|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
БИКЧӘНТӘЕВА ӘМИНӘ
(1913–1986)
Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын һәм педагогия курсларын тәмамлаганнан соң, Казанның Бишбалта бистәсендә берничә ел балалар укыта. 1934–1938 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алып чыккач, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй) газетасы редакциясендә әдәбият бүлеге хезмәткәре, аннары Актаныш, Буа районы мәктәпләрендә укытучы, Казанда Татарстан радиокомитетының балалар тапшырулары мөхәррире һәм сугыштан соңгы елларда Яшел Үзән шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбендә, аннары Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче (1945–1947), шәһәр мәктәбендә китапханәче һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар редакциясендә мөхәррир (1952–1955) булып эшли.
Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен, иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучылардан иде. Ул 1938 елда яза башлый. Аның кече яшьтәге балаларга атап язылган «Бүләк» исемле беренче шигъри китабы 1940 елда басылып чыга. Шуннан соң үзе исән чагында аның тагын унтугыз исемдә шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә. Шигырьләрендә ул күбесенчә нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын, укуларын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буынның фикри һәм әхлакый тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә.
Ә.Бикчәнтәева – «Ана йөрәге» (1959) һәм «Мин аңлыйм сине» (1966) исемле повестьлар авторы да. Яшүсмерләр тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм шул ук балалар тәрбиясе проблемаларын үзәккә алган бу әсәрләрендә язучы кызыклы гына язмышлар үрнәгендә кеше шәхесе формалашуына хезмәт һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең уңай яки кире йогынтысы турында сүз алып бара.
Ә.Бикчәнтәеваның әдәби мирасында балаларга атап язылган кыска-кыска мәзәк хикәяләр дә байтак. Бу жанрдан «Хуҗа Насретдин балалар янында» (1956) дигән хикәяләр циклы аерым игътибарга лаек. Балалар тормышы материалында язучы фольклор каһарманы Хуҗа Насретдинның мәзәкчеллеген, тапкырлыгын-җорлыгын һәм изге күңеллелеген шактый тәэсирле итеп ачып бирүгә ирешә.
Ә.Бикчәнтәеваның балалар өчен язган иң уңышлы шигъри һәм проза әсәрләре 1983 елгы «Минем танышларым» исемле сайланма җыентыгында урын ала.
Ул 1986 елның 18 апрелендә Казанда вафат була.
Ә.Бикчәнтәева – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Бакча гөлләре: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 31 б. – 5065 д.
Бүген һәм иртәгә: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 31 б. – 10000 д.
Күңелле сөйләшүләр: хикәяләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 17 б. – 26000 д.
Хуҗа Насретдин балалар янында: мәзәкләр, әкиятләр һәм табышмаклар. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 17 б. – 12000 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 214 б. – 14000 д.
Фәридәкәй: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 11 б. – 20000 д.
Мин аңлыйм сине: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 148 б. – 12000 д.
Йөрим күл буйларында: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 104 б. – 5000 д.
Без бит өмет йолдызлары: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 256 б. – 9000 д.
Минем танышларым: повесть, хикәяләр, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 208 б. – 11000 д.
Яз шатлыгы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 32 б. – 3000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Ибәтов Ш. Балалар өчен яңа повесть // Сов. әдәбияты. – 1959. – № 9. – 119–121 б.
Ихсанова Л. Балаларның якын дусты // Соц. Татарстан. – 1963. – 26 гыйнв.
Тәрҗеманов Җ. Тылсымлы китаплар язучы апа // Җ.Тәрҗеманов. Ян, йолдызым, ян! – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 97–100 б.
Шәрәфетдинов Г. Әсәрләрен укып үстек // Татарстан яшьләре. – 1973. – 11 гыйнв.
Хафизова Р. Ул бит безнең Дәү әни! // Мәдәни җомга. – 1998. – 20 февр.
Хафизова Р. Балачакның моңлы шагыйрәсе // Сөембикә. – 1998. – № 3. – 16–17 б.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 84–94 б.
Минһаҗева Л. Әминә Бикчәнтәева // Мәгариф. – 2002. – № 2. – 45 б.
|
|