|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ДУСАЙЛЫ ӘХМӘТӘхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин) 1949 елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туа. Уку, белемгә омтылу белән бергә, яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үсә: йөкчедән алып инженер-технологка кадәр күп һөнәрләр үзләштерә. Узган гасырның сиксәненче еллары башында КамАЗда кыручы булып эшләгәндә беренче хикәясен яза. Шул вакыттан бирле, гәрчә тезмә әсәрләр, шигырьләр язу белән мавыгуын ташлап бетермәсә дә, төп иҗат юнәлеше итеп проза жанрын сайлый. Тәүге хикәяләре, очерк язмалары Мөслим һәм Тукай район газеталарында, «Ялкын», «Казан утлары», «Аргамак», «Идел» журналларында, «Әфган кызалаклары» (1991) кебек күмәк җыентыкларда дөнья күрә, ә 1992 елда «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган мөстәкыйль китабы басылып чыга. |
Иң күп укылган
|