшәүгә нисбәтле уй-хисләрен фәлсәфи-аналитик планда тасвирлаган «Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә – күңелем бишеге» (1998) исемле документаль повесть жанрындагы әсәрләре белән Фәйзи Галиев үзен сәләтле каләм иясе икәнлеген дә исбат итә.

Ф.Галиев – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Икмәк язмышы: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 208 б. – 2500 д.
Авылым гадәтләре: истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 126 б. – 2800 д.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»