|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. БӘЙРӘМОВА ГӨЛЗАДАШагыйрә Гөлзада Әүхәди кызы Бәйрәмова 1963 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында дөньяга килә. 1970–1974 елларда әлеге авылның башлангыч мәктәбендә, 1974–1980 елларда Олы Шыңар урта мәктәбендә белем ала. 1980–1985 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Шигырьләре, кыска-кыска язмалары белән мәктәптә укыганда ук район һәм республика газеталарында катнашып килә. 1987–1989 елларда милли китапханәдә, 1989 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли. Шигырьләре, әдәбият-сәнгатькә караган мәкаләләре көндәлек матбугатта даими басылып килә, укучылар һәм әдәбиятчылар тарафыннан яратып кабул ителә. |
Иң күп укылган
|