поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ФӘХРЕТДИНОВ РАВИЛ

Галим-тарихчы, археолог һәм язучы Равил Габдрахман улы Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстанның Балтач районы Кариле авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы, яшьлек еллары туган ягында – район үзәгендә уза. 1954 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1955–1956 елларда әүвәл район башкарма комитетының физкультура-спорт бүлеген җитәкли, аннары Балтач урта мәктәбендә уку-һөнәри остаханә мөдире һәм хезмәт укытучысы була.

1958–1963 елларда Р.Фәхретдинов – Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты студенты. Укуын тәмамлагач, аны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты каршындагы аспирантурага кабул итәләр. Анда өч ел дәвамында (1963–1966) Идел буе Болгар дәүләтенең археологик истәлекләрен җентекләп өйрәнеп, шул темага кандидатлык диссертациясе яза һәм 1968 елда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү университеты гыйльми советында яклый. 1990 елда ул шул ук университетның гыйльми советында докторлык дәрәҗәсе ала.

1966–1996 елларда Р.Фәхретдинов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында әүвәл кече фәнни хезмәткәр, аннан өлкән фәнни хезмәткәр һәм төп фәнни хезмәткәр булып эшли. 1996 елда институт икегә аерылып, Татарстан Фәннәр академиясе карамагында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оешкач, Р.Фәхретдинов баш фәнни хезмәткәр сыйфатында гыйльми эшчәнлеген яңа институтта дәвам иттерә.

Р.Фәхретдинов – урта гасыр Идел буе һәм гомумән Урта Евразия (Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Кырым һәм башка татар ханлыклары, тагын да элгәрләрдән Төрки каһанлыгы, Дәште Кыпчак) тарихы һәм археологиясе буенча танылган белгечләрнең берсе. Ул бу темаларга багышланган өч йөзгә якын төрле басма хезмәтләр – монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары, карта-схемалар, альбомнар, фәнни-популяр китаплар, күпсанлы мәкаләләр авторы. Аның күп кенә гыйльми хезмәтләре – үзәк матбугатта (шул җөмләдән өч монография), унлап хезмәте чит илләрдә (Канада, Төркия, Венгрия, Украина) басыла.

1959–1972 елларда Татарстанда һәм аңа чиктәш республика-өлкәләрдә (Чуашстан, Ульянов, Самара, Түбән Новгород) тоташ археологик эзләнүләр үткәреп, төрле археологик чорларга һәм культураларга караган 1300 дән артык истәлекләрне барлап тикшерә һәм урта гасыр Идел буе истәлекләренең гомумархеологик картасын төзи. Бу уникаль хезмәт археология фәнендә беренче тапкыр эшләнә. Әлеге фәнни тикшеренүләре өчен ул СССР Фәннәр академиясенең 250 еллыгы уңаеннан ВДНХ медале белән бүләкләнә. Аның тарафыннан төзелгән әлеге археологик истәлекләр җыелмасы соңыннан «Татарстан АССРның археологик картасы» дигән алты томлык коллектив хезмәт нигезенә җирлек була. Монысы өчен галим башка хезмәттәшләре белән берлектә 1994 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1972–1992 елларда Р.Фәхретдинов, Иске Казан территориясендә археологик казу эшләренә җитәкчелек итеп, монографик хезмәте өчен бай фәнни материал туплый, табышлары, ачышлары турында республика һәм үзәк матбугатта дистәләрчә мәкаләләр язып бастыра.

Соңгы елларда Р.Фәхретдинов эпиграфик истәлекләрне эзләү, борынгы шәһәр, авыл, хәрби корылма, архитектура истәлекләрен өйрәнү-барлау максаты белән Казан арты, Кама аръягы, гомумән, Тау ягы, Урта Идел төбәкләренә еш кына махсус экспедицияләр оештыра.

Узган гасырның туксанынчы елларында иҗтимагый-сәяси һәм идеологик үзгәрешләрдән соң, гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тарих буенча яңа дәреслекләр язу ихтыяҗы тугач, иң беренче булып бу эшкә Р.Фәхретдинов алына. Аның татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр басылып чыккан «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» («История татарского народа и Татарстана») дигән китабы, Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып, урта мәктәпләр программасына беренче тапкыр дәреслек буларак тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта галим татар халкының VI–ХХ йөзләр арасында Урта Евразиянең гаять зур территориясендә – көнчыгышта Орхон буйларыннан алып көнбатышта Дунай елгасының түбән агымына кадәр, төньякта Казан-Нократ киңлекләреннән көньякта Кавказ далалары һәм Әстерханга кадәр җәелгән киң мәйданда сакланып калган тарихи-мәдәни истәлекләр мирасын җентекләп барлау, тәртипкә салу һәм теркәү эше белән шөгыльләнә һәм «Татарская археология» дигән журнал чыгарып килә.

Р.Фәхретдиновның матур, образлы тел белән тарих, археология фәне турында, урта гасыр болгар һәм татар шәһәрләре, аларның архитектура үзенчәлекләре, табылдык көнкүреш һәм сәнгать әйберләре, Сөембикә, Туктамыш хан, Идегәй кебек легендар шәхесләр турында язган популяр жанрдагы әсәрләре («Ташлар моңы», «Мондадыр безнең бабайлар», «Кичке азан» җыентыклары) ерак заманнарда яшәгән ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, алар кичергән тарихи вакыйгаларны, алар җитештергән матди байлыкларны җанлы картиналарда сурәтләп бирәләр.

Киң җәмәгатьчелеккә ул тарихи-сәяси, татар халкының бүгенге мөстәкыйльлек өчен көрәш темаларына багышланган полемик характердагы публицистик мәкаләләре, күренекле замандашлары (Б.Урманче, Фуад Вәлиев, И.Шакиров һ.б.) турында иҗат портретлары һәм истәлек язмаларының авторы буларак та билгеле.

Ул 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән исем йөртә.

Р.Фәхретдинов – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырчы (Илһам Шакиров). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 78 б. – 5000 д.
Ташлар моңы: археолог язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. –192 б. – 9000 д.
Татарстан АССР тарихы. – Төз. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 181 б. – 14300 д.
Мондадыр безнең бабайлар: археолог язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 176 б. – 10000 д.
Татар углы, татармын. – Чаллы, 1993. – 63 б. – 100000 д.
Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Борынгы заман һәм урта гасырлар: гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейлар өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1996. – 255 б. – 35000 д.
Татар тарихы. – Монреаль, 1998. – 255 б. – 9000 д.
Татар тарихы. – Казан: Мәгариф, 1999. – 111 б. – 5000 д.
Кичке азан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 223 б. – 5000 д.
Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Борынгы заман һәм урта гасырлар: гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейлар өчен дәреслек. – 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2001. – 287 б. – 16000 д.

* * *
Татарстан АССР тарихы: урта мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге / соавт. В.Кузьмин, К.Синицына. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 167 б. – 21500 д.

* * *
Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 219 с. – 2000 экз.
Егоров В., Фахрутдинов Р. Очерки по истории Волжской Булгарии. – М.: Наука, 1984. – 216 с. – 3500 экз.
История Татарской АССР: учебное пособие для учащихся средних школ / соавт. В.Кузьмин, К.Синицына. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 167 с. – 31000 экз.
Мелодия камней: записки археолога. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 223 с. – 15000 экз.
История Татарской АССР: учебное пособие для учащихся средних школ / соавт. В.Кузьмин, К.Синицына. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 175 с. – 70000 экз.
Золотая Орда и татары. Что в душе у народа. – Наб. Челны: КамАЗ, 1993. – 63 с. – 150000 экз.
История татарского народа и Татарстана. Древность и средневековье: учебник для средних общеобразовательных школ, гимназий и лицеев. – Казань: Магариф, 1995. – 255 с. – 55000 экз.
Шәһри Болгар = Великий Булгар = Great Bulgar: фотоальбом / соавт. Р.Мухамедзянов, Г.Эйдинов. – Казань: Таттрансгаз РАО «Газпром», 1997. – 48 с. – 5000 экз. (На татарском, русском и английском языках.)
Атлас истории Татарстана и татарского народа / автор текста по средневековью Р.Фахрутдинов. – Казань: ДиК, 1999. – 65 с. – 2000 экз.
История татарского народа и Татарстана. Древность и среднековье: учебник для средних общеобразовательных школ, гимназий и лицеев. – 2-ое изд. – Казань: Магариф, 2002. – 255 с. – 60000 экз.

* * *
History of the Tataris. – Qazan: Magarif publshing House, 2004. – 135 p. – 2000 р. (Инглиз телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Надиров И. Җыр аның канаты // Соц. Татарстан. – 1974. – 10 февр.
Әхмәтҗанов М. Ташларның яңа серләре // Татарстан яшьләре. – 1986. – 20 дек.
Мәҗитов Н. Ташлар моңы // Татарстан яшьләре. – 1987. – 1 авг.
Миңнегулов Х. Хәтер утын сүндермик // Шәһри Казан. – 1995. – 4 авг.
Әхмәтҗанов М. Татар тарихы буенча яңа дәреслек // Казан утлары. – 1996. – № 4. – 178–181 б.
Әхмәтҗанов М. Гасырлар капкасын ачканда // Казан утлары. – 1997. – № 3. – 167–174 б.
Әмирхан Р. Шанлы тарих авазы // Шәһри Казан. – 1999. – 30 июль.
Сафиуллин Ә. Тарихыбызны инглизләр дә беләчәк // Ватаным Татарстан. – 2004. – 16 апр.
Фәйзуллин Р. Әле без һаман да замандаш // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 377–382 б.

* * *
Федоров Б. О Волжской Булгарии // Сов. Татария. – 1975. – 30 окт.
Егоров В., Фахрутдинов Р. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория // Сов. археология. – 1981. – № 4.
Гилязов И. В семье равных // Сов. Татария. – 1985. – 17 дек.
Кызласов Л., Фахрутдинов Р. Очерки по истории Волжской Булгарии // Вопросы истории. – 1986. – № 7.
Янышева Г. «Великий Булгар» прибыл в Казань // Веч. Казань. – 1997. – 22 окт.
Армарчук Е. О журнале «Татарская археология» // Российская археология. – 2001. – № 1.
Мушинский А. История татар на английском языке // Респ. Татарстан. – 2004. – 9 апр.
Сафиуллина Р. Историю татар – крупнейшим вузам мира // Татарские новости. – 2004. – № 7.
Руденко К. Новые археологические открытия: к 30-летию издания Свода археологических памятников Р.Г.Фахрутдинова «Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория» // Ежегодник (Национальный музей Республики Татарстан). – 2006. – С. 148–149.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»