поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ДӘРЗАМАН ҖӘҮДӘТ

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны мәҗбүри гаскәри хезмәткә алына. Хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, 1967 елдан башлап, ул янә университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга. Аның шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле: әүвәл Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары мөхәррире, аннары «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр һәм 1988–1994 елларда журналның баш мөхәррире булып эшли. 1995 елдан ул кабат радиокомитетта – башта әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире хезмәтендә, аннан соң «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар дирекциясе директоры.

Җ.Дәрзаман әдәби иҗат эше белән мәктәптә бишенче сыйныфта укыганда ук кызыксына башлый. Тора-бара ул Лениногорск шәһәрендә язучы Шамил Бикчурин җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөреп, берләшмәнең иң актив әгъзаларыннан берсе булып китә, район газетасы битләрендә бер-бер артлы шигырьләрен бастыра. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән зур булмаган шигырьләр циклы республика балалар газетасы «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») дөнья күрә. 1964 елда исә унберенче сыйныфта укучы яшь каләмнең дистәгә якын шигыре Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Җырчы чишмә» исемле күмәк җыентыкка кертелә.

Армия хезмәте һәм университетта уку елларында Җ.Дәрзаман берара иҗат эшеннән аерылып тора, узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап исә, үзенә иҗат мәйданы итеп балалар әдәбиятын сайлап, яңа дәрт белән язарга керешә. 1975 елда аның «Ирбатыр», 1977 елда «Солдат булдым» исемле шигырь китаплары басыла, сиксәненче елларда «Төнге маҗара» (1980), «Гөлназ мәктәпкә бара» (1983), «Безнең әлифба» (1985), «Илләр гизә Илгизәр» (1989) исемле, бакча һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган шигъри җыентыклары дөнья күрә. «Солдат булдым» исемле китапка кергән шигырьләр нигезендә композитор Ренат Еникеев ун кисәктән торган җырлар циклын иҗат итә, һәм 1979 елда бу музыкаль цикл Ленинградның (хәзерге Петербург) «Мелодия» фирмасы тарафыннан, татар балалар әдәбияты һәм музыкасы тарихында беренче тапкыр буларак, аерым грампластинкага язып чыгарыла. 1981 елда бу җырлар циклы ноталы басма рәвешендә Казанда аерым китап булып та дөнья күрә.

Җ.Дәрзаман авыл мәктәбендә эшләүче яшь укытучының катлаулы хезмәт һәм тормыш кичерешләрен тасвирлаган, балачакның керсез-саф мәхәббәте, очсыз-кырыйсыз хыял-омтылышлары, маҗаралы, романтикалы вакыйгалары фонында рухи һәм әхлакый мәсьәләләрне үзәккә куеп язылган «Җир авазы», «Җиләкле көннәр», «Бизмән йолдызлыгы», «Ник керәсез төшләремә?» кебек проза әсәрләре, атаклы җырчы Гөлсем Сөләймановага багышланган «Моңнар фәрештәсе» (1999) исемле поэма авторы буларак та билгеле.

Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җ.Дәрзаманга 1994 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм 2002 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек була (2001).

Җ.Дәрзаман – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ирбатыр: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б. – 9000 д.
Солдат булдым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 32 б. – 9000 д.
Төнге маҗара: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 30 б. – 10000 д.
Гөлназ мәктәпкә бара: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 48 б. – 10000 д.
Безнең әлифба: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 15 б. – 43000 д.
Җир авазы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 191 б. – 9900 д.
Илләр гизә Илгизәр: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 110 б. – 10000 д.
Безнең әлифба: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1990. – 16 б. – 150000 д.
Айбулат: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 24 б. – 100000 д.
Бизмән йолдызлыгы: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 175 б. – 5000 д.
Күзле кычыткан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 136 б. – 3000 д.
Серле янчык: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2000. – 24 б. – 2000 д.
Чорлар кайтавазы: шигырьләр, поэмалар, чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 287 б. – 2000 д.

* * *
Ночное приключение: сказка-поэма / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 30 с. – 50000 экз.
Зов земли: повесть / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Магариф, 2002. – 167 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Камалов Б. Чын күңелдән // Татарстан яшьләре. – 1976. – 28 окт.
Бәшәр Р. Балаларга яңа китап // Казан утлары. – 1983. – № 12. –155–157 б.
Габиди Ә. Дөньяга могҗиза аша карап // Татарстан яшьләре. – 1983. – 29 дек.
Баттал Ф. Егетлекнең бер баскычы // Мәдәни җомга. – 1995. – 3 нояб.
Миңнуллин Р. Каләмдәшләрем // Р.Миңнуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым... – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 332–333 б.
Гыйльманов Г. Самими шагыйрь // Казан утлары. – 2005. – № 10. – 133–135 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»