|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ГАЛИЕВ ФӘНӘВИЛДраматург, Татарстанның атказанган артисты Фәнәвил Әхми улы Галиев 1960 елның 4 гыйнварында Арча районының Әзәк авылында туа. 1977 елда Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1978–1982 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссерлары бүлегендә һөнәри югары белем ала. 1982–1984 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, сигез ел Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында артист һәм режиссер булып эшли. 1992 елдан ул – Казан Татар яшь тамашачылар театры артисты хезмәтендә. |
Иң күп укылган
|