поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АРХИПОВ АЛЕКСАНДР

Александр Ильич Архипов (Федоров) 1932 елның 7 ноябрендә Татарстанның Юдино (хәзерге Яшел Үзән) районы Күзмәт авылында туа. 1951 елда урта мәктәпне тәмамлый. 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик белгечлеге ала. Институтны тәмамлаганнан соң, төрле оешмаларда партия-комсомол эшен башкара, җитәкче урыннарда эшли. 1992 елдан лаеклы ялда.

Александр Архипов яшьтән яза башлый. Аның тәүге хикәясе («Случай на Волге») 1959 елда «Зеленодольская правда» газетасы битләрендә күренә. Аннан соң хикәяләре, «Волжская быль» повестеннан өзекләр Питрәч, Бөгелмә, Лаеш районы газеталарында басыла. «Ялкын» журналының 1988 елгы март санында укучыларга Александр Архиповның «Конь и Волк» хикәясе тәкъдим ителә. 1989 елның июнь санында «На сенах» дигән тагын бер хикәясе басыла. Аны рус теленнән Разил Вәлиев тәрҗемә итә.

1992 елда Мәскәүдәге «Лампада» нәшрият-полиграфия фирмасында Александр Архиповның «Волжская быль» китабы басыла.

Автор биредә Идел буендагы Жигули тауларына урнашкан туган авылы, балачагы, яшьтәш дуслары турында бәян итә. Повестьтагы җанлы образлар, вакыйгалар балалар һәм өлкәннәр күңелен дә бердәй җилкендерерлек итеп языла.

1996 елда Архиповның «Родной гудок» исемле хикәяләр һәм новеллалар китабы дөнья күрә.

1997 елда исә авторның Мари Эль китап нәшриятында «Мир, в котором живу...» дигән китабы басыла. Анда язучының балачак истәлекләренә таянып язылган «Гармонь» хикәясе дә кертелә.

А.Архипов – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Волжская быль: повесть / предисл. С.Козина. – М.: Лампада, 1992. – 112 с. – 10000 экз.
Родной гудок: рассказы, новеллы. – Казань: Полиграф.-изд. комб. им. К.Якуба, 1995. – 63 с. – 2000 экз.
Юдинский форвард: рассказы, новеллы. – Казань: Полиграф.-изд. комб. им. К.Якуба, 1997. – 40 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сизов С. В почтовом ящике «Луча» // Волжская магистраль. – 1986. – 11 сент.
Спиридонов А. Послесловие // А.Спиридонов. Мир, в котором живу... – Йошкар-Ола: Марийское кн. изд-во, 1997.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»