поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАТТАЛ САЛИХ

(1905–1995)

Шагыйрь, прозаик һәм драматург Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) 1905 елның 5 августында элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Алексеевск районы) Зур Тигәнәле авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Алты яшендә үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә, соңыннан күрше Урта Тигәнәле авылы мәдрәсәсендә һәм гражданнар сугышы чорында бер кыш Чистай шәһәрендәге Шиһап хәзрәт мәдрәсәсендә укый. 1921 елгы кытлык вакытында урта хәлле крәстиян хуҗалыгы тәмам бөлеп, хәлсезләнеп калгач, уналты яшьлек Салих, апасы һәм җизнәсенә ияреп, Мәскәү өлкәсенә үз көнен үзе күрергә чыгып китә. Ул төрле көнлекче эшләрдә эшли: совхоз һәм хосусый хуҗалыкларда икмәк, яшелчә җыеша, вагоннардан утын, күмер, торф бушатыша, җир казый, көтү көтә һ.б. 1924 елда, Мәскәү өлкәсендәге Соболево-Щелково туку фабрикасында эшләгәндә, фабрика янындагы татар клубы стена газетасында яшь егетнең В.И.Ленин үлеменә багышланган беренче шигыре дөнья күрә. Тиздән шигырьне Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасына да күчереп басалар. С.Батталның әдәби иҗат юлына аяк басуы әнә шулай башлана.

1924–1926 елларда С.Баттал татар-башкорт эшче яшьләренең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем курсларында укый. Бер үк вакытта шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Алар шул замандагы Мәскәү татар көндәлек матбугатында даими басылалар. Курсларны тәмамлагач, С.Баттал Мәскәү өлкәсендәге Вербилка фарфор фабрикасында эшли башлый, төп хезмәте белән бергә татар эшчеләре арасында мәгариф-агарту эшләрен оештыручы вазифасын да үти. Бераз соңрак (1928) фабрикада эшләгәндә алган тәэсирләр нигезендә С.Батталның беренче сәхнә әсәре – «Организатор» исемле комедиясе языла. Комедия 1928–1929 елларда Мәскәү Үзәк татар эшче театры сәхнәсендә күп мәртәбәләр уйнала. Ул шулай ук башка театрларда да уңыш белән бара.

1927 елда С.Баттал комсомол путевкасы белән эшче-крәстиян Кызыл Армиясе Хәрби һава көчләренең Ленинградтагы хәрби теория мәктәбенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, укуын Оренбург очу мәктәбендә дәвам иттерә (1928–1929), аннан өч елдан артык Брянск һәм Казан шәһәрләрендә очучы булып эшли. Бу чорда язучының әдәби иҗаты да активлаша. 1929 елда СССР халыкларының Үзәк нәшриятында әдипнең «Еллар җыры» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга, ә колхозлашу чоры авылындагы сыйнфый көрәшне калку итеп сурәтләгән «Язучы яулык» (1930–1931) драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.

1933 елның языннан 1934 елның ахырынача С.Баттал Һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы янындагы сынау отрядында хезмәт итә. 1935 елда исә, хәрби хезмәттән китеп, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бу елларда аның эшчеләр, крәстияннәр, Кызыл Армия һәм очучылар тормышына бәйле күпсанлы шигырьләре, поэмалары («Кешелек һәм күселек», 1933; «Очучылар турында баллада», 1935; «Авиамарш», 1940 һ.б.), проза әсәрләре («Очучылар» романы, 1935) һәм «Сынау» (1938) исемле пьесасы языла. Соңгысы 1939 елда Татар дәүләт академия театрында куелып, әдәби тәнкыйтьнең уңай бәясен ала. Ул шулай ук аерым китап булып та басылып чыга.

Ватан сугышы чорында Салих Баттал Хәрби һава көчләренең Тын океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә (1941–1945), япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында әдип патриотик рухтагы шигырьләр һәм «Капитан Гастелло» (1942) исемле поэмасын яза.

Салих Батталның сугыштан соңгы эшчәнлеге күләмле поэтик әсәрләре белән характерлы. Алар арасында «Олы юл буйлап» («Газзә», 1953) шигъри повесте язучы иҗатының гына түгел, гомумән, илленче еллардагы татар совет поэзиясенең күренекле әсәрләреннән саналырга хаклы. Сугыштан соңгы авыл тормышын драматик ситуацияләрдә яктырткан бу повесть шул ук елны рус теленә тәрҗемә ителә һәм «Новый мир» журналында басылып чыга. Шагыйрьнең күләмле эпик әсәре – «Чирмешән якларында» (1934–1970) шигъри романы да игътибарга лаек. Халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, шигъри детальләргә, үзенчәлекле күренешләргә, отышлы драматик ситуацияләргә бай булган бу әсәр 1905–1921 еллар арасындагы татар авылының катлаулы тормышын, кискен сыйнфый каршылыкларын, халык массаларының азатлык өчен көрәшә-көрәшә Октябрь революциясенә килүләрен сурәтли.

Сугыштан соңгы чорда әдип драматургия һәм проза жанрларында нәтиҗәле эшли. Аның драматик әсәрләреннән әхлак-этика мәсьәләләренә багышланган «Бер карар тирәсендә» (1950), «Киртә» (1959), «Яңа өйгә күчкәч» (1959), «Үтеп барышлый» (1960), «Бәрәкәтле чәй» (1969) кебек пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Проза жанрында С.Баттал үзенең балаларга атап язылган «Очучы язмалары» (1951) китабы һәм «Сигезенчесе кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле повестьлары белән билгеле.

С.Баттал әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул А.Пушкинның күп кенә шигырьләрен, «Поп һәм хезмәтче Балда турында әкият»ен, В.Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасын, шулай ук рус совет язучысы Н.Никитинның «Төньяк Аврора» исемле күләмле романын тәрҗемә итә.

Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1957).

Ул 1995 елда Казан шәһәрендә фаҗигале рәвештә вафат була.

С.Баттал – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 112 б. – 6000 д.
Очучылар: роман. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 222 б. – 10100 д.
Сынау: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 95 б. – 3070 д.
Олы юл буйлап: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 116 б. – 5065 д.
Газзә: шигъри повесть. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 84 б. – 4000 д.
Олы юл буйлап: шигъри повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 108 б. – 3000 д.
Очучы язмалары. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 124 б. – 7000 д.
Комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 176 б. – 5000 д.
Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 200 б. – 4000 д.
Совет кешеләре: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 58 б. – 10000 д.
Сигезенчесе кем?: повестьлар һәм шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 292 б. – 9000 д.
Чирмешән якларында: шигъри роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 127 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр: поэзия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 343 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: проза. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 403 б. – 9000 д.
Тылсымлы балдак: шигырьләр, поэмалар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 79 б. – 10000 д.
Төрле еллар мозаикасы: шигырьләр, поэмалар (1941–1982). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 64 б. – 4000 д.
Чирмешән якларында: җыр-роман, поэма һәм шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 303 б. – 1600 д.
Сигезенчесе кем?: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 175 б. – 2000 д.

* * *
Кто же восьмой?: повесть / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 96 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җәлил М. Хәбәрчеләр хәрәкәте үстергән каләм осталары // М.Җәлил. Сайланма әсәрләр. – 3 том. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 148–150 б.
Әдипкә 60 яшь // Казан утлары. – 1965. – № 10. – 91 б.; Соц. Татарстан. – 1965. – 5 авг.
Мәҗитов З. Һәр шагыйрьнең үз тавышы // З.Мәҗитов. Сугышчан поэзия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 130–138 б.
Салих Батталга – 70 яшь // Казан утлары. – 1975. – № 8. – 109–110 б.
Юзиев Н. «Тибә генә түгел, җырлый йөрәк...» // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы: тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 206–215 б.

* * *
Давыдов Э. 50-летие С.Баттала // Сов. Татария. – 1955. – 23 сент.

 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»