поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ДӘҮЛӘТОВ ЗӨФӘР

Язучы-прозаик Зөфәр Мирхәйдәр улы Дәүләтов 1953 елның 15 июнендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Баек авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968–1970 елларда район үзәге Мөслимдә һөнәри-техник училищеда укый. 1971–1973 елларда армиядә хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, комсомол юлламасы белән Уфа шәһәрендә, Бөтенсоюз төзелеше дип игълан ителгән Башкорт биохимия комбинатын аякка бастыруда үзеннән өлеш кертә, комбинат төзелеп беткәч тә шунда калып, 1982 елга кадәр электр цехында мастер булып эшли, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча укып, Уфа электр-механика техникумын кызыл дипломга тәмамлый. 1986–1992 елларда ул янә студент: Әбү Рәйхан Бируни исемендәге Ташкент политехника институтының төзелеш факультетында югары белем ала.

1995 елда Әлмәт шәһәрендә төпләнеп, Архитектура-проектлау бюросында инженер-проектчы, шәһәр хакимиятенең төзелеш идарәсендә инженер-куратор, «Татойлгаз» ябык акционерлык ширкәтендә техник бүлеге җитәкли. Соңгы урынында эшләгәндә аны, сәләтле каләм иясе һәм оста оештыручы булуын күздә тотып, 2002 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә җитәкче итеп сайлап куялар.

Зөфәр Дәүләтов, башка бик күпләр кебек, әдәби иҗаттагы беренче тәҗрибәләрен шигырь язудан башлый. 2001 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» исемле күмәк җыентыкта аның унлап шигыре урнаштырыла. Шулай да З.Дәүләтовның төп иҗат юнәлеше – публицистик язмалар, очерклар һәм сәнгатьле проза. «Әлмәт таңнары», «Мәдәни җомга» һәм республиканың башка көндәлек матбугатында аның нефть ягы тормышына, төбәктәге төзелеш, халыкның яшәү шартларын яхшырту, җир-суларны савыктыру, табигатьне саклау мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, очерк язмалары әледән-әле басыла килә. Реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган «Уйландырган заман», ике кисәктән торган «Төзәлмәс яра» повестьлары да яшь каләмнең шул гамь-уйлануларын, туган як кешеләренең эштә-хезмәттә, гаиләдә, мәхәбәттә үзара катлаулы мөнәсәбәтләрен, күңел кичерешләрен әдәби образлар аша гәүдәләндерү теләге белән барлыкка килә.

З.Дәүләтов берничә тапкыр Әлмәт район, шәһәр хакимиятенең, 2008 елда Татарстан Республикасы хөкүмәтенең, Дәүләт советының Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

2002 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Әлмәт бүлеге рәисе.

З.Дәүләтов – 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге һәм Берлекнең идарә әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Тормыш дигән язмыш: повесть, очерклар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. –173 б. – 2000 д.
Төзәлмәс яра: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 205 б. – 2000 д.
Яшәү яме: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 271 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әшрәфҗанов Х. Кеше күңеленә сукмак // Мәдәни җомга. – 2002. – 28 июнь.
Әшрәфҗанов Х. Чираттагы бәхетсез кем? // Шәһри Казан. – 2005. – 4 февр.
Баһаутдинов Ф. Зөфәр Дәүләтов // Ф.Баһаутдинов. Без – Мөслим балалары. – Казан: Идел-Пресс, 2006. – 492–494 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»