поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БӘШИРИ ЗАРИФ

(1888–1962)

ХХ йөз башында татар көндәлек милли матбугаты барлыкка килгәннән соң әдәбият мәйданына күтәрелеп чыккан дистәләрчә яңа исемнәрнең күренеклеләреннән берсе – шагыйрь, язучы-прозаик, мәгърифәтче-педагог Зариф Бәшири (Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов) 1888 елның 5 маенда элекке Казан губернасының Чивил өязенә (хәзерге Татарстан Республикасының Кайбыч районына) кергән Чүти авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Чүти – Тау ягының Гөбенә елгасы буена урнашкан һәм Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле зур авыл булып, тирә-ягында чуаш авыллары да күп булганлыктан, төбәк халкы милли яктан бер-берсе белән якыннан аралашып, «тел-лөгать алмашып» яшәгән. Шуңа күрә булачак язучы бала чактан ук чуаш телен һәм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп үсә, һәм аның әдәби иҗатында да чуаш темасы аерым бер урынны били.

Зарифның укуга сәләте, әдәбиятка омтылышы да бик иртә уяна. «Мин җиде яшемдә чагымда укырга-язарга өйрәнгән идем. Минем бөтен бирелеп укыганнарым «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Мәгъшукнамә», «Кәҗә бәете», «Килен бәете» кебек нәрсәләр була торган иде», – дип яза ул истәлекләр китабында. Аеруча аңа «Йосыф китабы» («Кыйссаи Йосыф») һәм «Ярым алма» исемле тезмә әсәрләр зур тәэсир ясый. «Алар минем аңымны киңәйткән, мине матур әдәбиятка тарткан саен, күз алдымда әлеге «Йосыф китабы» һәм «Ярым алма» шикелле әсәрләр сөйкемле күренешләре белән җанланалар; аларның һәрбер юлы мине яктылыкка алып барган юл булып, һәрбер битләре аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән бакча мәйданнарына охшап торалар иде», – дип яза ул.

Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, Зариф укуын 1898–1902 елларда Буа мәдрәсәсендә, аннан соң (1902–1906) шул ук Чивил өязенә (хәзерге Яшел Үзән районына) кергән Акъегет авылы мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсәдә укыган елларында ул М.Гафуриның «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» (1903), «Себер тимер юлы» (1904), «Яшь гомерем» (1906) шикелле китаплары, бераз соңрак Н.Думави, М.Укмасый, Тукайларның Казан һәм Җаек көндәлек матбугатында басылган беренче шигырьләре белән таныша һәм шуларның көчле тәэсире астында үзе дә җитди рәвештә каләм тибрәтә башлый. Аның беренче иҗат тәҗрибәләреннән «Яшә, хөррият, яшә!» исемле шигыре «Казан мөхбире» газетасының 1906 ел 20 гыйнвар санында басыла. Шул ук елларда Оренбургта чыккан «Шура» журналында чуаш халкының гореф-гадәтләре турында этнографик характердагы берничә мәкаләсе дә дөнья күрә.

Акъегет авылы мәдрәсәсен тәмамлап, бер кыш үз авылларында мөгаллимлек иткәннән соң, З.Бәшири «Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастырып чыгару өчен, әлбәттә, Казанга мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә укырга барырга кирәк. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда укый ич» дигән тылсымлы уй-өмет белән 1907 елның көзендә Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. Тик ул анда М.Гафурины гына очрата алмый – шагыйрь 1906 елда ук инде «Мөхәммәдия»дән Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә күчеп киткән була.

Шулай да унтугыз яшьлек шәкертнең китап бастырып чыгару турындагы уй-хыялы гамәлгә аша: Казанга килгән елда ук (1907) аның «Милләт кайгысы» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң яшь авторның мәгърифәтчелек идеяләре, милли азатлык мотивлары белән сугарылган шигырьләре бер-бер артлы «Фикер», «Бәянелхак», «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналы битләрендә даими басыла.

1908 елның язында, «Мөхәммәдия»нең игъдади (урта) сыйныфын тәмам иткәч, З.Бәшири Оренбург шәһәренә китеп, Кәримев-Хөсәеневләр матбагасында корректор һәм берникадәр вакыт юмор-сатира журналы «Чүкеч» редакциясендә мөдир (сәркәтип) булып эшли. 1908–1910 еллар арасында Орск, Оренбург нәшриятларында шагыйрьнең нәүбәттәге шигырь җыентыклары – «Тутый тавышы» (1908), «Язгы кояш» (1908), «Иртәнге азан» (1909), «Ядкяр» (1909), «Җуаткыч» (1909), «Яз тамчылары» (1909), «Хиссият бишекләре» (1910) исемле китаплары дөнья күрә. Мәгърифәткә, яктылыкка өндәү, тормыш-көнкүрештә очрый торган тискәре якларны тәнкыйть итү, гади кешеләрнең бәхетсез язмышына офтану, табигать күренешләре, мәхәббәт кичерешләре – З.Бәшири шигырьләренең төп тематикасын нигездә шулар тәшкил итә. Әмма сан ягыннан күп язарга омтылу, ашыгу еш кына З.Бәшири шигырьләренең сәнгатьчә эшләнешен түбәнәйтә. Шуңа күрә аның шигъри иҗаты үз заманында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камалларның каты гына тәнкыйди чыгышларына, фельетоннарына тап була. Әче телле Шәехзадә Бабич та, әдипнең талымсызрак, әдәпсезрәк шигырьләрен күздә тотып:

Әй, Зариф, чык ялтырап, тик бар да китсен аптырап,
Дошманыңны калтырат, борчакларыңны шалтырат! –
дип, аны зәһәр генә чеметеп ала.

З.Бәшири бу елларда проза әсәрләре дә язып бастыра. Алар арасында «Шаян Фәһим» исемле балалар хикәясе (1910) һәм «Чуаш кызы Әнисә» повесте (1910) әдипнең иҗатында күренекле урын тота. Чуаш кызы белән татар егетенең фаҗигале мәхәббәтен романтика катыш реалистик буяулар белән сурәтләгән әлеге повесть кат-кат басылып, соңыннан (1960 елда) чуаш теленә дә тәрҗемә ителә.

1910–1917 еллар арасында З.Бәшири Пенза һәм Тамбов төбәкләрендәге Аллагол, Вәрәки авылларында, аннан соң Казакъстанның Капал шәһәрендә балалар укыта. Февраль инкыйлабыннан соң Алма-Ата шәһәренә күчеп, анда уйгыр газеталарында эшли. 1918–1919 елларда Казакъстанның Җарканат шәһәрендә мәгариф бүлеген җитәкли, соңыннан, 1930 елга кадәр, Ташкент шәһәренең мәгариф оешмаларында, газета-журнал идарәләрендә төрле җаваплы вазифалар башкара, Урта Азия дәүләт университеты каршындагы рабфакта үзбәк, уйгыр телләре һәм әдәбиятлары буенча дәресләр алып бара. 1930–1932 елларда әдип – Донбасста, татар шахтерлары өчен чыгарыла торган «Пролетар» газетасының әдәби хезмәткәре. 1933 елда ул Уфага күчеп килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши. З.Бәшири 1962 елның 21 октябрендә вафат була.

Совет чорында әдип, шигырьләр язуын дәвам итү белән бергә (аларның бер өлеше 1927 елда Казанда чыккан «З.Бәшири шигырьләре» исемле җыентыкта һәм 1958 елгы «Сайланма әсәрләр»дә урын алган), тугандаш әдәбиятлар тарихына караган мәкаләләр дә яза һәм аерым җыентыклар төзеп чыгара. Шулар арасында аның «Чуаш әдәбияты» (Казан, 1928), «Үзбәк әдәбияты» (1929), «Уйгыр әдәбияты» (1930) исемле җыентык-хрестоматияләре бай фактик материалы һәм халыклар дуслыгы рухында язылган кереш мәкаләләре белән әһәмиятле. Җыентыкларга урнаштырылган әдәби материалны чуаш, үзбәк һәм уйгыр телләреннән төзүченең үзе тәрҗемә иткән булуы да аерым игътибарга лаек.

Язучының Урта Азиядә яшәгән чорда иҗат иткән проза әсәрләреннән тагын үзбәк балалары тормышына багышланган «Ефәк күлмәк» исемле повестен телгә алырга мөмкин. Повесть әүвәл үзбәк, аннары 1928 елда татар телендә басылып чыга.

Хәвефле утызынчы елларда, гәрчә иҗат активлыгын киметмәсә дә, Зариф Бәширинең исеме матбугатта бик сирәк күренә, 1930 елда Мәскәүдә СССР халыклары Үзәк нәшриятында басылган «Кара тараканнар» һәм Казанда нәшер ителгән «Текә ташлар әйләнәсендә» исемле китапларыннан соң 1958 елга кадәр, ягъни егерме җиде ел дәвамында, аның бер генә әсәре дә дөньяга чыкмый. Алай гына да түгел, Башкортстанның партия органнары тәкъдиме белән 1920 елдагы мәгълүм «сәнәкчеләр» хәрәкәте турында әле генә «Каракош явы» исемле повесть язып тәмамлаган әдипне 1938 елның 29 апрелендә кинәт кулга алалар һәм, бер гаепсезгә хөкем итеп, биш елга хезмәт белән төзәтү лагерена озаталар. Хөкем мөддәтен тутырып кайткач та аңа рәсми хакимиятнең мөнәсәбәте үзгәрми, аны әдәби тормыштан читкә тибәрәләр, язган әсәрләрен басмыйлар. Фәкать Сталинның шәхес культы фаш ителгәч кенә бу читләтү берникадәр йомшара төшә, Казанда һәм Уфада әсәрләре басыла башлый. Шулай да әдипнең бай әдәби мирасы әле бүгенгәчә фәнни өйрәнелеп бетмәгән, күп кенә әсәрләре матбугатка чыкмаган. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты мирасханәсендәге Зариф Бәшири фондында, авторның үзе тарафыннан «Уйларым», «Гөлләрем», «Көннәрем» исемнәре астында өч томга бүлеп җыйналган шигъри әсәрләреннән тыш, «Авылларда давыллар» дигән зур күләмле шигъри повесть, «Аумакайлыкта, яки Көннәр өстендә» исемле роман һәм башка жанрдагы әдәби әсәрләрнең кулъязмалары саклануы да мәгълүм.

Гомеренең соңгы елларында әдип үз башыннан кичкән хәлләр һәм күренекле замандашлары турында хатирәләр язу белән мавыга. Истәлекләрдә әдипнең М.Гафури, Г.Камал, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, Н.Думави, М.Укмасый, Дәрдемәнд, Р.Фәхретдинев, Ф.Әмирхан, К.Бәкер һәм башка бик күп күренекле шәхесләр белән очрашулары, әңгәмәләре бәян ителә, бу шәхесләрнең холык-фигыльләренә, иҗатларына нисбәтле күп кенә кызыклы мәгълүматлар, фактлар китерелә.

Асыл кулъязмасы күләм ягыннан шактый зур булгандыр дип фараз ителгән бу хатирәләр махсус редакторы Гали Халит эшкәртеп редакцияләгән вариантта «Замандашларым белән очрашулар» исеме белән 1968 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан нигездә уңай каршы алына.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

З.Бәшири шигырьләре. – Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1927. – 103 б. – 3000 д.
Ефәк күлмәк: үзбәкләр тормышыннан алынган балалар хикәясе. – Казан: Татиздат, 1928. – 60 б. – 3000 д.
Кара тараканнар: хикәя. – М.: Центриздат, 1930. – 63 б. – 4000 д.
Текә ташлар әйләнәсендә: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1930. – 119 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 196 б. – 6500 д.
Шаян Фәһим: хикәя. – 4 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 12 б. – 25000 д.
Замандашларың белән очрашулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 292 б. – 7000 д.

* * *
Каракош явы: повесть. – Өфө: Китап, 1958. – 122 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Зариф Бәшири (1888–1962) // М.Гайнуллин. Татар әдипләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 183–187 б.
Гайнуллин М. Бай мирас // Соц. Татарстан. – 1978. – 4 май.
Рәмиев З. Тукайлар замандашы // Казан утлары. – 1998. – № 6. – 153–157 б.
Зәйдулла Р. Үткәнне белгән – бүгенгене биләгән // Мәдәни җомга. – 1998. – 8 май.
Татар энциклопедиясе. – 1 т. – Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2008. – 442 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»