поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БОХАРАЕВ РАВИЛ

Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче һәм драматург Равил Рәис улы Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 131 нче махсус математика мәктәбе белән 18 нче махсус инглиз мәктәбендә укыганнан соң, Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укыра керә һәм аны 1974 елда тәмамлый. 1977 елда МДУның хисаплау математикасы һәм кибернетикасы факультетында аспирантура тәмамлый, математика буенча басма хезмәтләре бар. 1979–1981 елларда Россия Язучылар берлегендә Идел буе, Калмыкия, Төньяк республикалар буенча консультант булып эшли. 1986 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында тәрҗемәчеләр семинары (татар теленнән) белән җитәкчелек итә. 1986–1987 елларда Будапештта венгр телен өйрәнә. 1990 елдан күбесенчә Лондонда яши һәм эшли, 1994 елдан Бөтендөнья Би-би-си радиосының штаттагы хезмәткәре. Р.Бохараев – Венгрия, Германия, Англия, Һиндстан, АКШ, Италия, Франция, Төркия һәм башка илләрнең университетлары чакыруы буенча еш кына татар мәдәнияте, тарихы һәм әдәбияты турында лекцияләр укый.

Ул шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен 1969 елда «Комсомолец Татарии» газетасында бастыра башлый. 1975 елда Мәскәүдә яшь язучыларның 7 нче Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша һәм аның иҗаты уңай яктан телгә алынуы хакында үзәк матбугатта хәбәрләр басыла. Аның беренче шигырьләр китабы («Яблоко, привязанное к ветке») 1977 елда дөнья күрә, шул ук елны СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

1970 еллардан Р.Бохараев классик татар һәм хәзерге заман поэзиясен, шулай ук Россия (СССР) халыклары поэзиясен рус теленә, 1986 елдан венгр һәм инглиз телләренә тәрҗемә итә. Ул тәрҗемә ителгән илледән артык поэзия, проза һәм ислам фәлсәфәсе китаплары авторы. Рус поэзиясе антологиясен (Казакъстан, 1979), Г.Тукай, М.Җәлил әсәрләреннән төзелгән юбилей басмаларны төзүдә катнаша (1986).

Соңгы елларда автор шигырь, проза һәм эсселарын рус, татар, инглиз һәм венгр телләрендә яза һәм бастырып чыгара башлады. «Новый мир» журналында 1996 елның 12 нче санында басылган «Дорога Бог знает куда. Книга для брата» романы 1997 елда Россия Федерациясенең «Русский Букер» премиясенә, ә инде 1999 елда, мөстәкыйль китап булып чыкканнан соң, Төньяк Пальмир премиясенә (Санкт-Петербург) тәкъдим ителә. 2004 елда Р.Бохараевның «Дневники существований» китабы Россия Федерациясенең «Милли бестселлер» премиясенә тәкъдим ителә.

Ул – Татарстанның икътисады һәм мәдәнияте, Казан татарларының татар, ислам тарихына мөнәсәбәте турында рус, инглиз телләрендә берничә китап, мәкаләләр бастыра. 2000 елда Д.Мэттьюс белән берлектә «Татар поэзиясенең тарихи антологиясе»н төзи. Равил Бохараев тәнкыйтьче һәм эссе остасы буларак «Казан утлары» һәм «Идел» (Казан), «Новый мир», «Знамя», «Дружба народов» (Мәскәү), «Звезда» (Санкт-Петербург), «Сибирские огни» (Новосибирск), «День и ночь» (Красноярск) һәм башка журналларда үз сүзен әтрафлы итеп әйтә.
Драматург буларак «Звездочка-Ромашка» (1985), «Волшебные сны Апуша» (1986), «Сказка о двух монетах» (2005) исемле Казан курчак театрлары өчен язылган шигъри пьесалар авторы. 1989 елда аның «Улица Каюма Насыри» һәм 2004 елда «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә өченче урынга лаек булган «Железная горошина» пьесалары Татарстан телевидениесендә экранлаштырылып халыкка күрсәтелә.

Р.Бохараев – «Мусульманская Англия», «Искание. Поэзия Равиля Бухараева» (Россия телевидениесе, «Лад» студиясе, 1994), «Женщины Ахмадии» (Россия телевидениесе, «Лад» студиясе, 1996), «Скрябин в Лондоне», «Обратная сторона Кипра» (Лондон, Интерлира, 1999), «Исповедь мусульманина», «Прямой путь» (Татарстан телевидениесе, 2003) һәм башка телевизион документаль фильмнарның авторы һәм герое.

Р.Бохараев – М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр (1986) һәм башка премияләр лауреаты. Язучы Венгрия, АКШ, Бөекбритания ПЕН үзәкләре әгъзасы.

Ул – «Бесконечный поезд» һәм «Казанские снега» исемле шигъри китаплары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Р.Бохараев – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яблоко, привязанное к ветке: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 110 с. – 5500 экз.
Редкий дождь: стихи. – М.: Современник, 1980. – 80 с. – 10000 экз.
Знак Августа: стихи и поэма. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 48 с. – 6000 экз.
Время цветов: поэмы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 96 с. – 5000 экз.
Комментарии к любви: стихи. – М.: Современник, 1986. – 96 с. – 10000 экз.
Снежный журавль: стихи и поэмы. – М.: Мол. Гвардия, 1986. – 78 с. – 10000 экз.
Вокруг Тукая: повесть в стихах / Комментарии к любви. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 127 с. – 3000 экз.
Трезвые пиры: стихотворения, поэма. – М.: Советский писатель, 1990. – 142 с.
Бесконечный поезд: стихи и поэмы. – Казань: Магариф, 2001. – 319 с. – 1000 экз.
Моление о чаше: поэмы в терцинах. – СПб: Пушкинский фонд, 2003. – 94 с.
Казанские снега: стихи, поэмы, переводы. – Казань: Магариф, 2004. – 255 с. – 1000 экз.

* * *
Азан: исламская поэзия поволжских татар. – Лондон (?), 1992. (На английском языке.)
Венок диких сонетов: стихи. – Сольнок – Венгрия (?), 1993. – 96 с. (На венгерском языке.)
Искание: четыре венка сонетов, написанных на четырех языках. – Лондон: Ислам интернейшенел пабликейшнс лимитед, 1993. – 126 с. (На русском, татарском, английском и венгерском языках.)
Казань: зачарованная столица. – Лондон: Флинт Ривер Пресс, 1994. – 144 с. (На русском, английском и татарском языках.)
Модель Татарстана: политэконом. монография. – Лондон – Нью-Йорк: Курзон Пресс и Сент-Мартинс Пресс, 1999. – 251 с. (На английском языке.)
Ислам в России: четыре времени года: историческая монография. – Лондон – Нью-Йорк: Курзон Пресс и Сент-Мартинс Пресс, 2000. – 288 с. (На английском языке.)
Историческая антология татарской поэзии / в содружестве с переводчиком Д.Мэттьюсом. – Лондон: Курзон Пресс, 2000. – 209 с. (На английском языке.)
Казанский Кремль сквозь века. – Лондон: Курзон Пресс, 2001. – 48 с.
Президент Минтимер Шаймиев и модель Татарстана: очерки политического творчества. – СПб.: Блиц, 2000. – 319 с.
Ностальгия по Откровению: книга очерков, статей и эссе по истории ислама и философии религии. – М.: Наталис-Рипол Классик, 2005. – 367 с.
Поэзия Золотой Орды. XIV век: предисл. и переводы. – М.: Наталис-Рипол Классик, 2005. – 175 с. – 1500 экз.

* * *
Тукай Г. Водяная: сказка. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 16 с. – 450000 экз. («Су анасы»)
Тукай Г. Поэмы. – М.: Современник, 1986. – 40 с. – 10000 экз.
Поэзия Золотой Орды: стихотворения и поэмы. – М.: Наталис-Рипол Классик, 2005. – 174 с. – 1500 экз.
Тукай Г. Сказка про Козу и Барана. – Казань: Магариф, 2005. – 47 с. – 3000 экз. («Кәҗә белән Сарык әкияте»)
Золотые ступени: татарская поэтическая классика. – Казань: Магариф, 2007. – 231 с. – 3000 экз.
Алиш А. Болтливая Утка. – Казань: Магариф. – 2007. – 55 с. – 3000 экз. («Сертотмас Үрдәк»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Яхина Р. Тормыш гел бер урында тормый, ул үзгәрергә тиеш // Шәһри Казан. – 1998. – 6 окт.
Аймәт Р. Бер Аллада ышаныч // Шәһри Казан. – 2001. – 9 нояб.
Рәхим Г. Шигъри поезд // Шәһри Казан. – 2001. – 9 нояб.
Мостафин Р. Татар шигъриятенең дөнья күләмендәге илчесе // Мәдәни җомга. – 2003. – 4 апр.
Зөлфәт. Егетлек // Шәһри Казан. – 2003. – 18 апр.
Аймәт Р. Бохараев поезды алга ыргыла // Мәгърифәт. – 2003. – 19 апр.
Әхмәтҗанов Р. Афәрин, Равил! // Ватаным Татарстан. – 2003. – 22 апр.
Гадел Ә. «Син күрерсең сафлыгымны минем...» // Шәһри Казан. – 2005. – 16 февр.

* * *
Галеева Б. Глядя из Лондона // Казань. – 2001. – № 8. – С. 96–101.
Кадырова А. Русского писателя с татарской душой знает и Папа Римский // Конец недели (прилож. к газете «Веч. Казань»). – 2001. – 20 окт.
Мамаева Т. А жизнь безбожно хороша // Время и деньги. – 2003. – 21 марта.
Мустафин Р. Чрезвычайный и полномочный посол татарской литературы // Респ. Татарстан. – 2003. – 28 марта.
«Сказ о Казани» – признание // Восточный экспресс. – 2005. – 1–7 сент. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»