|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ФАТЫЙХОВ ВАЗЫЙХШагыйрь Вазыйх Фатыйхов (Миңневазыйх Хаҗип улы Фатыйхов) 1958 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. Урта мәктәпне һәм Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, В.Фатыйхов туган төбәгендә озак еллар район газетасы хезмәткәре. 1994 елдан башлап ул «Авыл офыклары» дигән район газетасының баш мөхәррире хезмәтендә. |
Иң күп укылган
|