поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ҖАМАЛЕТДИНОВ ГАЯЗЕТДИН

НАСЫЙРИЛАР ДӘВАМЧЫСЫ

Чуашстанның Тукай авылында гомер итүче 74 яшьлек Гаязетдин Җамалетдинов “Газзәбану” дигән китап нәшер иткән. Китапның титул битенә “Үзнәшер”, ягъни “самизадат” дип язып та куйган. “Газзәбану” Тукайда бер генә данәдә. Чөнки, Гаязетдин бабай аны тормыш иптәше Мөршидә ханым өчен генә ясаган. Ә әсәрне язучы Гөлчәчәк Галиева язган һәм ул “Казан утлары” журналында басылган булган. Гаязетдин абый бу китапны нәшер итүне бик гади аңлата:

– Хатыным «Татарстан» радиосының якшәмбедәге чыгарылышында шушы “Газзәбәну” әсәренең бер өзеген авторның үзе укуында ишеткән. Аңа бик ошаган, каян алып була икән, дип аптыратып бетерде. Мин исә санагымны кабызып, интернетка тоташтым да, matbugat.ru сәхифәсенә кереп, бу әсәрне тулысынча суыртып алдым. Аны китап битләренә салдым да, бастырып, төпләп карчыкка тоттырдым. Хәзер рәхәтләнеп укый”, – ди Гаязетдин Җамалетдинов

Шулай итеп, радиолар чоры бетә, әдәбият халыкка кирәкми, интернет басты дөньяны дип, кайберәүләр борчылып ятканда, тукайлы Гаязетдин абый, шушы өч каршылыкны бер итеп, карчыгын куандырып ята.

Татар "үзнәшере" Тукайда

Гаязетдин абый Җамалетдинов “Үзнәшер”ендә басылган китаплар бер “Газзәбану” гына түгел. Кеше китапларының күчермәләре генә дә түгел. Бүгенге көндә Гаязетдин ага үзе дә дистәләгән китап авторы. Ул китапларын күтәреп, Язучылар берлеге бусагасын да таптамый, бүләкләр, премияләр артыннан да йөрми. Ә салмак кына китап артыннан китап яза, үзе битләргә сала, нәшер итә. Кайбер китаплары “Үзнәшер” генә булып калмыйча, матбагаларда да басылган.

Шундыйларның берсе. Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караган язмалар, документлар, газет мәкаләләре тупланмассы. Бүгенге көндә, Гаяз ага тагын бер китабын рәтләп бетергән. Анысы Тукай авылы географиясенә багышланган. Әлеге китапта, авылны урнашуы, елга-күлләр, атамалар тарихы гына түгел, ә хәтта соңгы берничә дистә елда авылдагы һава торышыннан көндәлек мәгълүмат та бар.

70 елдан соң мәчет тартып алына... дәүләттән

Моннан егерме еллар элек, халыкка тарихи мирас, сүз һәм вөҗдан иреге кайта башлады. Әкрен генә татарның иман яңарту чоры кайтты. Манаралар авыл шәһәрләрнең күрке булып кына күтәрелеп калмады. Алар, әби-бабалар җаннарын да җәлләмәгән “иман кәлимәләре” булып, татар күңелендә дә күтәрелә башлады.

Тукайда совет чорында мәчет клуб булып хезмәт итә. Әмма, тирә-якка дини даны таралган Тукай авылы халкы барыбер җомгасыз яшәми. Җомга көннәрендә картлар төрле йортларга җыелып намаз укый торган булалар. 20 елга якын, авыл картлары җомга вәгазен Гаязетдиннең әтисе йортында укыйлар. Ә 1989 елда клубны дәүләттән тартып алалар. Бу вакытларны Гаяз абый күз яшьләре белән искә ала.

“Авыл клубында район җитәкчеләре катнашында җыелыш бара. Әле бит советлар, партия заманнары. Халык та, авыл картлары да үзләре җыелып утырган клубны, элеккеге мәчетне халыкка кайтаруны таләп итәләр. Түрәләр исә, бераз көтегез, яңа клуб ясыйбыз, аннары кайтарабыз, дип тарткалашалар. Шул вакыт, авыл карты Шакир агай торып басты да “Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!”дип тәкъбир әйтә башлады. Аңа җыелган халык кушылды.

Коммунистларның тәрбия урыны булып торган мәчет бинасында, 70 ел буе Алланы данлау булмаганнан соң, беренче мәртәбә бөтен авыл тәкъбир әйтә башлады. Түрәләргә чыгып китүдән башка чара калмады. Шул көннән башлап, клуб - элеккеге мәчетебез кабат иман йортына әйләнде. Икенче көнне, Шакир агай иртәнге намазны шунда уздырды.”

Совет чорында мәктәптә мөгаллим булган карт, әле ул вакытта ук, авыл картлары сүзен тыңлап, авыл тарихын, атамаларны, кушаматларны, үлгән-туганнарны теркәп бара торган була. Бүген, том-том булып тупланган шушы мәгълүматларын китаплар рәвешендә бастыра.

«Бер унлап студент шушы материалларга таянып курс һәм диплом эшләре яздылар инде», ди ул.

Тик ятмас өчен санак алдылар

Гаяз абый үзе дә, хатыны да мөгаллимнәр. Гаязетдин, шушы изге эшен 2002 елга кадәр алып бара да, пенсиягә чыга. Бер улы, Гаяз абыйга, тик ятмасын дип, санак алып бирә. Гаяз абый өчен икенче тормыш башлана. Китапларны, туплаган мәгълүматларын шунда терки башлый ул һәм озакламый газет чыгарырга алына.

“Нурлы иман”

Совет чорында кайбер авылларда колхоз газетларын чыгару гадәте булгалаган ул. Әмма Тукайда түгел. Тукай үз газетын чыгарырга моннан ике ел элек алына. Авылның асыл егетләре Тукайның иҗтимагый киңәшмәсен оештыралар. Хәзер инде, татар матбугаты Тукайның бу киңәшмәсен мәхәллә шурасы дип язуга күнегеп бетте. Ничек кенә аталмасын, киңәшмә үз газетын чыгарага уйлый. Бу очракта, мондый эшләрнең җаен да белгән, язарга маһирлыгы да булган Гаязетдин агага мөрәҗәгать итәләр.

Гомере буе авылына, туган теленә, халкына мәхәббәт саклаган, авыл картлары фатихасыннан чыкмаган Гаязетдин Җамалетдин моңа риза була. Иҗтимагый киңәшмә Гаяз аганың санагын интернетка тоташтыра. Газетның мөхәррире булган Гаяз ага “Нурлы иман” дип аталган газетны бастыра да башлый.

Бүгенге көндә, әлеге газетның 55 ләп саны нәшер ителгән. Бөтен язмалар да Гаяз ага кулыннан уза, битләргә салына, мәдрәсәдә күбәйтелә һәм авылның һәр йортына җитәрлек итеп, ягъни 500 данәдә таратыла.

Шулай итеп, гомер буе татар-мөселман әхләгыннан тайпылмаган Тукай авылы халкы айга ике мәртәбә үзенең татар-мөселман газетын дә укый башлый.

“Картая мени соң йөрәк?!”

Совет заманы татар эстрадасы классик җәүһәренә әйләнгән бу җыр Гаяз абый җыры. Чөнки, Гаяз абый, элеккеге мөгаллим, мәктәп мөдире, авыл тарихчысы, әдәбиятчысы, китап нәшире, язучысы һәм матбагачы-мөхәррире, инде 80 не ваклап барса да, һаман яшьләр кебек дәртләнеп эшли.

“Аякларым авырта, өйдән чыга алмыйм”, – дип шаярта гына төсле. Дөрес, аяклары Гаяз абыйның авырта, авырлык белән йөри. Әмма, бүгенге заман кешесе өчен бу киртә мени!?

Гаяз абый да, дөньяны үз кулында тота: санак бар, интернет бар, тәҗрибә дә, гыйлем дә җитәрлек. Шулай итеп ул, матбагачылыгын да ташламый, авыл газетын нәшер итүне дә туктамый.

“Иртәнге намаздан соң, интернетка кереп, татар сәхифәләрен актара башлыйм, Көнемне “Азатлык” сәхифәсеннән башлыйм. Аннары башка татар сәхифәләренә күчәм. Шулай итеп, үз авылыбызның сәхифәсен укып, кирәк икән мәгълүматлар белән тулыландырып, көнемне тәмамлыйм”, – ди Гаяз ага.

“Авылдашлар да, тик ятарга ирек куймыйлар. Киләләр, хәл беләләр, язмалар китерәләр. Газетта бит бәйгеләр дә ясап торабыз,” – дип куана Гаязетдин Җамалетдин. Чынлап та, аның эш бүлмәсе тулы бер редакцияне хәтерләтә.

Дәвамчы булырмы?

“Гаяз ага, – дип кызыксынабыз. – Сезнең бу газет чыгаруларны, китап бастыруларны дәвам итәргә теләүчеләр булыр микән?”

“Булыр, булыр, кайгырма! – дип кырт кисә ул. – Әле без алып барабыз. Безгә халык ышана. Бездән булмый башлагач, иманын гасырлар буена саклаган Тукайның тагын бер улы бу эшкә алыначагына иманым камил!”Кистереп әйтә, димәк, бабай нык ышана моңа.

Ә Тукай халкын белгән, авыл белән таныш булган кешеләргә, моңа ышанмый чара юк. Әле, мин күп эшләдем инде, дип, мич башында ятарга тулы хокукы булган, татар милли мәдәниятенә нигез ташын салган каюм насыйрилар эшен авыл дәрәҗәсендә алып баручы Гаязетдиннары дилбегәне үз кулларында каты тотканда, монда дәвамчылар чыкмасынмы? Бу мәгърифәтче карт, бүгеннән андый дәвамчыларны дистәләп мәйданга чыгара ала. Чөнки, ул бит нәкъ менә дәвамчылар әзерли. Татар дәвамчылары.

Räfis CÄMDIXAN. Беркадәр үзгәреш кертелде (Adiplar.Narod.Ru).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»