поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ФАЗЛЫЙ КАМИЛ

Камил Фазлый (Камил Нәҗми улы Фазлетдинов) 1949 елның 15 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Биредә урта белем алганнан соң, Байморза сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта. Бәләбәй каласында эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә.

К.Фазлый 1970–1975 елларда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1975 елдан алып хәзерге көнгәчә ул туган авылында балалар укыта, унбер ел мәктәп директоры булып эшли.

К.Фазлый – Башкортстанның мәгариф алдынгысы (1994), атказанган укытучы (2005), «Русиянең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңеп, Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек була (2006).

Аның тәүге «Тырыш пионер» дигән шигыре, җиденче сыйныфта укыганда, «Башкортстан пионеры» газетасында дөнья күрә (1963). Озак еллар сатира һәм юмор өлкәсендә эшли. Поэзия һәм проза жанрында иҗат итә. Шигырь, поэмаларын да, хикәя, повестьларын да сурәтле, халыкчан тел белән яза. Көтелмәгән чагыштырулар кулланып, комик ситуацияләр тудырып, укучыны көлдереп, берникадәр автор күтәргән проблемалар турында уйланырга мәҗбүр итә. Камил Фазлыйның әсәрләрендәге образлар көлкеле генә түгел, гыйбрәтле дә.

Шагыйрь – Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты (2000), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2005).

К.Фазлый – 1997 елдан Башкортстан (Россия) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ат тәмәке көйрәтә: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 1999. – 256 б.
Бүрек фикере: поэма һәм шигырьләр. – Уфа: Китап, 2004. – 112 б.

* * *
Сакаллы сабый: поэма, юмористик шигырьләр. – Өфө: Китап, 1996. – 80 б. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Атнабай Ә. Өченче фатиха // Кызыл таң (Өфө). – 1996. – 26 сент.
Кәримов М. Өйдә ниләр, ниләр бар? // Тулпар. – 1997. – № 1. – 32–33 б.
Байбулатов Р. Басынкы каләмдәш һәм әдип // Кызыл таң (Өфө). – 1999. – 17 февр.
Байбулатов Р. Еллар узган саен камилләшә бара каләмең // Өмет. – 1999. – 16 февр.
Тимершин Р. Камил каләмле Камил // Өмет. – 2000. – 15 февр.
Поварисов С. Поэтик канаты киң // Кызыл таң (Өфө). – 2004. – 14 сент.

* * *
Белебей: от века XVIII – к веку XXI: справочник. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 2006. – С. 423.
Писатели земли башкирской: справочник. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 2006. – С. 393.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»