поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ФӘТХИ ДЕМЬЯН

(1906–1943)

Демьян Фәтхи (Касыйм Фәтхетдин улы Фәтхетдинов) 1906 елның 10 октябрендә элекке Самара губернасы (хәзерге Ульянов өлкәсе Чардаклы районы) Татар Колмаеры авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башта үз авылларында укый, аннан Самара шәһәрендәге Татар-башкорт педагогия техникумында белем ала. Шунда укыган чагында шигырьләр яза башлый. 1926 елда Казанга килеп, татрабфакка укырга керә. Шул елларда ул көндәлек матбугатта актив языша. 1929 елда инде аның «Тальян» исемле беренче шигъри җыентыгы, аннан соң озак та үтми «Бояр урманында» (1930), «Металл тавышлары» (1931) дигән җыентыклары басылып чыга. Шушы беренче китапларында ук ул үзен образлы фикерләүдә, тасвирда һәм шигъри формада үзенчәлекле, оригиналь стильле әдип итеп таныта.

Узган гасырның утызынчы еллар уртасында Д.Фәтхи Ерак Көнчыгышка китә һәм сигез елга якын төрле җирләрдә гади эшче булып эшли. Бу чор шигырьләрендә ул алтын рудникларында эшләүче эшчеләр тормышын, революция алып килгән тарихи үзгәрешләрне һәм Себер табигатенең матурлыгын сурәтли. Алтын казучы шахтерларның инкыйлабка кадәрге газаплы тормышын һәм күмәк хезмәт шартларында социаль аңнары үсүен реалистик картиналарда тасвирлаган «Алтын тайга трагедиясеннән» исемле поэмасы (1939–1940) шагыйрь иҗатында үзенең эчтәлеге, эмоциональ көче һәм тел-сурәтләүдәге шигъри образлары, көтелмәгән чагыштырулары белән аеруча күренекле урын алып тора.

Сугыш алдыннан Д.Фәтхи Татарстанга кайта һәм Зеленодольск (хәзерге Яшел Үзән) шәһәрендә производствода гади эшче булып эшли, 1941 елда ул фронтка китә. Сталинград янындагы сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана; совет гаскәрләре белән бергә, дошманны куа-куа, Украина чикләренә кадәр барып җитә һәм 1943 елны Кантемирово (Воронеж өлкәсе) янындагы сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Шагыйрьнең сайланма шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре «Һәрвакыт сафта» исемле җыентыгында (1970) урын ала.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Д.Фәтхинең исеме Татарстан Язучылар берлеге бинасына куелган мемориаль тактага языла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тальян (1926–1927 еллар): шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1929. – 32 б. – 3000 д.
Бояр урманында: хикәя. – Казан: Татиздат, 1930. – 39 б. – 10000 д.
Металл тавышлары: шигырьләр. – М.: Центриздат, 1931. – 48 б. – 10000 д.
Бояр урманында: хикәя. – 2 басма. – Казан: Татиздат, 1932. – 41 б. – 10000 д.
Бояр урманында: хикәя. – Төз. 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 45 б. – 7000 д.
Һәрвакыт сафта: шигырьләр, поэмалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 156 б. – 3500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Җыр һаман яңгырый / төз. Ә.Кәримуллин, Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 58–59 б.
Шакир С. Солдат – шагыйрь // Сов. Татарстаны. – 1960. – 9 май.
Синегулов Ә. Октябрьне җырлап туган шагыйрь // Соц. Татарстан. – 1967. – 4 гыйнв.
Синегулов Ә. «Сугыш сүзе... канлы роман» // Ә.Синегулов. Туплар һәм музалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 63–74 б.
Демьян Фәтхи // Казан утлары. – 1976. – № 10. – 179–180 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»