поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГАБИДИ ӘЗҺӘР

(1926–2001)

Әзһәр Габиди (Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин) 1926 елның 25 сентябрендәТатарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сарман урта мәктәбендә укый, шуннан 1943 елны фронтка китә. Яраланып яу кырыннан кайткач, 1950 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Утыз ел буена урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Ә.Габиди 1942 елдан бирле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатының зур өлеше балаларга багышланган. Аның төрле елларда дөнья күргән «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате», «Без – яз дуслары», «Өч киңәшче» һ.б. китаплары яшь буынны намуслы һәм тәртипле, тырыш һәм хезмәтчән итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

Шагыйрь зурлар өчен дә тирән лирика, дөнья гаме, заман сулышы белән сугарылган эчкерсез шигырьләр иҗат итә. Аның соңгы елларда төрле нәшриятларда басылып чыккан «Таң догасы», «Урман читендәге имәннәр без...», «Көзге барлау», «Гомер учагы» исемле шигырь китаплары тиз арада үз укучысын таба.

Ә.Габиди шагыйрь генә түгел, тәнкыйтьче дә. Газета-журналларда аның йөзләгән публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре басылып чыга.

Ә.Габиди I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 2001 елның 22 августында вафат була.

Ә.Габиди – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Без яз дуслары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 15 б. – 10000 д.
Тапкырҗан табышмаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 16 б. – 30000 д.
Кошчыгым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 16 б. – 10000 д.
Таң сәгате: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 31 б. – 20000 д.
Калган эшкә кар ява: шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 80 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маликов Р. Чишмәләр дә бик тиз бәреп чыкмый // Заман. – 1999. – 6 сент.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»