поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АППАКОВА ДӘРҖИЯ

(1898–1948)

ХХ йөзнең беренче яртысында татар балалар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова 1898 елның 2 мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Түбән Кама районы) Байгол авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. Унөч яшендә Казанга килеп, 1914–1917 елларда керәшен балалары өчен ачылган Укытучылар семинариясендә укый, аны тәмамлагач, берничә ел Казанда һәм туган авылында балалар укыта. 1922 елда янә Казанга килеп, совет партия мәктәбендә һәм Казан Зур театры каршындагы театр студиясендә махсус белем алып чыккач, берникадәр вакыт гаскәри театр труппасында артистка, аннары (1925–1928) комсомолның Татарстан өлкә комитетында инструктор һәм ВКП(б)ның Бөгелмә кантоны бүлегендә оештыручы булып эшли.

1928 елда Д.Аппакова Урта Азиягә күчеп китә һәм 1943 елга кадәр андагы төрле мәктәпләрдә укытучы, хатын-кызлар арасында мәгариф-агарту эшләрен оештыручы хезмәтендә була. 1943 елда янә Казанга кайтып, гомеренең соңгы көннәренәчә (Д.Аппакова 1948 елның 28 маенда фаҗигале рәвештә вафат була), профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Башка бик күпләр кебек, Д.Аппакова да әдәбиятка журналистика аша килеп керә. Үткән гасырның егерменче елларында Казанда керәшен татарлары өчен чыга торан «Кызыл әләм» (соңыннан «Киңәш» исемендә) газетасы битләрендә аның авыл тормышындагы үзгәрешләр, хатын-кызлар хәрәкәте турында күп кенә мәкаләләре, очерк характерындагы язмалары, әдәби парчалары басыла. Урта Азиягә күчеп киткәч исә ул ныклап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1932–1940 еллар арасында Ташкентта татар, үзбәк һәм рус телләрендә балалар һәм зурлар өчен төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм инкыйлабтан соңгы тормыш күренешләрен яктырткан «Сәнәкчеләр» (1932), «Яшь ударниклар» (1932), «Мәмәт белән Аман карт» (1934), «Хезмәт» (үзбәкчә «Михнәт», ике кисәктән торган роман, 1934; 1935), «Кечкенә Бануның тарихы» (1937) исемле хикәя-повестьлары, балалар театры өчен «Дошман» (1939) дигән өч пәрдәле пьесасы дөнья күрә. Болардан «Кечкенә Бануның тарихы» повесте аеруча нык таныла. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылы тормышын, ярлы крәстиян балаларының кызганыч язмышын һәм инкыйлабтан соң аларның азат тормыш төзү юлындагы самими хыялларын романтик буяулар белән тасвирлаган бу повесть тиз арада татар, үзбәк, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыга.

Д.Аппакованың Казан чорындагы (1943–1948) әдәби иҗат уңышлары нигездә драматургия һәм әкият жанры белән бәйле. Бу елларда ул «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә. Татар фольклоры мотивларына нигезләп язылган «Тапкыр егет» әкият-пьесасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә кат-кат куелып, яшь тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә дә уңыш белән бара.

Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре («Сөмбел», «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән Сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре («Сөяк саплы пәке», «Йолдызкай», «Елка бүләге», «Шыгырдавыклы башмаклар» һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар.

Д.Аппакова – 1935 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кечкенә Бануның тарихы: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 136 б. – 10000 д.
Дүрт әкият. – Казан: Татгосиздат, 1945. – 32 б. – 10185 д.
Шыгырдавыклы башмаклар: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. –24 б. – 10000 д.
Тапкыр егет: пьеса-әкият. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 52 б. – 5000 д.
Хикәяләр һәм пьесалар. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 120 б. – 5000 д.
Сараның башыннан үткәннәре: хикәяләр, пьеса / төз. С.Шакирҗанова; кереш сүз авт. Л.Ихсанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 136 б. – 13000 д.
Кечкенә Бануның тарихы: повесть, хикәяләр, әкиятләр / төз. С.Ибраһимова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 168 б. – 30000 д.

* * *
Избранное. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 320 с. – 6000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ихсанова Л. Һаман исән кебек тоела // Сабантуй. – 1998. – 28 февр.
Ихсанова Л. Үз урыны // Шәһри Казан. – 1998. – 6 март.
Дәрҗия Аппакованың тууына 100 ел // Заман сулышы. – 1998. –12 март.
Минһаҗева Л. Дәрҗия Аппакова // Мәгариф. – 2002. – № 1. – 55 б.
Гали В. Җуелмас мирас // Мирас. – 2003. – № 3. – 15 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»