поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АЙДАР ӘСГАТЬ

(1906–1959)

Әсгать Айдар (Әсгать Харис улы Айдаров) 1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иске Сорочи дигән татар авылында мулла гаиләсендә туа. 1921 елга кадәр туган авылындагы мәдрәсәдә укый. Ачлык елны әти-әниләре белән Урта Азиягә китеп, берничә ел балалар йортында тәрбияләнә һәм шунда укуын дәвам иттерә. 1923 елда Уфа шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлагач, ике ел комсомолның кантон комитетында бүлек мөдире, аннары, яңадан Урта Азиягә китеп, Ташкентта үзбәк телендә чыга торган «Кызыл Үзбәкстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1927 елда Казанга күчеп килә һәм 1929 елга кадәр әүвәл Татарстан тамаша оешмалары идарәсендә, аннары «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшли. 1929–1930 елларда Ә.Айдар – гаскәри хезмәттә, чик буе гаскәрләрендә (кавалериядә) хезмәт итә. Хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, берникадәр вакыт Мәскәүдә татарча чыга торган «Коммунист» газетасында әдәби хезмәткәр, аннары, 1932 елдан башлап, Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1935 елның августында Ә.Айдар шагыйрь Сирин һәм бер төркем нәшрият хезмәткәрләре (Г.Ризванов, И.Кули, И.Хәкимов) белән бергә кулга алына һәм, «совет хакимиятенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләнеп, биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Тоткынлыктан ул Ватан сугышы башланыр алдыннан гына котылып кайта.

Сугышның башыннан ахырынача Әсгать Айдар хәрәкәттәге армиянең алгы сызыгында була, солдат-разведчик һәм гвардияче старшина сыйфатында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Каләм иясе буларак фронт газеталарында актив языша, совет сугышчыларының фронттагы батырлыклары турында күп кенә очеркларын, сугыш язмаларын бастыра.

Сугыш беткәч, Ә.Айдар Казанга кайтып, бер-ике ел чамасы «Кызыл Татарстан» газетасында эшләп ала, аннары, янә кулга алыну афәтен сизеп булса кирәк, кабат Урта Азия якларына китеп бара һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1959 елның 24 гыйнварында вафат була) шул тарафларда яши һәм төрле мәдәни-агарту оешмаларында эшләп гомер кичерә.

Әсгать Айдарның әдәби мирасы күләм ягыннан әллә ни зур түгел. Сугышка кадәр аның тезмә әсәрләре тупланган ике җыентыгы («Әсгать Айдар шигырьләре», Казан, 1928; «Барабызлар турында», Мәскәү, 1929) һәм Кызыл Армия, чик сакчылары тормышы, Урта Азиядә басмачыларга (асылда мөстәкыйльлек өчен көрәшүчеләргә) каршы сугыш вакыйгаларын сурәтләгән «Ак каенлыкта» (1929), «Ташбай» (1932, 1935), «Соңгы сулышта» (1935) исемле повестьлары басылып чыга. Ике кисәктән торган һәм кат-кат нәшер ителеп килгән «Ташбай» повесте аеруча уңыш казанып, балалар арасында озак еллар буе яратып укылган китапларның берсенә әйләнә. Сугыштан соңгы чорда әдипнең күләмле тагын ике әсәре – фашизмга каршы көрәш вакыйгаларын җанландырып күрсәткән «Солдат хикәясе» (1946) һәм романтик рухтагы «Таулар легендасы» (1960) исемле повестьлары дөнья күрә. Соңгысы 1964 елда рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Ә.Айдар – 1944 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әсгать Айдар шигырьләре. – Казан: Татполиграф, 1928. – 16 б. – 5000 д.
Ак каенлыкта: хикәя. – Казан: Яңалиф, 1929. – 65 б. – 3000 д.
Барабызлар турында: шигырьләр. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 51 б. – 3000 д.
Ташбай: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1932. – 131 б. – 10000 д.
Ташбай: повесть. – 1–2 кис. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 280 б. – 5100 д.
Соңгы сулышта: Кызыл Армия тормышыннан хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 104 б. – 5000 д.
Солдат хикәясе. – Казан: Татгосиздат, 1946. – 207 б. – 5195 д.
Солдат хикәясе. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 71 б. – 8000 д.
Таулар легендасы: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 118 б. – 6000 д.
Ташбай: повесть. – 1–2 кис. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. –127 б. – 15000 д.
Ташбай: повесть. – 1–2 кис. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 87 б. – 15000 д.

* * *
Легенда гор: повесть / пер. с татар. С.Гильмутдиновой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1964. – 82 с. – 30000 экз.
Ташбай: приключенческая повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 112 с. – 30000 экз.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»