|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. БАҺАУТДИНОВ ФЛЕРФлер Нуретдин улы Баһаутдинов 1958 ел-ның 10 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Иске Вәрәш авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Флерга бер яшь тулганчы ук гаилә туендыручысыз кала. Флер Мөслим урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Җиденче сыйныфта укыганда каләм тибрәтә башлый. Аның мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләре Мөслимдә чыгучы «Авыл утлары» газетасында дөнья күрә. Ул мәктәпнең стена газетасы редакторы була. |
Иң күп укылган
|