|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
БАЯН НУР
(1905–1945)
ХХ гасыр совет чоры татар шигъриятенең күренекле вәкиле Нур Баян (Нур Галим улы Баянов) 1905 елның 15 маенда хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы Әнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Хуҗалык көчсез, тормыш авыр булганлыктан, Нурның әтисе Галим абзый үз балаларын җәйге айларда читкә акча эшләргә җибәрә торган була. Нур да, мәктәптә укулар бетеп каникул җитүгә, ел саен диярлек читкә китеп, төрле җирләрдә яллы эшләрдә йөреп кайта. 1921 елгы ачлык аны туган авылыннан бөтенләй чыгып китәргә мәҗбүр итә. Ул Пермь шәһәренә барып, кара эшче булып яллана, ә 1923 елда, укуын дәвам итү теләге белән, Казанга килә һәм Татар-башкорт хәрби мәктәбенә курсант булып языла. Шушында укыганда аның әдәби иҗат эше дә башланып китә. Ул авыл тормышы, гражданнар сугышы, илне саклау темаларына беренче шигырьләрен яза. 1925 елдан башлап матбугатта аның исеме инде тәмам үз булып китә.
1928 елда Нур Баян Казанда чыга торган «Кызылармеец» исемле хәрби газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. Шул ук елда аның «Уракчы кызлар», «Җимерелгән окоплар» исемле тәүге ике шигъри җыентыгы басылып чыга.
1929–1930 елларда Н.Баян «Колхоз яшьләре» журналы редакциясендә сәркәтип булып эшли, аннары аны Чаллы төбәк газетасына баш редактор итеп билгелиләр. Газетада эшләү, авылларга чыгып йөрү аңа авыл җирендәге үзгәрешләргә, крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә караган бай фактик материал тупларга мөмкинлек бирә. Соңыннан, шуларга таянып, ул үзенең «Клеверлы кырлар» (1929), «Яңгырлы төн» (1933) кебек поэмаларын һәм күпсанлы лирик-публицистик шигырьләрен иҗат итә.
1932 елда Н.Баян яңадан Казанга кайта һәм 1932–1938 еллар арасында әүвәл Татарстан Язучылары берлеген оештыру комитетында эшли, аннары Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм матур әдәбият бүлегенең өлкән редакторы-мөдире вазифаларын башкара. 1938 елдан Ватан сугышы башланганчыга хәтле ул фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда ул «Гөләндәм» исемле шигъри повестен (1939), «Җимерелгән дворец янында» (1940), Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ына ияреп «Карәхмәт» (1940) поэмаларын яза, нәшриятта «Язгы төн» (1939), «Туган авыл» (1941), «Шат җырлар» (1941) дигән шигъри җыентыклары басылып чыга. Әдәби иҗат эшчәнлегендәге уңышлары өчен һәм Совет Татарстаны төзелүенә егерме ел тулу уңае белән совет хөкүмәте аны «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкли.
Нур Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек әүвәл полк партия оешмасының сәркәтибе, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында фронтның алгы сызыгында хезмәт итә, сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Сугыш шартларында да ул әдәби иҗат эшен туктатмый, ватандарлык хисләре белән сугарылган шигырьләрен яза («Өч бөркет» җыентыгы, 1942), поэма һәм либретто язуын дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.
Формасы ягыннан Һ.Такташ шигъри традицияләре йогынтысында үсеп, үз заманының тормыш сулышын, бигрәк тә күмәкләшү чорында татар авылындагы иҗтимагый-социаль үзгәрешләрне публицистик пафос белән чагылдырган Нур Баянның иҗат мирасы XX гасыр совет чоры татар поэзиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
Н.Баян – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Кырлар симфониясе: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татиздат, 1931. – 72 б. – 3000 д.
Онытылмас яшьлек: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 158 б. – 3000 д.
Ватан җыры: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 44 б. – 15000 д.
Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 150 б. – 6000 д.
Гөләндәм: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 110 б. – 9000 д.
Карәхмәт: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 39 б. – 3070 д.
Туган авыл: поэма, шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 248 б. – 6070 д.
Шат җырлар. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 112 б. – 6000 д.
Өч бөркет: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1942. – 60 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 200 б. – 3165 д.
Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 339 б. – 7000 д.
Гөләндәм: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 127 б. – 1000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Кутуй Г. Нур Баян турында // Г.Кутуй. Публицистика. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 144–150 б.
Юзиев Н. «Тугры улың, халкым, мин сиңа...» // Н.Юзиев. Сәнгатьчә матурлык һәм осталык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 226–230 б.
Хәйри Х. Нур Баян: очерк // Х.Хәйри. Язучы һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 254–261 б.
Нуретдинова А. Без аны белергә тиешбез // Көмеш кыңгырау. – 2000. – 9 июнь.
Шәех Л. Фронтовик-шагыйрь Нур Баянның тууына – 100 ел // Сабантуй. – 2005. – 28 май.
Шәех Л. Сөйгән халкым өчен барсы да // Мәдәни җомга. – 2005. – 5 авг.
* * *
Гайфутдинова Л. «Мне так хочется еще пожить...» // Челнинск. известия. – 2000. – 19 февр.
|
|