поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАРУДИ ГАЛИМҖАН

(1857–1921)

Дин галиме, мөдәррис-педагог Галимҗан Баруди (Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев) Казан өязенең Чуашиле авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Казанда Күлбуе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1875 елны Бохарага китә. «Мир-гарәп» мәдрәсәсендә җиде еллап укыганнан соң, 1881 елда Казанга кайта һәм шәһәрнең 4 нче мәхәллә имамы итеп сайлана. 1882 елда җәдит ысулындагы атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен оештыра һәм шунда утыз биш елга якын мөдәррис булып тора. 1891–1916 елларда җәдит мәктәпләре өчен күп санда дәреслекләр, ислам дине тәгълиматын заманга яраклаштыру кирәклеген бәян иткән һәм шуңа ирешү юлларын күрсәткән дини-фәлсәфи хезмәтләрен язып бастыра. Башта аның китаплары «Г.Пороховой» дигән имза белән чыга. Шул елларда «Пороховой Фатих» дигән җиңелчәк көй телгә кереп, «Пороховой Фатима» кушаматлы бер җилбәзәк ханымның яманаты да чыккач, Галимҗан хәзрәт «Пороховой» дигән яшерен имзасын гарәпчәләтеп «Баруди»га (баруд – дары) әйләндерә. Китапларының күпчелеге ул үзе пайчы булып торган «Идрисов-Галиев сәүдә йорты» ширкәтенең 1908 елда ачылган «Милләт» нәшриятында басыла. 1906–1917 елларда Г.Баруди «Әд-дин вәл-әдәб» исемле дини һәм әхлакый журнал чыгара. Әлеге журнал битләрендә панисламистик фикерләр таратуда гаепләнеп, 1908 елда җавапка тартыла һәм хөкем карары белән ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә. Сөргеннән кайткач, яңадан журнал чыгаруын һәм мөдәррислек эшен дәвам иттерә. Шул елларда чит илләргә сәяхәт кылып, Истанбул, Каһирә, Мәдинә, Мәккә кебек шәһәрләрдә булып кайта. 1917 елда Г.Барудины Уфадагы Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлыйлар. Ул 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була.

Г.Баруди гомере буе Шәрекъ халыкларының борынгы язма һәм басма китапларын җыю белән шөгыльләнеп, гаять бай китапханә туплаган була. Дүрт меңнән артык берәмлекне эченә алган бу китапханә 1920 елда дәүләт карамагына алынып, хәзерге вакытта Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең Көнчыгыш фонды нигезен тәшкил итә.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Юсупов М. Галимджан Баруди. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2003. – 208 с.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»