Азалия Исмәгыйль кызы Бадюгина 1933 елның 29 маенда Алма-Ата шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1952–1957 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында югары белем ала. 1957–1958 елларда Әлмәт шәһәрендә «Знамя труда» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962–1964 елларда Ленинград (хәзерге С.-Петербург) шәһәре мәктәпләренең берсендә педагог-тәрбияче, ә 1964 елның ноябреннән 1988 елның җәенә кадәр, ягъни пенсия яшенә җиткәнче, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли.
Азалия Бадюгина – тәрҗемәче, татар язучыларының проза әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче. Беренче тәрҗемәләре (Ә.Еники, Г.Гали, Л.Ихсанова һ.б. татар прозаикларының әсәрләре) 1963 елдан башлап Казанда һәм Мәскәүдә чыккан күмәк җыентыкларда урын ала. А.Бадюгинаның күләмлерәк тәрҗемәләреннән Г.Гобәйнең «Без үскәндә» («Когда мы росли», 1964) повестен, Х.Мөҗәйнең «Сугыш язмалары»н («Летопись войны», 1978), Ә.Еникинең повесть һәм хикәяләрен, «Соңгы китабы»н («Повести и рассказы», 1982; «Страницы прошлого», 1999), Ш.Камалның «Таң атканда» («На заре», 1983) романын, татар язучыларының әкият жанрында иҗат иткән әсәрләре тупланмасын («Фируза», 1992) аерым күрсәтеп үтәргә мөмкин. А.Бадюгина тәрҗемәләре арасында шулай ук К.Насыйри, Ф.Әмирхан, Г.Бәширов, Р.Төхфәтуллин, Г.Минский, Ф.Яруллин кебек төрле буын татар прозаикларының аерым әсәрләре һәм татар халык әкиятләре дә бар.
А.Бадюгина – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ
Губай Г. Когда мы росли / пер. с татар. А.Бадюгиной, Э.Вагапова. – М.: Дет. лит., 1964. – 237 с. – 65000 экз. («Без үскәндә»)
Файзи А. В стране смельчаков: сказка / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 62 с. – 100000 экз. («Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»)
Тарджеманов Д. Веселый сабантуй: сказка / пер. с татар. С.Радзиевской, А.Бадюгиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 8 с. – 27500 экз. («Күңелле сабантуй»)
Музай Х. Летопись войны: дневник / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 176 с. – 50000 экз. («Сугыш язмалары»)
Файзи А. В стране смельчаков: сказка / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 62 с. – 300000 экз.
Еники А. Повести и рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 256 с. – 50000 экз. («Повестьлар һәм хикәяләр»)
Тинчурин К . Голубая шаль: мелодрама / пер. с татар. А.Бадюгиной, Ю.Лопатина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 190 с. – 3000 экз. («Зәңгәр шәл»)
Фируза: сказки татарских писателей / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 237 с. – 100000 экз. («Фирүзә»)
Еники А. Страницы прошлого: мемуары / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 448 с. – 2500 экз. («Соңгы китап»)
Атласи Х. История Сибири / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 96 с. – 2000 экз. («Себер тарихы»)
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Любимов Н. О переводах и переводчиках // Сов. Татария. – 1968. – 9 авг.
Латыпов К. По законам красоты // Сов. Татария. – 1969. – 25 июня.